Синоним сыйфатлар рэтен билгелэ

 Дәреснең темасы:  Антоним һәм синоним сыйфатлар (3 нче сыйныф)

Максат: 1)Сыйфат турында өйрәнгәннәрне ныгыту;

2)Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен, иҗади сәләтләрен үстерү;

3)Антоним һәм синоним сыйфатлар белән таныштыру;

4)Туган телгә мәхәббәт, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: татар теле дәреслеге, 3 сыйныф, 81 -84 бит, табышмаклар китабы, дәфтәр,компьютер,проектр,презентация.

Дәреснең тибы: сәяхәт дәрес.

Дәрес барышы:

I.Оештыру. 

1.Уңай хәләт тудыру:

 2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 3. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

 4. Дәрес максатын хәбәр итү.

Исәнмесез укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары. Телимен һәммәгезгә!

   — Укучылар бүгенге дәрестә без сезнең белән сыйфат сүз төркемен кабатларбыз һәм сыйфатларның антоним һәм синоним төрләрен өйрәнербез.

II. Актуальләштерү:

— Өй эшенә сезгә 153 нче күнегү иде. Сыйфатлар кулланып хикәя язарга. Әйдәгез берничә укучының хикәясен тыңлап узыйк.

Бик әйбәт укучылар.

Без сезнең белән сыйфатлар мәкаль һәм табышмаклар да күп кулланыла дип үткән идек, экранда алар бирелгән, танышыйк һәм сыйфатларны табып ачыклыйк әле. Нинди сыйфатлар табарсыз.

Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

Теле озынның акылы кыска.(м)

Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)

-Синоним һәм антоним сыйфатлар кулланылган. Тактада язу.

Аяксыз-кулсыз —— антонимнар,

ак-кара—антонимнар,

озын-кыска— антонимнар,

акыллы-акылсыз—антонимнар,

пакъ-ак—синонимнар.

-Безнең бүгенге дәреснең темасы да Синоним һәм антоним сыйфатлар дип атала. Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куйыйк.

III.Матур язу күнегүе.

Егерменче гыйнвар.

Чәршәмбе көн.

Сыйныф эше.

к н л

.алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.

IV. Үткәннәрне ныгыту.

-Укучылар, без буген сәяхәт- дәрес үткәрербез һәм “ Сыйфат патшалыгы”на сәяхәт итәрбез. Беренче патшалыкта тест эшләргә туры киләчәк.”Сорау бездән,җавап-сездән” дип атала ул тест.

(слайд 1)

1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?

А)предметны

Б)предметның эшен

В)предметның билгесен

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

А) Кем? Нәрсә?

Б)Нинди? Кайсы?

В) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

А) фигыльгә

Б)исемгә

В)алмашлыкка

4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә

А)Алсу мәктәптә укый.

Б)Бүгенге көн кояшлы булды.

В) Әни миңа күлмәк алды.

II нче патшалык “Бер предметка күп билге “ дип атала.(сдайд 2)

1 нче рәт – алма

2 нче рәт – кыяр

3 нче рәт – помидор сүзләренә сыйфатлар табып язырга.

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? (форманы, төсне,тәмне,характерны, табигать күренешләренең билгеләрен)

V.Яңа тема өстендә эш.

-Сыйфатлар мәгънәләре ягыннан аерылалар. Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйлар. Шулай итеп III нче патшалык “Антоним сыйфатлар” патшалыгына рәхим итегез. Алар белән танышырга дәреслегебез ярдәм итәр. 82 нче бит, 155 нче күнегүне эшлибез. (язмача башкару)

(слайд 3)

_Ә хәзер бирелгән сыйфатларның антонимын табарга кирәк

Матур- ямьсез җиңел- авыр

Яшь-  карт ачы- баллы

Яңа- иске салкын- җылы

Караңгы- якты чиста- пычрак

Бай- ярлы төз-кәкре

Дәреслек белән эш. 156 нчы күнегү (язмача). Нокталар урынына тиешле антоним сыйфатларны сайлап язырга.

VI. ФизИК ЯЛ МИНУТЫ. (слайд 4)

_Күрсәт әле, үскәнем. Ничек кошлар очалар?

-Менә шулай, менә шулай.җиңел генә очалар.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?

-Менә шулай, менә шулай, матур итеп коела.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?

Плакат белән танышу.

 1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю һ. б.

2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр куркак.

Укытучы:

-Синоним һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Кышын көн кыска, ә төн … . (озын)

Җәен көн аяз, ә көзен … . (болытлы)

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган … . (белемсез)

Китап калын, ә дәфтәр … . (юка)

Алма баллы, ә лимон … . (ачы)

Кар йомшак, ә боз … . (каты)

Шикәр ак, ә күмер … .(кара)

VII. Дәреслек белән эш. 158 нче күнегү. Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.

Әйдәгез, синоним сыйфатлар кулланып, 160 нчы күнегүне язып эшлибез.

