Синонимы татар теле

Татар теле, 10 сыйныф. Исхакова Г.Г.,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Синонимнар

Дәреснең
максатлары:

1.    
Белем бирү максаты:  синоним төшенчәсен искә төшерү; синонимнарны
сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү; үткән белемнәрне ныгыту.

2.    
Үстерү максаты:   укучыларның сөйләм һәм
язма телен, фикерләү сәләтен
камилләштерү; мөстәкыйль активлыкларын
үстерү.

3.    
Тәрбияви максат: төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша, бер-береңне
тыңлый белү кул
ьтурасы, ярдәмчеллек сыйфатлары булдыру; туган телгә, туган җиргә
карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Дәреснең төре: үткән
материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Җиһазлау:
дәреслек, проектор, карточкалар, синонимнар сүзлеге.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

   1. Уңай психологик халәт тудыру.

         — Хәерле көн,  укучылар!
Кәефләрегез ничек?  Күрегезче, бүген нинди матур көн!  Көннең гүзәллегенә
сокланып, исән-сау булуыбызга шатланып, бер-беребезгә карап елмайыйк та,
дәресебезне башлыйк.

II. Уку мәсьәләсе кую

        
Укучылар,
экранда Гөлшат Зәйнашеваның “Кыш килде” шигырен күрәсез. Әйдәгез, әлеге
шигырьне укып китик. (Слайд 1)

Кыш килде

 Ап-ак тун киеп кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар. (Г. Зәйнашева)

        
Шигырьдә
нәрсә турында сүз бара? Кайсы ел фасылына багышлап язган автор әлеге әсәрен?

        
Шигырь
туган ягыбызга кыш килү турында.

        
Бик яхшы,
ә балаларның кышка мөнәсәбәте нинди?

        
Балалар
кыш килүгә шатланалар. чөнки алар чаңгы-чанада, тимераякта шуарга
яраталар,кышкы салкыннар аларны куркытмый.

        
Әйе, автор
балаларның шатлануларын тагын нинди сүз белән бирә?

        
Сөенәбез.

        
Ә бер үк
мәгънәне аңлата торган, ягъни охшаш мәгънәле сүзләр ничек дип аталалар?

        
Синонимнар
дип аталалар.

        
Дөрес.
Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы?

        
Синонимнар.
(Слайд
2)

        
Дәфтәрләрне
ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз.

III. Уку мәсьәләсен чишү

1.Төркемнәрдә эш.

        
Әйдәгез,
укучылар, төркемнәрдә эшләп алыйк. Сезнең алдыгызда конвертлар бар. Шушындагы
сүзләрне парлаштырырга кирәк.

 1 конверттагы сүзләр: Шатлык, яхшы, матур, йөз, бәя,
салкын, кечкенә, ялгыш, чибәр, куаныч, хак, әйбәт, суык, бит, хата, бәләкәй.

2
конверттагы сүзләр: нечкә, олы, сандугач, сылу, ашамлык, ант, ансат,
колын,нәзек, дәү, былбыл, зифа, ризык, вәгъдә, җиңел, тай.

Эшегезне
тәмамлаган булсагыз, әйдәгез тикшерик. (укучылар чиратлашып җавап бирәләр)

        
Яхшы, ни өчен сез сүзләрнең шушы парын сайладыгыз?

        
Болар охшаш мәгънәле сүзләр, ягъни синонимнар.

Экранда дөрес җаваплар чыга. (Слайд 3, 4)

2. Төркемнәрдә
эш


Ягез, балалар, яшәү, үлү сүзләренә якын мәгънәле сүзләр уйлап карыйк.

(2-3
минут мөстәкыйль эшлиләр, нәтиҗә ясала).

