Татарча синоним антоним

Скачать материал

без ожидания

   Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар
     5 класс

Скачать материал

без ожидания

  • Сейчас обучается 272 человека из 63 регионов

Описание презентации по отдельным слайдам:

  •    Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар
     5 класс

    1 слайд

    Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар
    5 класс

  • Дәреснең  девизы:
Күтәрик егылган гөлләрне,
Матурлык калмасын басылып.
Яманлы...

    2 слайд

    Дәреснең девизы:

    Күтәрик егылган гөлләрне,
    Матурлык калмасын басылып.
    Яманлык җиңелсен дисәк без,
    Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
    Ф.Яруллин

  • Модель төзү
Сыйфат

    3 слайд

    Модель төзү
    Сыйфат

  • Белемеңне тикшер, бәялә– в       
– в
– б
– в
– б
-  г
– а
-  в
 
    
   Хат...

    4 слайд

    Белемеңне тикшер, бәялә
    – в
    – в
    – б
    – в
    – б
    — г
    – а
    — в

      Хатасыз эшкә — 5
    Ике хаталы эшкә — 4
    Өч һәм аннан да күбрәк хаталы эшкә — 3

  • Уку мәсьәләсен  кую  
Нәни,бәләкәй,кечкенә                          
Матур, ч...

    5 слайд

    Уку мәсьәләсен кую

    Нәни,бәләкәй,кечкенә
    Матур, чибәр, сылу.
    Яхшы,әйбәт.

    Яхшы-начар
    кечкенә-зур
    матур –ямьсез

  • Тема:Синоним һәм антоним сыйфатлар

    6 слайд

    Тема:

    Синоним һәм антоним сыйфатлар

  • Карточка№1 
   Куркак, кыю,  гайрәтле, тырыш, батыр.
 Яхшы ,начар...

    7 слайд

    Карточка№1
    Куркак, кыю, гайрәтле, тырыш, батыр.
    Яхшы ,начар, явыз, әшәке.
    Карточка №2
    Җылы, эссе, салкын, кызу.
    мәрхәмәтле, игелекле, шәфкатьле, начар

  • Карточка№1 
   Куркак, кыю,  гайрәтле, тырыш, батыр.
 Яхшы ,начар, явыз, әшәк...

    8 слайд

    Карточка№1
    Куркак, кыю, гайрәтле, тырыш, батыр.
    Яхшы ,начар, явыз, әшәке.
    Карточка №2
    Җылы, эссе, салкын, кызу.
    мәрхәмәтле, игелекле, шәфкатьле, начар

  • синонимнар –
   мәгънәдәш сүзләр, бер...

    9 слайд

    синонимнар –
    мәгънәдәш сүзләр, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре белән, язылышлары белән аерылалар.

  • Антонимнар –              мәгънәләре буенча предметн...

    10 слайд

    Антонимнар –
    мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә капма-каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр
    -сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә
    сүзлек хәзинәсен баета
    Антоним-грек сүзе, каршы мәгънәсендә

  • Ахырын тап		                         

Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үт...

    11 слайд

    Ахырын тап

    Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.
    Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар.
    Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын
    Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек

  • Ахырын тап
Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.
Эшчән әмәлен табар, ялка...

    12 слайд

    Ахырын тап

    Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.
    Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар.
    Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын
    Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек

  • Антонимнар  күбрәк мәкальләрдә,табышмакларда
кулланыла. Алар сүзлек хәзинәсе...

    13 слайд

    Антонимнар күбрәк мәкальләрдә,табышмакларда
    кулланыла. Алар сүзлек хәзинәсен баета,сөйләмнең сәнгатьлелеген
    көчәйтә.

  • 103 нче күнегү
1. Мактанчык, масаючан. 2. Уӊмаган, булдыксыз. 3. Рәхимсез, к...

    14 слайд

    103 нче күнегү
    1. Мактанчык, масаючан. 2. Уӊмаган, булдыксыз. 3. Рәхимсез, кырыс, усал. 4. Нечкә, нәзек. Кулай, урынлы

  • төче – ачы      җылы – салкын       киӊ – тар      олы -  кече        кыю - к...

    15 слайд

    төче – ачы җылы – салкын киӊ – тар олы — кече кыю — куркак эре — вак арзан — кыйбат пычрак — чиста сөйкемле − сөйкемсез
    акыллы – акылсыз (тиле) озын — кыска яхшы – начар

  • Оксиморон-...

    16 слайд

    Оксиморон-
    каршылыкка корылган сүзләр.
    Әдипләр, язучылар, тел осталары, үзара бәйләнешкә керә алмастай антонимнарны файдаланып, махсус сурәтләү чаралары тудыралар. Аларны сөйләмне җанландыру өчен кулланалар.

    Сүзтезмәләрнең үзенчәлеге нидә?
    сакаллы сабый
    бай хәерче
    надан галим
    акыллы юләр

  • “Әрнеттерә торган шатлыгым син,
Сөенечләр биргән сагышым.”...

    17 слайд

    “Әрнеттерә торган шатлыгым син,
    Сөенечләр биргән сагышым.”
    Ш.Галиев

  • 
Өй эше: 107 , 108, 109 нчы күнегүләр.
Өй эше

    18 слайд

    Өй эше: 107 , 108, 109 нчы күнегүләр.

    Өй эше

  • синонимнар –
   мәгънәдәш сүзләр, бер...

    19 слайд

    синонимнар –
    мәгънәдәш сүзләр, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре белән, язылышлары белән аерылалар.

  • Антонимнар турында ниләр белдегез?Антонимнар - капма-каршы мәгънәле сүзләр....

    20 слайд

    Антонимнар турында ниләр белдегез?
    Антонимнар — капма-каршы мәгънәле сүзләр.
    -сүзлек хәзинәсен баета
    -сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә

  • Дәресебезнең девизыКүтәрик егылган гөлләрне,
Матурлык калмасын басылып.
Яманл...

    21 слайд

    Дәресебезнең девизы
    Күтәрик егылган гөлләрне,
    Матурлык калмасын басылып.
    Яманлык җиңелсен дисәк без,
    Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
    Ф.Яруллин

  • Булдырасыз , 
Афәрин!

  • 
Дәресебез тәмам.
Рәхмәт.

    23 слайд

    Дәресебез тәмам.
    Рәхмәт.