VIII.Йомгаклау.

Сыйфат турында тагын бер мәгълүмат алдык. Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек укучылар? (Билгеләмәне искә төшерәбез).

IX. Өйгә эш бирү. 162 нче күнегү. Табышмакларның җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.

Билгеләр кую.
Антоним һәм синоним сыйфатлар
PPTX / 5.99 Мб

Татарстан
Республикасы Лаеш муниципаль районы

Муниципаль
бюджет гомуми белем учреждениесе

“Хәерби
урта гомуми белем мәктәбе”

Татар
теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында күрсәтелгән дәрес эшкәртмәсе

Синоним
һәм антоним сыйфатлар

Татар
теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова
Р.М.

2015
ел

Дәрес тибы: Яңа
белем бирү

Максат:

1.
Синоним, антоним сыйфатлар турында төшенчә формлаштыру, аларны аера белергә,
сөйләмдәге әһәмиятен ачыкларга ярдәм итү.

2.
Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру.

3.
Төркемнәрдә эшләү, үз эшләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту.

Көтелгән
нәтиҗә:

Синоним
һәм антоним сыйфатларны тану, язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү.

I.
Уку эшчәнлеген мотивлаштыру:

Менә
тагын яңа көн туды. Яңа көн туу белән бу җирдә яшәргә теләгебез артты. Яңа көн
тууга үзебезнең, әти-әниләребезнең, якыннарыбызның, туганнарыбызның исән-сау
булуларына, туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

          Хәерле
көн телик барчабызга,    СЛАЙД №1

          Аяз
күкләр телик җиребезгә,

          Кояшлы
көн телик һәр кешегә,

          Һәм
иминлек телик җиребезгә.

Барчабызга
да, кунакларыбызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз. Бүген без бергә
дә, төркемнәрдә дә, парларда да эшләрбез. Төркемнәрдә җитәкчеләр билгеләгез.

II.
Уку мәсьәләсен кую. Проблемалы сорау кую.

Укучылар!
Шәүкәт абый Галиевның Шәвәлие сезгә ребус җибәргән. Ребуста нинди сүз яшернде
икән. Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләп карагыз әле.

Я(фрак)
х(ат) ш(ар) ылы(с) к(абак) (я””х”ш”ылы”к”””)

Кайсы
төркем җавап бирергә әзер?

        
Нәрсә соң ул “яхшылык”?

        
(Яхшылык ул яхшы эшләр, яхшы уйлар,
бер-береңә яхшы мөнәсәбәт)

        
Сүзнең тамырын табыйк әле.

        
(яхшы)

        
Яхшы сүзен икенче төрле ничек әйтеп була?

        
(әйбәт, шәп)

        
Икенче төрле бу сүзләрне ничек атап була?

        
( бу сүзләр синонимнар дип атала)

        
Яхшы кем була?

        
(кеше, дус)

        
Сез нинди кешеләр белән очрашмас идегез?

        
(начар)

        
“Яхшы”, “начар” бу нинди сүзләр булыр?

        
(антоним сүзләр)

        
 Бу сүзләр нинди сүз төркеменә
керәләр?

        
(сыйфат сүз төркеменә керәләр)

        
Сыйфатлар турында без нәрсәләр беләбез?
Чылбыр тәртибендә белгәннәрегезне әйтеп чыгыгыз әле

Сыйфат

        
Мөстәкыйль сүз төркеме

        
Предметның билгесен белдерә

        
Сораулары: нинди? Кайсы?

        
Исемне ачыклый,

        
сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш дип
атала,

        
төрләнми.

        
Рәхмәт, балалар!

        
Бүген сөйләшкәннәрдән чыгып дәресебезнең
темасын билгеләп буламы?

        
(Бүгенге дәресебез синоним һәм антоним
сыйфатлар дип аталыр)

        
Дәфтәрләрне ачабыз. Число, теманы язабыз.

        
Сыйфатларны табу өчен, әйдәгез, ысулны
искә төшерик.  

        
Сорау куябыз

        
Нинди мәгьнә белдерүен ачыклыйбыз

        
Нинди сүз төркемен ачыклавын билгелибез.

III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Текст белән эшләү. Бер укучы кычкырып
укый.

           
Кешеләр матурлыкка сокланалар, куаналар. Ямьсез күренешләр, начар,
явыз кешеләр белән очрашу күңелсезләндерә. Матур уйлар белән яшәү
яхшы эшләр эшләү теләге уята. Никадәр көчле һәм куәтле
булсаң да, бер үзең генә яши алмыйсың. Яхшы күңелле, игелекле
кешегә дуслар табуы җиңелрәк. Аның күңеле саф, уйлары якты. Мәрхәмәтле,
шәфкатьле кешенең яхшылыгы үзенә әйләнеп кайта.

        
Текстны тагын бер кат игътибар белән
укыгыз һәм уку барышында сыйфатларны табыгыз, астына бер сызык сызыгыз. Кем
бетерә кул күтәрә.