Яшәү, тору, гомер итү, гомер
сөрү, гомер кичерү, тереклек итү, көн итү, тереклек кылу, көн күрү, көн кичерү,
көн үткәрү, дөнья көтү, дөнья куу, дөнья кичерү

 (Слайд
5)

Үлү, бетү, китү, сүнү, кату,
дөмегү, тончыгу, каплану, өзелү, вафат булу, һәлак булу, гүргә керү, дөньядан
китү (үтү, күчү, югалу), дөнья кую, арадан (бездән) китү, теге дөньяга китү,
ахирәткә күчү, күз йому, җан бирү  (Слайд 6)

— Без мәгънәләре буенча бер-берсенә
якын сүзләр төркемен яздык. Бу  төркем синонимик оя яки синонимик рәт
дип атала. (Слайд 7)

         — Бу сүзләр арасында кайсы
сүзне еш кулланабыз? (яшәү, үлү)

         — Иң еш кулланыла торган сүз
доминанта сүз дип атала. (Слайд 8)

Синонимик рәткә кергән сүзләрнең берсе – стилистик нейтраль,
икенчесе – сөйләм телендә генә, өченчесе рәсми стильдә генә кулланыла.
Мисалларга күз салыйк: (Слайд 9)

        1. Үзем үлсәм, балаларым кала…
(Ф.Кәрим)

         2. Һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл
куелган.

3. Егет атасының вафатыннан соң зур мирас белән калды.

5. Потолокка
карады да катты.

3. Текст өстендә эш (Слайд 10)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган? (Г.Тукай)

Тирә-якта көмеш төстә,

Нинди матур табигать!

Агачларга бәсләр кунган,

Искиткеч бу әкият! (Лилия Гиматдинова)

        
Димәк, синонимнардан парлы сүзләр дә ясалырга мөмкин. Мәсәлән: әйләнә-тирә,
җил-давыл, кар-буран.

4. Дәреслек белән эш. 124 нче күнегүне эшләү

Күнегүне тикшерү (Слайд 11)

Ким-хур, хатын-кыз, ару-талу, әүвәл-баштан, дус-иш, гореф-гадәт,
кадер-хөрмәт, рәхим-шәфкать, ордым-бәрдем, көч-куәт, очсыз-кырыйсыз,
ипле-җайлы, исәпсез-хисапсыз, тормыш-көнкүреш, елмаю-көлү, орден-медаль.

IV.
Белемнәрне ныгыту.

— Хәзер, укучылар “Тәрҗемәче
уенын уйнап алыйк. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне синонимнары белән
алыштырырга кирәк. (Слайд 12)

1. Шундый салкын!
Агачларда — бәс

2. Ап-ак карлар ява җир
өстенә,

Агачларга килеп сырыша.

3. Кизләүләрнең салкын суын
эчсәм,

Шифа алыр идем тәнемә.

4. Мондый салкыннарда  юлга
чыккан

Юлчыларны ходай сакласын.

        
Бик
әйбәт, укучылар. Җөмләләр Физәлия Дәүләтгәрәева шигырьләреннән алынды, шуңа
күрә автор вариантына күз салабыз: (Слайд 13)

1. Шундый салкын!
Агачларда — сыкы

2. Ап-ак карлар ява җир
өстенә,

Агачларга килеп сарыла.

3. Чишмәләрнең салкын суын
эчсәм,

Шифа алыр идем тәнемә.

4. Мондый суыкларда юлга
чыккан

Юлчыларны ходай сакласын.

        
Чираттагы эшебез иҗади бирем. Алдыгыздагы текстларда кабатланып
килә торган сүзләрне синонимнары белән алыштырыгыз. Сез синонимик сүзлекләрдән
файдалана аласыз. Төркемнәрдә киңәшләшеп эшне башкарабыз.

Бу ханым бик
матур булып, матур йөзеннән нур бөркелә иде. Матур гәүдәсенә кигән киемнәре
килешеп тора. Озын матур бармаклары авыр физик эштән азат булуына ишарә итсә,
үз-үзен тотышы аның эчке дөньясының да матур икәнлеген күрсәтеп тора иде.