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 238 407 материалов в базе

  • Выберите категорию:

  • Выберите учебник и тему

  • Выберите класс:

  • Тип материала:

    • Все материалы

    • Статьи

    • Научные работы

    • Видеоуроки

    • Презентации

    • Конспекты

    • Тесты

    • Рабочие программы

    • Другие методич. материалы

Найти материалы

Другие материалы

  • 18.01.2018
  • 436
  • 0
  • 18.01.2018
  • 3157
  • 45
  • 18.01.2018
  • 898
  • 14
  • 18.01.2018
  • 301
  • 0
  • 18.01.2018
  • 872
  • 13
  • 18.01.2018
  • 283
  • 0
  • 18.01.2018
  • 1428
  • 6
  • 18.01.2018
  • 1519
  • 19

Вам будут интересны эти курсы:

  • Курс повышения квалификации «Педагогическая риторика в условиях реализации ФГОС»

  • Курс повышения квалификации «Специфика преподавания конституционного права с учетом реализации ФГОС»

  • Курс повышения квалификации «Основы построения коммуникаций в организации»

  • Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по подбору и оценке персонала (рекрутинг)»

  • Курс повышения квалификации «Этика делового общения»

  • Курс повышения квалификации «Использование активных методов обучения в вузе в условиях реализации ФГОС»

  • Курс профессиональной переподготовки «Управление ресурсами информационных технологий»

  • Курс профессиональной переподготовки «Корпоративная культура как фактор эффективности современной организации»

  • Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности специалиста оценщика-эксперта по оценке имущества»

  • Курс профессиональной переподготовки «Уголовно-правовые дисциплины: теория и методика преподавания в образовательной организации»

  • Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»

  • Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по водоотведению и очистке сточных вод»

  • Курс профессиональной переподготовки «Гостиничный менеджмент: организация управления текущей деятельностью»

  • Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»

Тема. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар

Дидактик максат: Синоним, антоним, омоним. Аларның мәгънәсе, җөмләдә һәм сөйләмдә кулланылышы.

Үстерелешле максат: Укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, телдән һәм язма күнекмәләр белән антоним, синоним, омоним турында белемнәрне ныгыту, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

Тәрбияви максат: Татар халык авыз иҗаты буенча укучыларның игътибарын тирә-якка, табигать күренешләренә юнәлтү, патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, сүзләр агачы, яфрак артына язылган биремнәр, төсле конвертлар

Дәреснең барышы.

I. Ориентлашу – мотивлаштыру

1) Психологик уңай халәт тудыру

Хәерле көн!

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыгызга да!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә дә!

-Укучылар, әйдәгез бер – берегезне дә сәламләп китегез әле. Каршыда утырган иптәшләрегезгә бишне бирегез, яныгызда утырган иптәшләрегезгә елмаегыз.

— Рәхмәт. Дәресебезне башлыйбыз

2) Белемнәрне тигезләү

— Ә хәзер тактага күз салыйк әле. Рәсемдә нәрсә ясалган? (агач)

— Укучылар, бу агач гади агач түгел, ә сүзләр агачы. Сүзләр агачы нинди? (зур, нык, киң)

— Бик дөрес. Февраль аенда нинди бәйрәм үткәрдек әле? (Ватанны саклаучылар бәйрәме).

— Менә без дә сыйныфта утырган малайларыбызны үткән бәйрәм белән котлыйбыз һәм сүзләр агачы кебек нык, киң җилкәле булып үсүләрен телибез.

-Ике яфрагының исеме билгеле: туры һәм күчерелмә. Бу сүзләр сезгә танышмы?

— Туры мәгънә турында нәрсәләр беләсез? (Туры мәгънә — сүзнең төп мәгънәсе)

— Күчерелмә мәгънә турында нәрсәләр беләсез? (Сүзнең туры мәгънәсе нигезендә барлыкка килгән икенчел мәгънә. Ул предмет, күненешләрнең, билгеләрнең охшашлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килә)

ҮЗБӘЯ АҢЛАТЫРГА

Дәресебезе алга таба дәвам итәбез. Сезнең алдыгызда үзбәя битләре бар. Исемегезе языгыз. Биремнәрне эшләгәннән соң үзегезгә билге куярга кирәк булачак.

3) уку мәсәләсен кую.

— Экранга күз салыйк әле. Ребус бирелгән һәм шуннан чыгып дәресебезнең темасын билгеләрбез. 1 – 3 слайд (Ребус)

— Димәк, дәресебезнең темасы: синоним, антоним, омоним.

— Максатыбыз нинди булыр? (Синоним, антоним, омонимнарны өйрәнү)

— Дәфтәрләрне ачтык , число, тема язабыз. 4 слайд (Тема: “Синоним. Антоним. Омоним.”)

II. Уку мәсәләсен адымлап чишү.

  • Экранга карыйк әле. Рәсемдә нәрсә күрәсез? (Ризык).

  • Ризык сүзен башкача ничек әйтеп була? (ашамлык, азык) Ә давыл сүзен? (буран, өермә). Матур сүзен (чибәр, гүзәл, күркәм). Бу вакытта укучылар тактага сүзләрне язып баралар.

  • Укучылар, бу сүзләрнең мәгънәләре нинди булды? (охшаш)

  • Димәк, охшаш мәгънәле сүзләр ничек атала? (синоним)

  • Ә хәзер кагыйдәне үз-үзегезгә, күршегезгә сөйләгез. Кем кычкырып сөйли?

  • Бик яхшы. Булдырдыгыз!

(Синоним дип язылган яфракны агачка беркетәм)

  • Дәвам итәбез. Экранга карыйбыз. Рәсемдә нәрсәләр ясалган? (карандашлар). Карандашлар нинди? (озын-кыска). Йортлар нинди? (биек-тәбәнәк). Нинди ел фасыллары? (кыш-җәй).

  • Рәсемгә туры килгән сүзләрнең мәгънәләре нинди? (капма-каршы). Димәк, каршы мәгънәле сүзләр ничек атала? (антонимнар)

  • Ә хәзер кагыйдәне үз-үзегезгә, күршегезгә сөйләгез. Кем кычкырып сөйли?

  • Бик яхшы. Булдырдыгыз.

(Антоним дип язылган яфракны агачка беркетәм)

— Игътибар экранга.

Тәлгать тоткан бер тиен,

Мин Тәлгатьне үртимен:

-Менә сиңа ун тиен,

Бир син миңа бер тиен. (Ш. Галиев)

  • Әлеге шигырьдә нинди ике тиен турында сүз бара? (Тиен- җәнлек һәм тиен-акча турында)

— Әйе, дөрес, укучылар! Җәнлек тиен һәм тиен акча рәсемнәре бирелгән. Икесе дә бер үк исем белән аталганнар. Әлеге сүзләр арасында нинди уртаклык бар? (Әлеге сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы бер үк)

— Ә әлеге сүзләрнең аермасы нәрсәдә? (Мәгънәләре төрле: беренчесе-җәнлек, икенчесе-акча)

— Дөрес. Бәлки сез дә мондый сүзләргә мисаллар китерә ала торгансыздыр. Әйдәгез әле, әйтеп карагыз! (Яз, төш, йөз). Омонимнарга карата нинди кагыйдә чыгарырга була?

(Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре төрле сүзләр (омонимнар) дип йөртеләләр).

— Кагыйдәне үз-үзегезгә, күршегезгә сөйләгез. Кем кычкырып сөйли?

  • Бик яхшы. Булдырдыгыз.

(Омоним дип язылган яфракны агачка беркетәм)

  • Сүзләр агачында исемнәр күбәйде. Яфраклар өстәлгәч, тагын да матурланды. Афәрин!

ҮЗБӘЯ

  • Ә хәзер индивидуаль биремнәр эшләп алыйк. Сары конвертлардан сүзләрне алыйк әле. Беренче төркемдәге укучылар яфрак артына язылган сүзләргә синонимнар, икенче төркем антонимнар таба)

Беренче төркемгә бирем

зур-дәү,олы

кечкенә-бәләкәй,нәни

тәмле-татлы, баллы

Икенче төркемгә бирем

ак-кара

матур-ямьсез

көн-төн

— Дәресебезне дәвам итәбез. Кызыл ковертларны ачыйк эле.