        
Тикшерик. Сыйфатларны 1 укучы укый,
калганнар шул сыйфат булса, өстенә  + тамгасы куялар. Булмаса, сыйфатның астына
сызалар.

        
Исбатлап күрсәтү өчен нишлибез?

        
(Ысулны кулланабыз)

        
Һәр төркемнән берәр сүз тикшереп
күрсәтегез

        
1 төркем “яхшы” сүзенә охшаш сыйфатлар
табып язалар.

2 төркем “яхшы” сүзенә каршы, аерыла торган
сыйфатларны язып алалар.

        
Һәр төркемнән 1әр укучы җавап бирә (җитәкче
билгели я үзе җавап бирә)

        
1 төркем: яхшы – игелекле, яхшы күңелле,
мәрхәмәтле, шәфкатьле. (СЛАЙД)

        
Бу сыйфатлар нәрсә белән охшаш, уртаклыгы
нәрсәдә? нәрсәне белдерәләр
(бер үк билгене,
мәгънәне белдерәләр), нәрсә белән аерылалар? (язылышлары төрле).

        
Ә бер мәгънәне белдергән сүзләрне икенче
төрле ничек атыйлар?

        
Синонимнар дип атыйлар.

        
Димәк, мәгънәләре бер үк сыйфатлар синоним
сыйфатлар дип аталалар.

        
2 төркем: яхшы – начар, явыз. (СЛАЙД)

        
Бу сыйфатларның мәгънәләре нинди? Нәрсә
белән аерылалар?

        
(мәгънәләре капма-каршы)

        
Ә мәгънәләре капма-каршы сүзләрне икенче
төрле ничек атыйлар? Димәк, мәгънәләре буенча бер-берсенә капма-каршы
билгеләрен белдерә торган  сыйфатлар антоним сыйфатлар дип аталалар.

        
Укучылар, синонимнар, антоним сыйфатлар  нәрсә
өчен кирәк? 

        
(Әйтәсе фикерне төгәлрәк белдерәләр
(сөйләмне матуррак итү өчен))

ФИЗМИНУТ “Кәрия-Зәкәрия” җырлы-биюле татар
халык уены

IV.
Ныгыту

БИРЕМ. Синонимнарын тап. Беренче
баганадагы сыйфатларга икенче баганадан синонимнарын табарга
.

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасын
кулланып, төркемнәрдә һәр укучы җавап биреп бара. ВАКЫТ 1 минут. 3 нче номерлы
укучылар җавап бирә. ХАЙ ФАЙВ.

1
төркем.              

  
Акыллы                                                         түзем

Татлы                     
                                         гүзәл

Күренекле                                                     
бәләкәй

Салкын                                                  
баллы

Ак                                                          
зирәк

Матур  
                                                 суык

Кечкенә                                                
пакъ

Сабыр                                                 
атаклы

2
төркем

Шатлыклы                                             
шәп

Эссе                                                         
түзем

Зур                                                           
коточкыч

Шәфкатьле                                             
сөенечле

Куркыныч                                              
дәү

Явыз                                                       
мәрхәмәтле

Яхшы                                                     
усал

           
сабыр                                                     кызу

БИРЕМ. “Дәвам ит” уены.  Антоним сыйфатлар
белән дәвам итәргә.  СЛАЙД

        
Дәфтәрләрдә язалар.

        
Дәфтәрләрне парларда алышып тикшерәбез.

Яңа
дустым булды дип, (иске) дусны онытма.

Эшле
кешегә вакыт җитми, (эшсез) кешенең көне үтми.

Укучылар
җавап бирә.

        
Мәкальләрнең эчтәлеген ачыйк әле.

        
ДӘРЕСЛЕК БЕЛӘН ЭШ.

105 күнегү. Текстны уку.   Көз турында
әңгәмә. Чылбыр тәртибендә җөмләләрне укый барып, төшеп калган хәрефләрне әйтеп,
 сыйфатларны әйтә баралар.

Текст нәрсә турында? Текстның төп
эчтәлеген ачкан  җөмләне дәфтәрләргә күчереп язабыз.

Укытучы: Синоним, антоним сыйфатлар ни
өчен кулланылганнар?

БИРЕМ.

1 төркем – җылы сүзенә синоним һәм антоним
сыйфатлар табалар .  (җылы, эссе, кызу)

2 төркем – аяз сүзенә синоним һәм антоним
сыйфатлар уйлыйлар (аяз, кояшлы, болытсыз)

БИРЕМ. Төшеп калган сыйфатларны уйлап
язарга.  (СЛАЙД)


сүз җанны көйдерә,


сүз сөендерә.

Күптән
әйткән … сүзең

Бүген
дә көендерә.  (яман, яхшы, яман)

V.     Модельләштерү


Бүген дәрестә нәрсә эшләдек? Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп
куегыз.

Һәр
укучы модельне төзи тактага һәрберсе магнит белән беркетә.