(төркемнәрдән берәр укучы
чыгыш ясый).

        
Бик яхшы,укучылар. Бу эшне дә башкарып чыктыгыз. (Слайд 14)

Бу ханым бик чибәр
булып, сөйкемле йөзеннән нур бөркелә иде. Сылу гәүдәсенә кигән киемнәре килешеп
тора. Озын нәфис бармаклары авыр физик эштән азат булуына ишарә итсә, үз-үзен
тотышы аның эчке дөньясының да күркәм икәнлеген күрсәтеп тора иде.

V. Рефлексив бәяләү

1.    
Сез нәрсә белә идегез?

2.    
Бүгенге дәрестә нәрсә белдегез?

3.    
Нәрсә белергә теләр идегез?

VI. Өй эше: (Слайд 16)

1. Синонимнар кулланып,
“Туган ягыма кыш килде” дигән темага мини-сочинение язарга.

2. Синоним сүзләр кергән
мәкальләр табып язарга.

3. Дәреслектән 118 нче
күнегүне эшләргә.

VII. Йомгаклау

        
Укучылар, ничек уйлыйсыз? Синонимнарны телдә без ни өчен
кулланабыз?

        
Синонимнар куллану текстта кабатланулардан котылырга ярдәм итә.
Синонимнар безнең сөйләмебезне баета, төрлеләндерә, эмоциональ яктан бизи.

        
Дөрес, балалар.  Синонимнар телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтеп бирергә
ярдәм итәләр. төрле эмоциональ-экспрессив мәгънәләр белдереп, сөйләүченең
чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыклыйлар.

        
 Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларга ”5” билгесе куям, ә
калганнар исә киләсе дәресләрдә күбрәк җавап бирерләр дип ышанам. Игътибарыгыз
һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз!     

Татар теле укытучысы Шагалиева Гөлназ

Подробности

Автор: Лилия

Опубликовано 19 Октябрь 2014

Просмотров: 12559

Рейтинг:   / 5

Татар теле. Автор Лилия.

                                             Тема: Синонимнар

                                                                                            Башкарды:

                                                             Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               Җәләлова Лилия Раил кызы.

                                       Казан 2014

       Максат: 1. Синонимнар турында гомуми төшенчә бирү.

                     2. Синонимнарны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

                     3. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

       Җиһазлау: Карточкалар, слайдлар, интерактив такта

       Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату дәресе.

                                   Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

     1) укучыларны барлау;

     2) уңай психологик халәт тудыру;

     3) укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Актуальләштерү.

     1. Үткән дәрестә үтелгән материалны искә төшерү өчен сораулар бирү.

— Нинди сүзләр аваздаш сүзләр дип атала?

— Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре башка булган сүзләр омонимнар дип атала.

— Омонимнарга мисаллар китерегез.

— Омоформа – әлешчә омоним, мәсәлән, яра (утын яра, җәрәхәт)

— Омограф – әйтелеше төрле, язылышы бер, мәсәлән, бүлмә — бүлмә

— Омофоннар – әйтелешләре бер, язылышлары төрле, мәсәлән, карат – кара ат,              картаю – карт аю.

       2. Рәсем өстендә эш.

Укучылар, омонимнарны аера беләсез, бик яхшы. Ә хәзер тактадагы яз рәсеменә күз салыгыз.Сез терәк сүзләр файдаланып һәм үзегезнең дә фантазиягезне “ эшкә җигеп”, биш – алты җөмләдән торган хикәя төзегез.

       Терәк сүзләр: яз, күк, яра, басма.

       Көтеп алган яз да килеп җитте. Әйтерсең, бар табигать җанланган.                      

Күк йөзе аяз, кояш елмаеп карый, кошлар сайрый. Агачларда бөреләр яфрак     яра башлаган. Басма тулы кеше. Алар елгадагы боз китүне исләре китеп карап торалар.