— Әлеге мисаллардан омонимнарны табарга һәм мәгънәләрен аңлатырга кирәк. (Төркемнәрдә эш)

1 төркем. Кулымда ике букет:

          Берсе- зәңгәр, берсе- ал,

          Китердем бүләк итеп-

          Кайсы ошый, шунысын ал.

Җәен эләкмәсә җәен, язын табарбыз җаен.

2 төркем. Авыртмасын дисәң эч,

    Кайнаган су гына эч.

Ләйсән таба тоткан.

Марат мәктәпкә таба бара.

ҮЗБӘЯ

  • Ә хәзер ял минуты җитте. (Укучыларга подноста сүзләр таратыла,

Синоним сүзләр булган укучылар ишек тирәсенә, антоним сүзләр язылганнар уртага, омонимлылар тәрәзә буена җыелалар).

Ныгыту

Дәреслек белән эш.

  • Хәзер, китапларны ачабыз, 104 нче бит 236 нчы күнегү. Биремне укыгыз. Кем кычкырып укый?

  • Мәкальләрне ничек аңлыйсыз?

  • Беренче , өченче, алтынчы мәкальләрдән генә антоним сүзләрне язып алабыз.

-. Экранга игътибар итик әле. Адашкан сүзләрне урыннарына куярга кирәк. Кем өлгер? Адашкан сүзләр: яра, ялкаулык, кич, тырышлык, иртә.

1. бәхет китерер, ачтан үтерер.

2. килә,… кайта. (Кояш)

3. Кара әле, кара:

Каен яфрак

Каюм утын яра,

Кулларында – яра.

ҮЗБӘЯ

-Тормышта синонимнарны, антонимнарны, омонимнарны кайларда очратырга була?

Нәтиҗә: әдәби әсәрләрдә, мәкальләрдә, әйтемнәрдә, табышмакларда, сөйләмдә.

Йомгаклау. Рефлексия

1. Дәрескә нинди максат куйган идек?

2. Нәрсә белдек?

3. Ничек белдек?

4. Дәрескә гомуми ҮЗБӘЯ кую.

— Укучылар, әгәр дә үзегезгә “5” билгесе куйган булсагыз, баш бармакларыгызны югары күтәрегез. “4” ле булса, куллар парта өстендә кала. “3” ле куйган булсагыз, баш бармак түбәнгә карый.

Өй эше

1) 240 нчы күнегү.

2) Синонимнар, антонимнар, омонимнар кергән 5 җөмлә язарга.

3) “Синонимнар, антонимнар, омонимнар илендә” дигән темага кечкенә әкият уйлап язарга.

Слайд 1

Исәнмесез Укучылар ! Хәерле көн! Имин үтсен көнегез!

Слайд 2

Сыйфат Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.

Слайд 3

Күп нокталар урынына тиешле синоним сыйфатлар табарга якты , … кояш уӊган , … егет т атлы , … алма кояшлы , … көн матур , … кыз

Слайд 4

Сыйфат асыл нисби

Слайд 5

ак, сары, матур — кимлек — артыклык — чагыштыру — төп Сыйфат дәрәжәләре аксыл, саргылт, — аграк, сарырак, матуррак ап-ак , сап-сары,бик матур

Слайд 6

гади дәрәҗә чагыштыру дәрәҗәсе артыклык дәрәҗәсе кимлек дәрәҗәсе

Слайд 7

Бирем Ак, күңеллер әк , ап-ак, кышкы, кызурак, көләч, кызгылт, юмарт, т ө чкелтем, ямь-яшел, д өм кара ӊ гы, сусыл, томса, бик матур, яктырак.

Слайд 8

гади дәрәҗә чагыштыру дәрәҗәсе артыклык дәрәҗәсе кимлек дәрәҗәсе ак кышкы көләч юмарт күңеллерәк кызурак яктырак ап-ак ямь-яшел дөм кара ӊ гы бик матур кызгылт төчкелтем сусыл томса

Слайд 9

Синоним Антоним

Слайд 10

…. …. матур, әдәпле, авыр, матур- зур- авыр- кыю- Синоним сыйфатлар Антоним сыйфатлар

Слайд 11

…. …. матур, чибәр, сылу, гүзәл ( кыз) әдәпле,тәрбияле, тәртипле (бала) авыр, кыен, читен,катлаулы (мәсьәлә) матур- ямьсез зур – кечкенә авыр- җиңел кыю-кыюсыз Синоним сыйфатлар Антоним сыйфатлар

Слайд 12

Синоним сыйфатлар Мәгънә төсмерләре үзгә булса да , бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип атала.

Слайд 13

Антоним сыйфатлар Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр — куркак.

Слайд 14

Халык- художник ул. Ул хәтта табигатьнең иң назлы иркәсе, иң нәфис сәнгате- чәчәкләрне дә матуррак, чибәррәк, сөйкемлерәк итә.(Г.Әпсәләмов) Егет яшь тә түгел, карт та түгел, боек та түгел, шат та түгел, биек тә түгел, тәбәнәк тә түгел, чирле дә түгел, сәламәт тә түгел икән. ( Ф. Яруллин)

Слайд 15

Синоним сыйфатлар м атуррак , чибәррәк , сөйкемлерәк Антоним сыйфатлар яшь- карт, боек- шат, биек- тәбәнәк, чирле- сәламәт

Слайд 16

Физкультминутка. Гөл сабагы күренде Һәм кояшка үрелде. Тибрәнде талгын җилдә, Сокланды гүзәл җиргә. Буй-сыннарын турайтты, Бик матур чәчәк атты. Җәеп ефәк таҗларын, Сипте хуш ис , назларын.

Слайд 17

Бирелгән антоним сыйфатларны ачыклаучы исемнәр табарга ак (…) – кара(…) матур (…) — ямьсез (…) тырыш (…) — ялкау (…) калын (…) – нечкә (…) ки ӊ(…) — тар(…) якты (…) – караӊгы (…)

Слайд 18

ак кар – кара күмер тырыш эшче — ялкау песи калын китап – нечкә дәфтәр ки ӊ юл — тар сукмак якты көн — караӊгы төн

Слайд 20

Турылыклы булып үлү ялганчы булып үлүдән яхшырак. Тырыш эшкә тырышыр, ялкау ашка сырышыр. Эшлекле таш күтәрә , эшлексез көн үткәрә. Тәмле дә тел, Тәмсез дә тел. Мәкальләр

Слайд 21

Өй эше 19нчы күнегү. Сыйфатлар кулланып, керпе турындагы хик ә яне д ә вам ит ә рг ә. Нәтиҗә : Синоним һәм антоним сыйфатлар предметныӊ билгесен белдерү өчен , мәгънә төсмерен ачык күрс ә т ү өчен кулланылалар , сөйләмне матурлыйлар

Слайд 22

Минем сезгә теләкләрем : Сәламәт булыгыз! Бәхетле булыгыз! Кояш кебек балкыгыз! Йолдыз кебек яныгыз! Чишмә кебек саф күңелле булыгыз! Күбәләкләр кебек шаян булыгыз! Кырмыскалар кебек эшчән булыгыз! Зур үсегез, чын кеше булыгыз!