Сыйфат

Синоним       антоним

Охшаш мәгънәдә    капма-каршы мәгънәдә

Сөйләмгә төгәллек өстиләр  

VI.    Рефлексив
кабатлау.


Без бүген дәрестә нәрсә эшләдек?


Без дәрестә нәрсәләрне искә төшердек?
  

        
(Синоним һәм антоним сыйфатларны танырга,
кулланырга өйрәндек

VII.
Белемнәрне бәяләү. Үзбәя.

Бүгенге
дәрес ничек үтте? Дәрестә эшләвегездән канәгатьме?  Файдалы булдымы?

Кем
“5” легә эшләдем ди, кул күтәрә.

Кем
“4” легә эшләдем ди, кул күтәрә.

Дәрескә
гомуми бәя.


Мин сездән бик канәгать.

Дәрестә
яхшы эшләдегез, рәхмәт, балалар. Билгеләр куела.

Өй
эше:  107 күнегү

Иҗади
бирем: синоним һәм антоним сыйфатлар кулланып иҗади эш башкарырга.

 Кайсы
смайлик сезнең кәефегезгә туры килә? Үзегезгә алыгыз.

Өлкәннәргә,
әти-әниләрегезгә, иптәшләрегезгә рәхимле, шәфкатьле булырсыз, яхшылык кына
эшләрсез дип ышанып калам.                                         

(Сингапур структураларына нигезләнгән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Рус төркеме. V сыйныф)

Гүзәлия ГАТИЯТУЛЛИНА,

Казандагы 20 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: укучыларның «Сыйфат» темасына белемнәрен ныгыту, камилләштерү; балаларның фикерләү сәләтен, диалогик һәм монологик сөйләмен үстерү; төркемдә эшли белү; табигатьнең матурлыгын күрә белергә, күзәтүчән булырга өйрәтү.

Җиһазлау: компьютер, слайдлар, экран, карточкалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру. (1 нче слайд. Яз күренеше.).

1. Исәнләшү.

– Хәерле иртә, балалар!

– Кәефләрегез ничек?

– Урамда нинди ел фасылы?

– Көн нинди? (Җылы, матур, болытлы.)

– Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (Сыйфат.)

– Димәк, бүген без дәрестә сыйфатлар турында сөйләшербез.

2. Өй эшен тикшерү (өйрәнелгән сыйфатларны кабатлау).

– Әйдәгез, экранда бирелгән сыйфатларның тәрҗемәләрен искә төшерик. 2 нче слайд

1 нче төркем: матур – …

2 нче төркем: кечкенә – …

3 нче төркем: көчле – …

3. Төркемнәрдә эшләү (уйлау, язу, фикерләр белән алышу). ФИНК-РАЙТ-РАУНД

– Бирелгән сыйфатларны тагын ничек әйтеп була? Бу эшкә 40 с бирелә. 10 с уйлыйсыз, 10 с эчендә язасыз, 10 с фикерләр белән алышасыз, 10 с төркемдә башка катнашучыларның сыйфатларын язасыз. Файлдагы 1 нче биремнәрне 1 нче номерлы катнашучылар таратып чыгыгыз. Сезнең алда сыйфатлар язылган кәгазь битләре. Башта аның беренче яртысында эшлибез. Вакыт китте.

– Вакыт чыкты. Ә хәзер, әйдәгез, тикшереп карыйк әле. Һәр төркемдә 2 нче номерлы катнашучылар җавап бирәләр. Рәхмәт. Балалар, җавапларны чагыштырыйк әле.

(Укучылар җавап биргәч, экранда синонимнары белән сыйфатлар чыга.)

Матур – ямьле, гүзәл, чибәр. 3 нче слайд

Кечкенә – бәләкәй, нәни. 4 нче слайд

Салкын – суык. 5 нче слайд

– Укучылар, без сезнең белән бер үк сыйфатларны төрлечә әйттек. Алар нинди мәгънәле? (Бу сыйфатлар якын мәгънәле.)

– Кәгазь битләрегезнең икенче ягын ачыгыз һәм әйтегез: якын мәгънәле сүзләр ничек дип атала? (Синонимнар.)

(Укучылар шул сыйфатлар өстенә синонимнар дип язып куялар.)

– Укучылар, март аенда инде көндез һава җылы була, ә төнлә һава нинди була? (Төнлә салкын була.)

– Салкын һәм җылы нинди сыйфатлар? (Антонимнар.) 6 нчы слайд

– Әйе, дөрес. Яхшы. Хәзер кәгазь битләрегезнең тагын икенче ягын ачыгыз. Димәк, нинди сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйбыз? (Капма-каршы мәгънәле сыйфатларны антонимнар дип атыйбыз.) 7 нче слайд

(Укучылар кәгазьләренә антоним нәрсә икәнен язып куялар.)

4. Дәреснең темасы белән танышу. 8 нче слайд

– Балалар, әйдәгез әле кәгазь битләрендәге сыйфатларга да антонимнар уйлап языйк.