III. Яңа теманы аңлату.

       1.Күрсәтмәлелеккә язылган сүзләрнең мәгънә уртаклыгына басым ясап, яңа теманы аңлату.

       2.Укучылардан кагыйдәне әйттерү, мисаллар уйлату.

— Укучылар, тактага язылган сүзләргә укыгыз әле.

— Уңган – булган, булдыклы, алтын куллы, кулыннан килә, кулы кулга йокмый.

— Болар нинди сүзләр?

— Уртак мәгънәле сүзләр, бер – берсеннән мәгънә төсмерләре, язылышлары белән аерылып торалар.

— Менә кагыйдәне үзегез үк әйтеп бирдегез.

(уытучы нәтиҗә ясый)

—         Димәк, мәгънәләре белән бер үк төрле булган яки бер – берсеннән мәгънә төсмерләре белән аерылып торган сүзләр синонимнар дип атала.

(укучылар дәреслектә бирелгән кагыйдәне укып чыгалар)

IV. Яңа теманы ныгыту.

       3.Карточкалар белән эш.

   Бирем. Җөмләләрдәге билгеләнгән сүзләрне синонимнар белән үзгәртеп, күчереп языгыз.

   Җөмләләр.

  1. 1.     Җырчы кошлар киң тугай өстендә нәни канатларын җелпеп сайрыйлар.
  2. 2.     Алар чиксез зур шатлыкларын белдерәләр.
  3. 3.     Күл тирәсе зифа таллар, сылу камышлар белән уралган.
  4. 4.     Яшь усакның калтыравык яфраклары әкрен җилдә тибрәлә.

(Бирем укытучы белән берлектә тикшерелә)

—         Җырчы кошлар иркен алан өстендә кечкенә канатларын җелпеп сайрыйлар.

—         Алар гаять зур куанычларын белдерәләр.

—         Күл әйләнәсе төз таллар, гүзәл камышлар белән уралган.

—         Нәни усакның дерелдәвек яфраклары әкрен җилдә тибрәлә.

4.Дәреслек белән эш.(111 нче биттәге 169 нчы күнегү.Җөмләләрне укып, синоним сүзләрне табыгыз)

— Әйтмәде, телгә алмады, сөйләмәде, авызга да алмады.

— Бу нинди сүзләр?

— Синонимнар

— Әлеге сүзләр ни өчен синонимнар дип атала?

— Чөнки бу сүзләрнең мәгънәләре бер үк.

— Санап чыгылган сүзләрне нинди бер сүз белән генә әйтеп була?

— Әйтмәде сүзе белән.

— Димәк, әйтмәде сүзе төп сүз, ягъни доминанта була.

                                      Физкультминут.

  1. 5.     Кроссворд чишү.

Бирем. Бирелгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз.

А

         
 

А

       
   

А

     
     

А

   
       

А

   
         

А

   
           

А

 
                 

   Сүзләр: авторитет( абруй), бур(карак), ымлау(ишарә), болын(тугай),                      

                   боерык(фәрман), сынау(имтихан), сөйләшү(такылдау)

   V. Дәресне йомгаклау. Өйгә эш бирү.

   — Бүген дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

   — Синонимнар.

   — Нәрсә ул доминанта?

   — Бер синонимик ояга берничә сүз керергә мөмкин, шуларның берсе яки икесе доминанта(төп) сүз була.

— Синонимнарның нинди әһәмияте бар?

— Синонимнарга бай кеше үз уен ачык, төгәл әйтә ала, фикерен дөрес чагылдыра, җөмләләре кыска һәм җыйнак була.

   VI. Билге кую.

У вас нет прав для создания комментариев.

синоним

  • 1
    синоним

    Русско-татарский словарь > синоним

  • 2
    синонимический

    лингв.