Слайд 23

Дәрестә катнашып, үз белемнәрегезне күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт!

04.05.2014

Синоним һәм антоним исемнәр

Шагисламова Гульназ Рашитовна

Синоним һәм антоним исемнәрне кабатлау өчен “ Исемнәр дөньясына” дигән кызыклы, мавыктыргыч уен — сәяхәт дәресе үрнәге

Оценить




3423

Содержимое разработки

Полноеназваниешколы : МБОУНаласинскаяСОШ

АрскийрайонРТ

Названиеразработки:Антоним һәм синоним исемнәр

ФИОучителя:ШагисламоваГульназРашитовна

Категория: 2 кв. категория

Должность: учитель

Год: 2011

Тема: Синоним һәм антоним исемнәр

Дәреснең максаты:

Исем турында ниләр белүләрен сораулар ярдәмендә ачыклау.

Синоним һәм антоним исемнәр турында мәглүмат бирү .

Татар халык иҗаты үрнәкләре белән таныштыру. Алардан файдаланырга өйрәтү.

Җиһазлау:

Дәреслек.

Таблицалар.

Татар халык иҗаты (табышмаклар, мәкалләр, әйтемнәр )

Файдаланган әдәбият:

Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.- Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000.

Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю, Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек.- Казан: “ Мәгариф ”нәшрияты , 2001.- 33б.

Укыту методлары: аңлату – күрсәтү, өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: дәреслек белән эшләү, карточкалар белән эшләү, күнегүләр эшләү, таблица белән эшләү, тестлар эшләү.

Дәреснең төре: кабатлау.

Дәрес планы:

I. Актуальләштерү:

Алдагы дәресләрдә нәрсәләр үткәнне искә төшерү;

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту :

1) дәреснең максаты, эш тәртибе белән таныштыру;

2) исем сүз төркемен кабатлау;

3) карточкалар белән эшләү ( телдән );

4) карточкалар белән эш ( язма );

III. Өйгә эш ( 2 мин.):

1) “ Туган ягым” инша язарга;

IV. Дәрескә йомгак ( 5 мин.):

1) сорау бирү – җавап алу ( 4 мин.);

2) билгеләр кую ( 1 мин.);

Дәрес барышы

Укытучы: Укучылар бүген без сезнең белән “ Исемнәр дөньясына” кызыклы, мавыктыргыч сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин безгә сәяхәткә чыгар өчен транспорт төре сайларга кирәк. Нәрсәдә бару яхшырак булыр икән? Мин сезгә бер табышмак әйтеп карыйм, сез аның җавабын күмәкләшеп табарсыз.

Уф итәр, пуф итәр,

Төчкерер дә пошкырыр;

Ә аннан соң алып китәр

Һәм теләгән җиргә илтәр.

Укучы: Поезд.

Укытучы: Дөрес, балалар. Без сезнең белзн сәяхәткә поезд белән чыгарбыз. Ә хәзер, әйдәгез, поездга билетлар алыйк. Шуны да белеп торыйк, билетлар тылсымлы сүзләргә ( мәсәлән, “ Хәерле көн”, “рәхмәт”, “зинһар”, “мөмкин булса” ) генә сатыла, аннары алдагы сорауларга дөрес җавап бирүчеләр генә поездга утыра ала. Билетларда икешәр бирем тәкъдим ителә. Беренчесе, табышмакларның җавапларын әйтергә, икенчесе, шул сүзләрне ( җавапларны ) килешләрдә төрләндерергә.

Сораулар:

Ап-ак йөзле 2. Мылтык түгел- үзе ата,

12 күзле. Куркытмый ул шартлап та.

Керфек, керфек- Күбәләк тә, бал корты да

60 бөртек. Аны өзелеп ярата.

( сәгать ) ( чәчәк )

3. Киемгә охшамый 4. Дүрт татарга бер эшләпә.

Киям үзен – салмыйм. ( өстәл )

Аны кимәсәм, мин

Китап укый алмыйм.

( күзлек )

5. Кечкенә генә бөкре, 6. Үзе су, үзе каты.

Бөтен кырны бетерде. ( боз )

( урак )

7. Кечкенә генә сары карт 8. Өй башында ярты ипи.

Кигән киеме тугыз кат. ( ай )

( суган )

Ул булса, көн була,

Ул булмаса, төн була.

( кояш )

( жетоннар бирелә )

Укытучы: Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын!

Укытучы:Сәяхәтебезне“ Исемнәр шәһәре”ннән башлыйбыз. Шәһәргә үтеп керү өчен исемнең билгеләмәсен, сорауларын искә төшерергә кирәк.

Укучы: Исем – предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Ул кем? нәрсә? кемнең? нәрсәне? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә.

Укытучы: Дөрес, укучылар. “ Берлек — күплек” борылышында кагыйдәне искә төшереп, мисаллар әйтергә кирәк.

Укучы: Берлек санының махсус күрсәткече юк. Күплек саны – лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары алалар. Мәсәлән, сорау-сораулар,

таң-таңнар.

Укытучы:“ Уртаклык һәм ялгызлык “ култыгына килеп җиттек. Култык аша ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең кагыйдәләрен әйтә алганда гына үтәргә мөмкин.

Укучы: Бер төрдән булган предметларның, затларның барысы өчен дә уртак исемнәруртаклык исем булалар. Мәсәлән: шәһәр, кеше һ.б. Уртаклык исемнәр юл хәрефе белән язылалар.

Укучы: Бер төрдән булган предметлар һәм затларның берсенә генә бирелгән исемялгызлык исем дип атала. Мәсәлән: Нияз, Саматов, Акбай, Казан, “Ватаным Татарстан” газетасы, Җиңү бәйрәме, Хезмәт Герое, “ Шүрәле” балеты, “ Тасма” производство берләшмәсе һ.б.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Юлыбыз “ Килешләр авылы” аша үтә. Ләкин анда шлагбаум төшерелгән. Шулай булгач, юлны дәвам иттерә алмыйбыз. Ни өчен икән? Әһә, анда нидер бар. Белдерү ахрысы, укып карыйк әле.

Белдерү.

Хөрмәтле пассажирлар!

Шлагбаум бары тик агач, буран сүзләрен килешләр белән төрләндергәндә һәм килешләр кагыйдәләрен искә төшергәндә генә күтәреләчәк.

Укучы:Исемнең 6 килеше бар. Беренчесе – баш килешнең махсус күрсәткече юк: ул кушымчасыз килеш. Калган килешләрнең һәрберсенең кушымчалары бар. Кушымчалы килешләр кыек килешләр дип аталалар.