(Балалар язалар, җавап бирәләр. Аннары экран белән тикшерәләр.) 7 нче слайд

5. Дәреслек белән эш. (Татар теле: 5 нче класс // Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина)

– Укучылар, хәзер без дәреслек белән эшләп алабыз. (4 нче күнегү. 43 нче бит.) Күнегүдәге биремне, сыйфатларны укыйбыз, тәрҗемә итәбез.

– Әйдәгез әле бирелгән сыйфатлар арасыннан антоним һәм синоним сыйфатлар табыйк. Сезгә ярдәмгә Шәвәли килә.

(Тәрҗемә экранда бирелә. Укучылар тәрҗемәләрен чагыштыралар, белмәгән сыйфатларны сүзлек дәфтәрләренә язып куялар.)

12 нче слайд

Антоним сыйфатлар

Җылы (теплый) – салкын (холодный)

Аяз (ясный) – болытлы (облачный)

Синоним сыйфатлар

Җылы (теплый) – эссе ( жаркий)

Салкын – суык (холодный)

Эссе (жаркий) – суык (холодный)

6. Ял итү (физкультминут) МИКС ПЭА ШЭА

– Балалар, басыгыз, урындыкларны әкрен генә этегез. Такта янына чыгыгыз. Музыка уйнаганда, сыйныфта йөрибез. Музыка туктагач, уң кулны күтәреп, укучылар үзләренә пар табалар. Пар тапкач, укытучының биремен тыңлыйлар һәм бер-берсенең җавабын тыңлыйлар. Беренче булып, мәсәлән, озынрак укучы җавап бирә башлый. Икенче биремгә җавап биргәндә, тәбәнәгрәк укучы башлый. Һәр биремгә җавапны уйлау өчен 5 секунд вакыт бирелә. Аннары укучы әйткән укучы җавап бирә. Мәсәлән, кызыл бантиклы кыз җавап бирә.

Биремнәр:

1) Ак сыйфатына синоним әйтегез.

2) Салкын сыйфатына синоним әйтегез.

3) Болытлы сыйфатына антоним әйтегез.

7. Текст белән эшләү «Сүзне уйлап яз». 13 нче слайд (Яз күренеше)

Бу текст экранда да, балалар өчен кәгазь битләренә язылган.

– Укучылар, сезнең алдыгызда яз рәсеме һәм текст. Бу текстта синоним сыйфатлар төшеп калган. Һәр төркемдәге 3 нче номерлы катнашучы файлдагы текстларны таратып чыгыгыз әле. Рәхмәт. Сез җөмләләргә туры килгән сыйфатларны куеп язарга тиеш. (1–2 мин. вакыт бирелә.) Сыйфатларны куеп бетергәч, төркемдә фикер алышасыз.

14 нче слайд

Яз килә

… яз килә. Яз көне көннәр озыная. … яклардан кошлар кайта.

Тиздән … көннәр башланыр.

Яз көне табигать шундый …!

(Куллану өчен сыйфатлар: матур, җылы, эссе, ямьле.)

(Фикер алышып вакыт чыккач, 4 нче номерлы катнашучы һәр төркемнән басып берәр җөмлә укып күрсәтәләр. Җөмләләр укылып беткәч, беренче катнашучы файлга эшләрне җыеп куя.)

– Хәзер охшаш биремне антонимнар белән эшлибез.

15 нче слайд Экранда һәм балаларда кәгазь битләрендә җөмләләр. Аларда антоним сыйфатлар төшеп калган. Бер сыйфат артык.

1) Яз көне көн озын, ә төн … .

2) Боз каты, ә кар … .

3) Кыш көне өйдә җылы, ә урамда … .

4) Шикәр ак, ә күмер … .

(Куллану өчен сыйфатлар: йомшак, матур, кыска, кара, салкын.)

(Фикер алышып вакыт чыккач, һәр төркемнән 1 нче номерлы катнашучы басып, берәр җөмлә укып күрсәтәләр. Җөмләләр укылып беткәч, 2 нче номерлы катнашучы файлга эшләрне җыеп куя.)

8. Тест эшләү (3 минут бирелә).

1617 нче слайдлар. Экранда, балаларда тест биремнәре.

1. Антоним сыйфатлар булган җөмләне билгеләгез.

а) Җәй көне көн аяз, ә көз көне көн болытлы.

ә) Айдар – әдәпле малай.

б) Кичә көн җылы иде, ә бүген эссе.

в) Иң салкын ай – гыйнвар.

2. Сыйфатларга синонимнар языгыз.

Тәртипле – (тәрбияле)

Чиста – (саф)

Яхшы – (әйбәт)

3. Сыйфатларга антонимнар языгыз.

Ак – (кара)

Әдәпле – (әдәпсез)

Начар – (яхшы)

4. Акыллы сүзенә синонимны табыгыз.