    синонимик, синоним[нар]…ы

    Русско-татарский словарь > синонимический

См. также в других словарях:

  • СИНОНИМ — (греч.; близость значения слов, от syn вместе, и onoma имя). Слова, однозначащие или имеющие весьма близкое по смыслу значение. Словарь иностранных слов, вошедших в состав русского языка. Чудинов А.Н., 1910. СИНОНИМ греч. synonymos, от syn,… …   Словарь иностранных слов русского языка

  • синоним — выражение, конструкция, принцепс, тождеслов, сослов, однослов, слово Словарь русских синонимов. синоним сослов, тождеслов, однослов (устар.) Словарь синонимов русского языка. Практический справочник. М.: Русский язык. З. Е. Александрова. 2011 …   Словарь синонимов

  • СИНОНИМ — (синоним устар.), синонима, муж. (греч. synonymon) (линг.). Слово, отличающееся от другого по звуковой форме, но совпадающее, сходное или очень близкое по значению, напр. скупец и скряга ; есть , жрать , кушать и лопать ; глаза и очи . Толковый… …   Толковый словарь Ушакова

  • синоним — синоним, синонимия и устарелое синоним, синонимия …   Словарь трудностей произношения и ударения в современном русском языке

  • СИНОНИМ — (synonym). Одно из двух или большего числа названий одного и того же таксона. 1) Разные названия, основанные на одном и том же типе, являются номенклатурными синонимами (статья 14.2). 2) Разные названия, основанные на разных типах,… …   Термины ботанической номенклатуры

  • СИНОНИМ — СИНОНИМ, а, муж. В языкознании: слово или выражение, совпадающее или близкое по значению с другим словом, выражением, напр. «путь» и «дорога», «повесить голову» и «понурить голову». | прил. синонимический, ая, ое. Толковый словарь Ожегова. С.И.… …   Толковый словарь Ожегова

  • СИНОНИМ — муж., греч. однослов, сослов, однозначащее, или весьма близкое по смыслу к другому слово. Словарь синонимов. Толковый словарь Даля. В.И. Даль. 1863 1866 …   Толковый словарь Даля

  • СИНОНИМ — (от греч. synonymos – одноименный) равнозначный или близкий по смыслу. Философский энциклопедический словарь. 2010 …   Философская энциклопедия

  • синоним — а, м. synonyme m. < , гр. synonymos одноименный. 1. Слово, отличающееся от другого по звучанию, но совпадающее с ним или близкое ему по значению, напр.: скупец и скряга , смелый и храбрый . БАС 1. Христианин или крестьянин и раб значило у них… …   Исторический словарь галлицизмов русского языка

  • синоним — (иноск.) одно и то же (намек на синоним однозначащее слово, сослов) Ср. Для многих служить и наживаться синонимы. *** Афоризмы. Ср. Что такое долг, совесть, честь? Не есть ли это синонимы одного и того же понятия? Наименование предмета, летящий… …   Большой толково-фразеологический словарь Михельсона

  • синоним — Заимств. в XVIII в. из франц. яз., где synonyme < греч. synōnymos, суф. преф. производного от onoma «слово». Синоним буквально «соназвание» …   Этимологический словарь русского языка

Презентация урока татарского языка по теме СИНОНИМНАР

Оценка 4.9

Презентация урока татарского языка по теме СИНОНИМНАР

Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәр турында сөйләшү. Фикер алышу. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Әдәби сөйләм булдыру һәм укучыларда дустанә мөнәсәбәт булдыру. Гаиләдәге бәйрәмнәрне дәрестә куллану һәм уүзара булдыру. !Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәр турында сөйләшү. Фикер алышу. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Әдәби сөйләм булдыру һәм укучыларда дустанә мөнәсәбәт булдыру. Гаиләдәге бәйрәмнәрне дәрестә куллану һәм уүзара булдыру. !

Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Синонимы тарантайка
  • Синонимы счастливые дети
  • Синонимы танцевать с бубном
  • Синонимы сходство и различие
  • Синонимы таким образом деловая