Укучы: Б.к. агач буран

И.к. агачның буранның

Ю.к. агачка буранга

Т.к. агачны буранны

Ч.к. агачтан бураннан

У.-в.к. агачта буранда

Укытучы: Поездыбыз“ Тартымнар тигезлеге”ннән үтә. Бирелгән исемнәрне тартым белән төрләндерегез. ( китап, күлмәк, алма, җыр, сарай, медаль, бау )

Берлек Күплек

1 зат китабым китабыбыз

2 зат китабың китабыгыз

3 зат китабы китаплары

Тартым белән төрләнгән кулым, ташың исемнәрен килеш белән төрләндерергә.

Укытучы: Без сезнең белән “ Антонимнар һәм синонимнар” үзәнлегенә килеп җиттек. Без арыдык, бу тукталышта перронга төшәбез һәм класс тактасында эшләп алабыз.

Антонимнар язарга:

кыш – дус —

көн – җир —

иртә — яз –

Синонимнар язарга:

анекдот – дус — фаҗига —

файда – гыйлем — батыр —

доктор – бит — кеше –

Укытучы: Укучылар, “Ромашкалар аланы”на да килеп җиттек. Һәркем аның бер таҗын өзеп алып, анда күрсәтелгән биремне үтәсен. Ә бирем түбәндәгечә: бирелгән исемнәргә морфологик анализ ясарга. ( Язмыш, дөньяның, почмакларына, бәхет, җиргә, авылда, хезмәтне, ботакларын, кешегә, чәчәкләрнең ). Биремне дәфтәрләргә эшлибез.

Укытучы: Хөрмәтле пассажирлар! Безнең сәяхәтебез тәмам. Исемнәр дөньясының никадәр бай, мавыктыргыч булуын без үз сәяхәтебездә күрдек. Сәяхәтебез сезгә ошадымы?

Укучы: Ошады. Без бик күп өстәмә мәгълүмат алдык.

Укытучы: Укучылар, хәзер көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз. Тартым һәм килеш белән төрләнгән ялгызлык исемнәре кертеп, “ Туган ягым ” дигән темага инша язарга.

Укытучы: Теманы яхшы аңлагансыз, дәрестә актив катнаштыгыз.

( Билгеләр кую ). Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/48048-sinonim-m-antonim-isemnr

Также вас может заинтересовать

  • Прокофьева Лариса Васильевна
  • Контрольно-измерительный материал к промежуточной аттестации по основам медицинских знаний
  • Контрольно-измерительный материал к промежуточной аттестации по основам генетики
  • Нарушение общественного порядка
  • Презентация на тему «Рәссам-фронтовик Харис Якупов иҗатында сугыш темасы»

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

 Дәреснең темасы:  Антоним һәм синоним сыйфатлар (3 нче сыйныф)

Максат: 1)Сыйфат турында өйрәнгәннәрне ныгыту;

2)Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен, иҗади сәләтләрен үстерү;

3)Антоним һәм синоним сыйфатлар белән таныштыру;

4)Туган телгә мәхәббәт, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: татар теле дәреслеге, 3 сыйныф, 81 -84 бит, табышмаклар китабы, дәфтәр,компьютер,проектр,презентация.

Дәреснең тибы: сәяхәт дәрес.

Дәрес барышы:

I.Оештыру. 

1.Уңай хәләт тудыру:

 2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 3. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

 4. Дәрес максатын хәбәр итү.

Исәнмесез укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары. Телимен һәммәгезгә!

   — Укучылар бүгенге дәрестә без сезнең белән сыйфат сүз төркемен кабатларбыз һәм сыйфатларның антоним һәм синоним төрләрен өйрәнербез.

II. Актуальләштерү:

— Өй эшенә сезгә 153 нче күнегү иде. Сыйфатлар кулланып хикәя язарга. Әйдәгез берничә укучының хикәясен тыңлап узыйк.

Бик әйбәт укучылар.

Без сезнең белән сыйфатлар мәкаль һәм табышмаклар да күп кулланыла дип үткән идек, экранда алар бирелгән, танышыйк һәм сыйфатларны табып ачыклыйк әле. Нинди сыйфатлар табарсыз.

Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

Теле озынның акылы кыска.(м)

Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)

-Синоним һәм антоним сыйфатлар кулланылган. Тактада язу.

Аяксыз-кулсыз —— антонимнар,

ак-кара—антонимнар,

озын-кыска— антонимнар,

акыллы-акылсыз—антонимнар,

пакъ-ак—синонимнар.

-Безнең бүгенге дәреснең темасы да Синоним һәм антоним сыйфатлар дип атала. Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куйыйк.

III.Матур язу күнегүе.

Егерменче гыйнвар.

Чәршәмбе көн.

Сыйныф эше.

к н л

.алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.

IV. Үткәннәрне ныгыту.

-Укучылар, без буген сәяхәт- дәрес үткәрербез һәм “ Сыйфат патшалыгы”на сәяхәт итәрбез. Беренче патшалыкта тест эшләргә туры киләчәк.”Сорау бездән,җавап-сездән” дип атала ул тест.

(слайд 1)

1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?

А)предметны

Б)предметның эшен

В)предметның билгесен

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

А) Кем? Нәрсә?

Б)Нинди? Кайсы?

В) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

А) фигыльгә

Б)исемгә

В)алмашлыкка

4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә

А)Алсу мәктәптә укый.

Б)Бүгенге көн кояшлы булды.

В) Әни миңа күлмәк алды.

II нче патшалык “Бер предметка күп билге “ дип атала.(сдайд 2)

1 нче рәт – алма

2 нче рәт – кыяр

3 нче рәт – помидор сүзләренә сыйфатлар табып язырга.

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? (форманы, төсне,тәмне,характерны, табигать күренешләренең билгеләрен)

V.Яңа тема өстендә эш.

-Сыйфатлар мәгънәләре ягыннан аерылалар. Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйлар. Шулай итеп III нче патшалык “Антоним сыйфатлар” патшалыгына рәхим итегез. Алар белән танышырга дәреслегебез ярдәм итәр. 82 нче бит, 155 нче күнегүне эшлибез. (язмача башкару)

(слайд 3)

_Ә хәзер бирелгән сыйфатларның антонимын табарга кирәк

Матур- ямьсез җиңел- авыр

Яшь-  карт ачы- баллы

Яңа- иске салкын- җылы

Караңгы- якты чиста- пычрак

Бай- ярлы төз-кәкре

Дәреслек белән эш. 156 нчы күнегү (язмача). Нокталар урынына тиешле антоним сыйфатларны сайлап язырга.

VI. ФизИК ЯЛ МИНУТЫ. (слайд 4)

_Күрсәт әле, үскәнем. Ничек кошлар очалар?

-Менә шулай, менә шулай.җиңел генә очалар.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?

-Менә шулай, менә шулай, матур итеп коела.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?

Плакат белән танышу.

 1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю һ. б.

2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр куркак.

Укытучы:

-Синоним һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Кышын көн кыска, ә төн … . (озын)

Җәен көн аяз, ә көзен … . (болытлы)

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган … . (белемсез)

Китап калын, ә дәфтәр … . (юка)

Алма баллы, ә лимон … . (ачы)

Кар йомшак, ә боз … . (каты)

Шикәр ак, ә күмер … .(кара)

VII. Дәреслек белән эш. 158 нче күнегү. Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.

Әйдәгез, синоним сыйфатлар кулланып, 160 нчы күнегүне язып эшлибез.