а) саран

ә) җылы

б) белемле

в) кышкы

Вакыт чыккач, тестларның җаваплары экранга чыгарыла. Шәвәли ярдәмгә килә. Укучылар җаваплары язылган тестларны яндагы партнерга бирәләр һәм сәгать теле буенча бер-берсенә биреп эшләрен экран белән чагыштырып, дөрес булган биремнәргә «+» куялар. Тикшереп бетергәч, укучылар үзләренең эшләрен алалар һәм ничә «+» булганын карыйлар:

1) Кемнең 4 «+» , шул укучы үзенә «5»ле куя.

2) Кемнең 3 «+», шул укучы үзенә «4»ле куя.

3 нче номерлы катнашучы, тестларны файлга тутырып, укытучыга тапшыра.

9. Дәрескә йомгак ясау.

– Укучылар, без бүген дәрестә нинди тема үттек?

– Синоним сыйфатлар ул – нинди сыйфатлар?

– Антоним сыйфатлар ул – нинди сыйфатлар?

10. Өй эше бирү. 18 нче слайд

«Яз» турында сыйфатлар кулланылган:

1) Мәкальләр табарга һәм тәрҗемә итәргә.

2) Мәкальләрдән сыйфатларны табарга һәм аларга синонимнар, антонимнар уйларга.

Презентация.

 Магариф.РФ

Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Максат: 1. Белем бирү максаты – сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту, антоним һәм синоним сыйфатлар турында төшенчә бирү;

2. Фикер сәләтен үстерү максаты – укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, телдән һәм язма күнекмәләр белән антоним һәм синоним сыйфатлар турында белемнәрне ныгыту, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

3. Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү; дәрестә балаларның тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү. Дәрес тибы:  яңа белемнәр формалаштыру дәресе.

 Җиһазлау: Мультимедиа проекторы, слайдлар,  индивидуаль эш дәфтәрләре, конвертта биремнәр.

Кулланылган структуралар: МИКС ПЭА-ШЭА (Mix Pair Share), СИМАЛТИНИУС  РЕЛЛИ ТЭБЛ (Simultaneos Rally Table), СИНГЛ РАУНД РОБИН (Singl Round Robin), КОНТИНИУС РАУНД  РОБИН (Continuous Round Robin ).

Дәрес барышы.

I. Оештыру . Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Уңай психологик халәт тудыру. 3 мин.

Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

Хәлләр ничек?  (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)

Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

Син килдең! (кулларны җәю)

Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

       Балалар, бүгенге дәресне сезнең белән мин үткәрермен. Минем исемем Гөлгенә Мөнировна. Ә сезнең белән мин дәрес барышында танышырмын. Без бүген сезнең белән төркемләп эшләрбез. Өстәлләрдә мэнэдж мэт. Ул сезне бер командада партнерлар булып эшләргә ярдәм итә торган табличка. Минем кулымда хат бар. Бу хатны сезгә минем укучыларым җибәрде. Әйдәгез әле аны укып карыйк.

  II. Уку мәсьәләсен кую. Проблемалы сорау кую. 5 мин.

          Кадерле Азнакай гимназиясе укучылары! Без, Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары  татар телен бик тырышып өйрәнәбез. Дәресләрдә без төрле биремнәр үтәп, яңа белемнәр ачабыз. Күптән түгел өйрәнгән сүз төркеме безгә аеруча кызыклы булып тоелды. Ул сүз төркеме булмаса, безнең тормышыбыз шулкадәр кызыксыз, төссез, күңелсез, ямьсез, ә телебез ярлы булыр иде. Бу сүз төркеменә карата без сезгә биремнәр җибәрәбез. Аларны үтәгәндә, сез дә үзегезнең белемнәрегезне тикшерерсез һәм тулыландырырсыз дип ышанып калабыз. Сезгә уңышлар телибез.

      Биремне сез экранда күрәсез. Рәсем дәресләреннән сез төсләрнең җылы һәм салкын булуын беләсез. Җылы төсләргә язылган хәрефләрне генә калдырырсагыз, бер сүз килеп чыгар. Ул нинди сүз?

 (Парлап эшләү. “Яхшылык” сүзен китереп чыгару). Укучылар нәрсә соң ул яхшылык? Яхшылык җирдә ятмый, диләр. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре). Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык турында болай диелгән. Бер укучыдан укыту.  Сүзнең тамырын табыйк. (Яхшы). Нинди сүз төркеменә карый. (Сыйфат).  Димәк, Актүбәнең алтынчы сыйныф укучылары кайсы сүз төркемен аеруча кызыклы дип тапканнар?(Сыйфатларны). Укучылар, яхшы сүзен икенче төрле ничек әйтеп була? (Әйбәт, шәп).  Бу сүзләрнең ничек аталганын бәлки берәр укучы беләдер? (Синонимнар). Дәреснең темасы нинди булыр икән? Без бүген нишләячәкбез?  Максатыбызга ничек ирешербез икән? (Төрле биремнәр эшләрбез). Яңа темага кереп китәр өчен, сыйфат турында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерик.