VIII.Йомгаклау.

Сыйфат турында тагын бер мәгълүмат алдык. Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек укучылар? (Билгеләмәне искә төшерәбез).

IX. Өйгә эш бирү. 162 нче күнегү. Табышмакларның җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.

Билгеләр кую.
Антоним һәм синоним сыйфатлар
PPTX / 5.99 Мб

Слайд 1

Дәреснең темасы: антоним һәм синоним сыйфатлар

Дәреснең темасы: антоним һәм синоним сыйфатлар


Слайд 2

Табышмак һәм мәкальләрне укыйбыз. Сыйфатларны табабыз.
Аяксыз

, кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.

(яфрак)
Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.
(китап)
Теле озынның акылы кыска. (мәкаль)
Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.
(белем)
Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (мәкаль)

Табышмак һәм мәкальләрне укыйбыз. Сыйфатларны табабыз.Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп


Слайд 3

Аяксыз-кулсыз —— антонимнар,
ак-кара—антонимнар,
озын-кыска— антонимнар,
акыллы-акылсыз—антонимнар,
пакъ-ак—синонимнар.

Аяксыз-кулсыз ----- антонимнар, ак-кара---антонимнар, озын-кыска--- антонимнар, акыллы-акылсыз---антонимнар, пакъ-ак--синонимнар.


Слайд 4

Егерменче гыйнвар.
Чәршәмбе көн.
Сыйныф эше.
к н л
.алкын,

оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.

Егерменче гыйнвар.Чәршәмбе көн.Сыйныф эше.к н л.алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.


Слайд 5

«Сорау бездән, җавап-сездән»

Тест
1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?
А)предметны
Б)предметның эшен
В)предметның билгесен
2. Сыйфат нинди
сорауларга җавап булып
килә?
А) Кем? Нәрсә?
Б)Нинди? Кайсы?
В)Нишли?Нишләде? Нишләгән?

3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?
А) фигыльгә
Б)исемгә
В)алмашлыкка
4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә
А)Алсу мәктәптә укый.
Б)Бүгенге көн кояшлы булды.
В) Әни миңа күлмәк алды.

«Сорау бездән, җавап-сездән»


Слайд 6

1 нче рәт – алма
2 нче

рәт – кыяр
3 нче рәт –

помидор сүзләренә сыйфатлар табып язарга.

«Бер предметка күп билге»
1 нче рәт – алма2 нче рәт – кыяр3 нче рәт


Слайд 7

Зур
Батыр
Эшчән
Киң
Юмарт
Җылы
Биек
Салкын
Тар
Саран
Кечкенә
Тәбәнәк
Куркак
ялкау
“Антоним сыйфатлар” патшалыгы

ЗурБатырЭшчәнКиңЮмартҖылыБиекСалкынТарСаранКечкенәТәбәнәкКуркакялкау“Антоним сыйфатлар” патшалыгы


Слайд 8

Матур —

җиңел-
Яшь- ачы-
Яңа- салкын-
Караңгы- чиста-
Бай- төз-

Сыйфатларның антонимын табарга
Матур -


Слайд 9

Матур — ямьсез

җиңел- авыр
Яшь- карт ачы- баллы
Яңа- иске салкын- җылы
Караңгы- якты чиста-пычрак
Бай- ярлы төз-кәкре

Тикшерәбез!
Матур - ямьсез


Слайд 10

Физик ЯЛ МИНУТЫ.

Физик ЯЛ МИНУТЫ.


Слайд 11

Билгеләмә
1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да,

бер үк төрле билгене берничә сыйфат

белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю.
2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр —куркак.

Билгеләмә1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә


Слайд 12

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.
Кышын

көн кыска, ә төн …
(озын)

Җәен көн аяз, ә көзен …
(болытлы)
Күп укыган бала белемле, ә аз укыган …
(белемсез)

Китап калын,
ә дәфтәр …
(юка)
Алма баллы, ә лимон … .
(ачы)
Кар йомшак, ә боз … .
(каты)
Шикәр ак, ә күмер … .
(кара)

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.Кышын көн кыска, ә төн ...


Слайд 13

Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.
Ялкау

кеше – яфрактай, ……. кеше —

имәндәй.
Кечкенә чишмәләрдән ….. елгалар була.
Эше ачы булса, ашы ….. булыр.
Иске дус ….. дустан яхшырак.
Тикшерәбез!
Ялкау кеше – яфрактай, тырыш кеше — имәндәй.
Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.
Эше ачы булса, ашы татлы булыр.
Иске дус яңа дустан яхшырак.

Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.Ялкау кеше – яфрактай, ....... кеше


Слайд 14

Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр

белдек укучылар?

Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек укучылар?


Слайд 15

Өйгә эш
162 нче күнегү. Табышмакларның

җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән

сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.
Өйгә эш 162 нче күнегү. Табышмакларның җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.


Тема: Сүзләр дөньясына сәяхәт. Синоним һәм антоним сүзләр.

Максат:

1. Синонимнар һәм антонимнар турында белем —

нәрне ныгыту;

2. Каллиграфик дөрес язу күнекмәләрен камил-

ләштерү;

3. Начар һәм яхшыны аера белергә өйрәтү; чиста-

лык-пөхтәлек тәрбияләү;

4. Татар теле дәресләренә карата кызыксынучанлык

тәрбияләү;

Җиһазлау: өйләр, ачкыч, карточкалар, кош,

уен өчен плакатлар, сүзле карточкалар, мәкальләр язылган карточкалар, сигнал карточкалары.

Материал: “Татар теле” 4 нче класс, “Кызыклы граммаика”, “Халык авыз иҗаты”, “Балалар фольклоры”.

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, әхлакый – этик бәяләү.:

мәгънә төзелеше;

Регулятив гамәлләр: максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, бәяләү,

коррекцияләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү.

Танып-белү гамәлләре: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү.

Коммуникатив гамәлләр: сораулар куелышы, конфликтларны чишү,иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

— Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Хәерле булсын безнең дәресебез!

Хәерле булсын безнең һәр эшебез!

-Елмай әле, син елмайсаң,
Яратыр олы – кече.
Дөньяда иң матур кеше –
Елмайган, көлгән кеше!

-Укучылар, бер – беребезгә карап елмаеп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

2. Актуальләштерү өлеше:

— Омонимнар темасын искә төшерү, укучылар мисаллар китереп, җөмләләр төзиләр.

— өй эшен тикшерү.

3.Проблемалы сорау ярдәмендә дәрес темасын ачу мәсьәләсен кую.

— Укучылар, урманнан безгә бик матур кош очып килгән. Ул гади генә кош түгел, узе белән серле ачкыч та алып килгән. Кем матур язу күнегүен төгәл итеп башкара, ачкычны кошыбыз шул укучыга бирә.Безнең яңа темабызны шул укучы ачып җибәрә.

— Укучылар шушы шигырь юлларын укып китик әле. Бу безнең матур язу күнегүе.

— Дөрес итеп утырыгыз, дәфтәрләрегезне дөрес итеп куеп, матур итеп күчереп язабыз.

Кара җиргә ак кар ява,

Карт туфракка яшь кар ява.

-Ачкычны серле кошыбыз кемгә бирер икән? Ул безне күзәтеп йөри. Тырышыгыз! (Балалар тәмамлый.)

— Укучылар шушуы җөмлә эченнэн баш кисәкләрне табыгыз әле?

— Ә хәзер сыйфатларны табабыз?

— Болар нинди сүзләр балалар?

— Димәк, капма-каршы сүзләр нинди сүзләр була инде?

— Әйе дөрес, антонимнар.

— Укучылар ә хәзер тәрәзә аша урамга карагыз әле?

— Бүген көн ниди?

— Әйе җылы, кояшлы.

— Болар нинди сүзләр була?

— Димәк, без сезнең белән нинди темага тукталып үтәбез инде балалар?

— Әйе антоним һәм синонимнар.

— Укучылар, “Сүзләр” авылының капкасына ачкычны серле кошыбыз Эльвинага бирә.

— Әйдә,Эльвина, рәхим итеп ач капканы!

(тактаны ача, 2 өй күренә)

4. Антоним һәм синоним темасын ныгыту.

— Укучылар, без бүген ике төркемдә эшләрбез. “Синонимнар һәм Антонимнар” төркемнәре.

— Кунак көткәндә татар халкы өен җыештыра, бизи.

— Әйдәгез, без дә өйләребезне бизәп куйыйк.

— Кагыйдәләрне искә төшерәбез, “Синонимнар” һәм “Антонимнар” өйләре ясыйбыз.

(Карточкаларны беркетеп куялар)

Синонимнар –

охшаш мәгънәле сүзләр

Антонимнар – капма-каршы мәгънәле сүзләр

— Һәр төркем үзенең кагыйдәсен әйтә.

– Матур язу күнегүендә антоним һәм синонимны табып алыйк.

(төркемләп әйтәләр)

– Мин сезгә хәзер карточкалар өләшәм.

—“Синонимнар” төркеме, сезгә антонимнар язарга, ә “Антонимнар”га синонимнар язарга кирәк.

Җылы –- …, … .

Бетте — …, … .

Кечкенә — …, … .

Зур — …, … .

Кыш — … озын — …

Көн — … менә — …

Җылы — … бара — …

— Эшне тәмамладык. Тикшереп алыйк. 1 нче төркем укый, 2 нче төркем тикшерә ( сигнал карточкасы). 2 нче төркем укый, 1 нче төркем тикшерә.

ФИЗКУЛЬТМИНУТ

Яздым җөмлә, иҗек , сүз – Тагын йомам һәм ачам,

Бик арыды минем күз. Бер йомам да, бер ачам.

Йомам күзем — ял итсен Күзләр хәрәкәте белән

Ачам күзем – күп күрсен Зур әйләнә сызам.

– Укучылар, әйдәгез әле, сәнгатьле уку минуты үткәреп алыйк.

Тауларга карап

Тау булмасаң да,

Таңнарга карап

Таң булмасаң да,

Кешегә карап
Кеше була бел-

Олы җанлының

Ише була бел.

— Укучылар , бу шигыр. сүз нәрсә турында бара?

— Һәрвакыт яхшылык эшләргә кирәк, начарлыкка омтылмагыз.

— Шигыр. таң, олы сүзләренә антоним таптыру.

— Ә хәзер “Парыңны тап” уенын уйнап алыйк.

— Мин сезгә сүзләр өләшәм, сез һәрберегез үз парыгызны табарга тиеш. (Алмаш-тилмәш эшләнә). Шул сүзләр белән җөмләләр төзелә.

— Парсыз калган сүзләр килеп чыкты. Алар бер-берсенә капма-каршы әйтешәләр.

(“Синонимнар” 5 сүз, “Антонимнар” 5 сүз әөтә)

— Уен бетте.

— Дәреслектән күнегүләр эшләтү. 43 нче күнегү. Бирелгән сүзләрнең антоним парын уйлап яз.

— Укучылар тактага карап китик әле. Тактадагы сүзләрнең парлары адашып калганнар. Парларын дөресләп куярга кирәк.

— Димәк, синонимнардан парлы сүзләр ясап була дигән нәтиҗә ясыйбыз.

– “Мин башлыйм, син тәмамла!” уенын уйнап алыйк.

— Мәкальләр, табышмаклар әйтешәбез.

— Бу биремне дәфтәрләрдә эшләп алыйк. Төркемнәрдә бер-берегезгә ярдәм итешеп эшләгез.

5. Йомгаклау.

— Кагыйдәләрне капма-каршысын әйтү. (хор белән әйтелә)

Билгеләр кую. Өй эше бирү.

— Җәй һәм кышны, яз һәм көзне чагыштырып хикәя төзергә.

— Барыгыз да тырыштыгыз. Рәхмәт сезгә! Дәрес тәмам!

.

(VI сыйныфта татар теле дәресе)  

Рәмзия ФАЗЛЫЕВА, Әтнә районы Олы Мәңгәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Синоним һәм антоним исемнәр төшенчәсен формалаштыру, тексттан синоним һәм антонимнарны таба белүләренә ирешү. Балаларның фикер йөртү сәләтен үстерү, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы. Яңа материал аңлату дәресе.

Җиһазлау. Исем моделе, дифференциаль һәм индивидуаль биремле карточкалар, мәкальләр, тестлар; дәреслек, интерактив такта, презентация.

Дәрес барышы. I. Оештыру. Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.  II. Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар,татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без сезнең белән яңа материал өйрәнәчәкбез. Дәфтәрләрдә төрле төрдәге эшләр башкарачакбыз.

«Саннар ни сөйли?» уены.

Укучылар, сез математика дәресендә һәрвакыт саннар белән эшлисез. Хәтерләсәгез, без дә кайбер дәресләрдә саннарны үзебезнең татар теле белән бәйлибез.

Бүгенге дәрестә дә мин сезнең игътибарыгызга саннар тәкъдим итәм. Әлеге саннар белән исем арасында нинди уртаклык бар?

1 нче слайд. Исем предмет һәм затны белдерә, ялгызлык һәм уртаклык төре бар, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

2 нче слайд. Исем килеш,тартым, сан белән төрләнә. 3 нче слайд. Исемнәрдә күплек сан кушымчаларының дүрт варианты бар: -лар, -ләр, -нар, -нәр. 4 нче слайд. Исем җөмләдә 5 төрле җөмлә кисәге дә булып килә ала. 5 нче слайд. Исемнәр ясалышы буенча алты төрле: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма була. (Укучылар җавапларын дәлилләп тә бара.) Бирелгән модельләр буенча исем турында сөйләргә. Укучылар, хәзер сезнең белән исемнең моделен төзик. ИСЕМ

Предметны, затны белдерә
Сораулары: кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? һ.б.
Төрләре: ялгызлык, уртаклык
Төрләнеше: килеш, тартым, сан
Ясалышы буенча: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма
Җөмлә кисәге: ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл

III. Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру. Әткәй – шикәр, әнкәй – бал. Укучылар, сезнең игътибарга нәрсә бирелгән? Мәкальдә бирелгән сүзләрнең төркемнәрен әйтик әле. Әйе, әлеге сүзләр барысы да исемнәр икән. Алар турында тагын берәр нәрсә әйтә алмыйсызмы? Мәсәлән, әткәй — әнкәй (Капма-каршы мәгънәле сүзләр.) Ә шикәр — бал? (Мәгънәләре охшаш.) Капма-каршы мәгънәле сүзләрне ничек атыйбыз? (Антонимнар.) Охшаш мәгънәле сүзләрне ничек атыйбыз? (Синонимнар.) Димәк, без бүген нинди исемнәр турында сөйләшәбез? Әйе, бүгенге темабыз – «Синоним һәм антоним исемнәр». Дәфтәрләргә число,тема, матур язуны язу. Белем – нур, белмәү – хур. IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1. 78 нче күнегү. Бирелгән исемнәрнең антонимнарын табып язарга. Физминутка. 2. 72 нче күнегү. Телдән. Нинди сүзләр бирелгән? Бер рәттә ничәшәр сүз булырга мөмкин? Әйдәгез, бер үк рәттәге сүзләр белән телдән җөмләләр төзеп карыйк. Төзелгән җөмләләрдән чыгып, синонимнар турында нәрсә әйтергә мөмкин? Димәк, синонимнар безнең сөйләмебезне төгәлрәк итеп әйтергә, мәгънәне тулырак белдерергә ярдәм итәләр. 3. Индивидуаль карточкалар. Бирелгән исемнәрнең синонимнарын табып язарга. Карточка №1. Бирелгән исемнәрнең синонимнарын табып язарга. Доктор, …; инструмент, … ; очкыч, …; ашамлык,.. Карточка №2. Бирелгән исемнәрнең синонимнарын табып язарга. Авторитет, …; белем, …; бала, …; документ,… 4. Интерактив тактада эш. Кадер-хөрмәт, аң-белем, хәер-сәдака, дус-иш. Килем-китем, яше-карты, алыш-биреш. Нинди ысул һәм нинди сүзләрдән ясалган? 5. Индивидуаль карточкалар. Карточка № 1. Парлы исемнәрне ике баганага бүлеп язарга (синоним, антоним). Тау-чокыр, урын-җир, улы-кызы, эш-гамәл, яз-көз, моң-зар. Карточка № 2. Парлы исемнәрне ике баганага бүлеп язарга (синоним, антоним). Дус-иш, ут-су, кадер-хөрмәт, кыш-җәй, сөенеч-шатлык, җир-күк. 6.Тест эшләү.  «Исем» темасын кабатлау. (I вариант.)

  1. Предметны белдерүче сүз төркеме:

а) исем; ә) сыйфат; б) фигыль; в) сан.

  1. Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) нишли? нишләде? ә) нинди? кайсы? б) кем? нәрсә? в) ничек? кайчан?

  1. Ялгызлык исемнәрен тап.

а) урман, агач; ә) китап, дәфтәр; б) Мәскәү, Идел; в) казан, савыт.

  1. Ясалма исем …

а) килеш кушымчасы ярдәмендә ясала; ә) сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясала; б) тартым кушымчасы ярдәмендә ясала; в) ике тамырдан ясала.

  1. Тезмә исемнәр …

а) бер тамырдан тора; ә) биш тамырдан ясала; б) ике яки өч тамырдан ясала; в) кушымчалар ярдәмендә ясала.

  1. Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз: …

а) парлы; ә) кушма; б) тезмә; в) кыскартылма.

  1. Күплек сандагы исемнәргә …

а) -да, -дә, -та, -тә; ә) -лар, -ләр, -нар, -нәр; б) -а, -ә, -ды, -де; в) -ның, -нең кушымчалары ясала.

  1. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 5; ә) 8; б) 6; в) 7.

  1. Иялек килешендәге сүзне тап:

а) агачка; ә) урманны; б) китапның; в) дәфтәрдән.

  1. Исемнәр җөмләдә … булып килә.

а) ия, тәмамлык; ә) хәбәр, аергыч; б) аергыч, тәмамлык; в) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл.

  1. Предметның кайсы затка караганлыгы нинди кушымчалар белән белдерелә:

а) килеш кушымчалары; ә) тартым кушымчалары; б) сүз ясагыч кушымчалар; в) кушымчалар белән белдерелми.    Исем темасын кабатлау (II вариант). 1. Исем нәрсәне белдерә? а) предметның исәбен; ә) предметның билгесен; б) эш яки хәлнең билгесен; в) предметны hәм затны. 2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? а) кайда? кайчан? ничек? ә) кем? нәрсә? ни? б) нинди? кайсы? кайдагы? в) нишли? нишләгән? нишләр? 3. Исем нәрсәләр белән төрләнә? а) зат-сан белән, өч заманда килә; ә) берни белән дә төрләнми; б) бары тик килеш белән; в) тартым, килеш, сан белән. 4. Кызым, синең эшең бик күп. а) ия, тәмамлык; ә) эндәш сүз, ия; б) ия, аергыч; в) эндәш сүз, аергыч. 5. Икесе дә – безнең өчен Иң кирәкле затлы тел. (Бу җөмләдә исем нинди җөмлә кисәге була?) а) ия; ә) хәбәр; б) тәмамлык; в) аергыч. 6. Ясалышы ягыннан болар нинди исемнәр? Басма, башкала. а) ясалма, кушма; ә) кушма; б) ясалма; в) тамыр hәм ясалма. 7. Кайсы сүз төркемендә ясалышы ягыннан барлык сүз төрләре дә очрый? а) фигыльдә; ә) сыйфатта; б) рәвештә; в) исемдә. 8. Сүзләр баш хәрефтән язылырга тиеш төркемне күрсәтегез: а) астра, миләүшә, төнбоек, кына гөле; ә) сөн, галия, нәгыйм, урал; б) саулык, матур, исем, мәгънә; в) исле гөл, мамык, канәфер, имәнлек. 9. Сүзләр кушылып язылырга тиеш төркемне күрсәтегез:

а) үги ана яфрагы, күгәрчен күзе, мүк җиләге; ә) сары ут, сабан туй, өч почмак, ак сакал; б) ир ат, көне төне, шак шок, иге чиге; в) шау шу, баш ию, җелегенә төшү, ап ак.

10. ТР, РФ, КамАЗ, АКШ, БДБ сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы бу­енча ясалганнар?

 а) сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән; ә) сүзләрне кушу юлы белән; б) сүзләрне кыскарту юлы белән; в) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән.

 11. Төн…боек сүзендә нинди хәреф языла? а) ь билгесе языла; ә) ъ билгесе языла; б) бер хәреф тә язылмый; в) бу сүз аерым языла. V. Дәресне йомгаклау.

Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди тема үттек? Исем турында нәрсәләрне искә төшердек? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

Укучыларның дәфтәрләре җыеп алына, эшләрен тикшереп билге куела.  VI. Өй эше. «Татар халык иҗаты. Табышмаклар» китабыннан антонимнар кергән 4 – 5 табышмак сайлап язарга.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Татарник синонимы
  • Тасымалданатын синоним
  • Тасовать карты синоним
  • Таскаются синоним
  • Таскать тяжести синоним