III. Актуальләштерү. 5 мин. МИКС ПЭА-ШЭА структурасы (Mix Pair Share). Җыр астында укучылар төрле тәртиптә класс бүлмәсе буйлар баралар. Музыка туктагач, бер-берсенә якын булган укучылар парлашалар. Кулларын өстә тоташтырып,  бер-берсен сәламлиләр.

1 нче сорау. Сыйфатка билгеләмә бирегез. Һәр укучыга башта 5 сек. уйларга, аннан парларда 15 әр секунд фикер алышырга вакыт бирелә. Кем беренче башлавын укытучы әйтә. Мәсәлән, чәче озынрак (кемнең энесе бар, кемнәр әбиләре белән бергә яши) укучы башлый. Икесе дә мисаллар китерә. Музыка дәвам итә. Туктый.

2 нче сорау. Сыйфат дәрәҗәләре. Мисаллар китерү.

3 нче сорау. Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре. Мисаллар китерү. Укучылар бер-берсенә рәхмәт әйтәләр.

Нәтиҗә. Сигнал карточкалары белән үзләренә бәя бирәләр.

      Текст белән эшләү. 2 нче конвертка биремнәрне балалар  матбугат битләреннән сайлап алдылар. Алар үзләре дә газетаның актив хәбәрчеләре. (Слайдта Актүбә 2 нче урта мәктәбе  укучыларының “Сабантуй” һәм башка газета-журналларда басылган бик күп мәкаләләрен күрсәтелә. Сезгә тәкъдим ителәсе текст “Сабантуй” газетасыннан. Авторы — безнең мәктәп укучысы. (Бер укучы кычкырып укый). Текст махсус ясалган эш дәфтәрендә дә бар.

   Кешеләрне нинди итеп күрәсең килә, алардан шул сыйфатларны эзләргә тырышасың. Тик бар кешегә дә уңай сыйфатлар гына хас түгел шул. Кемгә яшәү җиңелрәк? Яхшы күңелле кешегәме яки явызгамы? Игелекле кешегә дуслар табуы, гаилә коруы җиңелрәк. Аның күңеле саф, уйлары якты. Мәрхәмәтле кешенең яхшылыгы икеләтә үзенә  әйләнеп кайтачак. Әйе, игелекле, шәфкатьле булу хәзер дә актуаль.

  Бу өзеккә нинди бирем уйлап чыгырырга була? (Тәкъдимнәр тыңлана). Димәк, бирем шундый: текстны тагын бер кат игътибар белән укыгыз һәм уку барышында сыйфатларны табыгыз астына бер сызык сызыгыз. Кем эшләп бетерә, шул кул күтәрә. Булдырдыгыз! Нәтиҗә. Сигнал карточкаларын күтәреп эшегезне бәяләгез. Ә хәзер санагыз. Ничә сыйфат таптыгыз?  Кем 11 сыйфат тапты, басыгыз. Ә хәзер тикшереп карыйк. (Иң күп сыйфат тапкан укучы сыйфатларны әйтә бара, калганнар ул сүз булса+ куя, булмаса астына сыза.

Нәтиҗә. Ә хәзер эшегезне ничек бәяләләгез. Сигнал карточкаларын күтәрегез.

IV. Уку мәсьәләсен чишү. 10 мин. 

     Дәфтәрегезгә соңгы ике җөмләдәге сыйфатларны язып алыгыз. Артык сүзне табыгыз. (Актуаль).

СИМАЛТИНИУС  РЕЛЛИ ТЭБЛ структурасы (Simultaneos Rally Table). Җилкәдәш партнерлар 10сек. уйлап җавапны язалар, берьюлы дәфтәрләрен алышалар.

Сорау. 3 нче өстәл, 3 нче укучы, синең иптәшең нинди сүз сайлаган? Калган сыйфатларны нәрсә берләштерә? (Төркемнәрдә 10 сек. фикер алышабыз). Аларны мәгънәләре ягыннан охшаш дип әйтеп буламы? Нәрсә белән аерылалар? (Язылышы белән). Мондый сүзләр ничек атала? (Синонимнар).

    Тактада: Яхшы — яхшы күңелле, мәрхәмәтле, игелекле, шәфкатьле. Мәгънәләре белән охшаш, язылышлары төрле булган сыйфатлар синонимнар дип атала. Сез нинди кешеләр белән гел очрашмас идегез, аралашырга теләмәс идегез? (Начар). Тексттан тагын нинди сүз табарга була? (Явыз).

 Тактада: Яхшы – начар, явыз, әшәке.

Аларның мәгънәләре нинди? (Аларның мәгънәләре капма-каршы). Андый сүзләр антонимнар дип атала. Димәк, безгә бүген тагын нинди сыйфатлар турында белергә кирәк? (Синоним һәм антоним сыйфатлар). Кагыйдәләр эш дәфтәрләренә язып куелган.

 СИНГЛ РАУНД РОБИН (Singl Round Robin) алымы белән кагыйдәне ныгыту. (Антоним һәм синоним сыйфатлар турында һәр укучы 1 мәртәбә җавап бирә). Вакыт башланды 1 мин (Таймер куела). 3 нче номерлы укучы яттан җавап бирә.

Нәтиҗә.

V. Ныгыту. Өченче конверт.  Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез. КОНТИНИУС РАУНД  РОБИН (Continuous Round Robin ). Төркемнәрдә һәр укучы чиратлашып мәртәбә җавап бирә. 5 мин. Вакыт башланды. Вакыт бетте. 4 номер җавап бирә.

Кышын көн кыска, ә төн …

Җәен көн аяз, ә көзен … .

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган … .

Китап калын, ә дәфтәр …

Алма баллы, ә лимон … .

Кар йомшак, ә боз …

Шикәр ак, ә күмер …

Теле озынның акылы кыска.

Яңа дустым булды дип, иске дусны ташлама.

Батыр бер үләр, … мең үләр.

Яхшы сүз- җанга дару,

Яман сүз-канга агу.

             Вөҗданы пакъ- йөзе ак.

             Нәтиҗә.

Белемнәрне бәяләү.

    Укучылар, алдагы дәресләрдә сез сыйфат турында белемнәрегезне тагын да тулыландырысыз. Ә хәзергә кадәр булган белемнәргә бәя бирер өчен мин сезгә сораулар тәкъдим итәм. Алар сезнең эш дәфтәрегездә  бирелгән. Сораулар янына + яки —  куясыз. 5 мин.

  1. Тексттан  бөтен сыйфатларны да таба аласыңмы?
  2. Антонимнар һәм синонимнар турында кагыйдәне сөйли беләсеңме?
  3. Дәрестә тырышып бар көчемне биреп эшләдем дип уйлыйсыңмы?
  4. Киләсе дәрескә антонимнар кергән мәкаль буенча иҗади эш эшли аласыңмы?

Өлкәннәргә, әти- әниләрегезгә, иптәшләрегезгә мәрхәмәтле, игелекле, яхшы күңелле кешеләр булып үсәрсез дип ышанып калам.

Синоним џђм антоним сыйфатлар

Синоним
сыйфатлар


мгънлре буенча охшаш сыйфатлар алар.

1.
Халык — художник ул. Ул, хтта, табигатьнеž
иž назлы ирксе, иž нфис снгате –
ччклрне д матуррак,
чибђррђк, сљйкемлерђк

èò. (Ã.€ïñëìîâ)

2.
Ìèíå íèåì ëå Ÿàìàí нђнием,
äè. Ìèí àíûž тљпчек
кызы. Шуžамыдыр, мине Ÿаман
кечкенђ
итеп кœрсе кил. (€. Баянов)

3.
Ишектђ гњзђллђрнећ
гњзђле

– патша кызы књренде.

— И
егетлђрнећ асылы, яшь йљрђклђрдђ ут
кабызучы матурларныћ
матуры
!
(К.Насыйри)

4.

Кая
барсам да,
5. Шуннан да пакъ уйлар,

Мин
шат канатлы,
     Саф хислђр
булмастыр.

Ирекле,
азат
, (И.Юзеев)

Џаман
њз кеше.

(С.Хђким)

6.
Уйларны да, керлђр кебек, 7. Шул якта ул

ак
иткђнче, пакъ
иткђнче, Арык,
ябык

љйле

ах,
чайкарга иде. (Р.Фђйзуллин) Казан
кызы – њги Бишбалта. (Х.Туфан)

Антоним
сыйфатлар


капма-каршы мгънне белдергн сыйфатлар
алар.

1.
Åãåò яшь
ò
òœãåë, карт
òà òœãåë, боек
òà òœãåë, шат
òà òœãåë, биек
ò òœãåë, тђбђнђк
ò òœãåë, чирле
ä òœãåë, сђламђт
т тœгел икн. (Ф. Яруллин)

2.
Идриснеž песнге бар. Койрыгы кап-кара,
тœшлре сап-сары, яžаклары ап-ак.
(Р.Хафизова)

3.
Урамнарда, урманнарда 4. Бђхетле
минутлар,

   Соћгы
кар, тђњге
яћгыр. Бђхетсез
сђгатьлђр

(И.Юзеев)   
 Барысы да мизгелдђй бер уза.
(И.Юзеев)

5.Ќир
йљзе булды карангы,
инде якты
кљн кая? (М. Гафури)

6.
Сљрелгђн ќир кап-кара,

Ќир
љстендђ ап-ак
ат. (Рђшит Ђхмђтќанов)

7.
Бђхетлеме
соћ син, бђхетсезме?

Мин
тик сине генђ яратам. (Рђшит Ђхмђтќанов)

8.
Эндђшмђњчелђр турында

Бернђрсђ
дђ уйламагыз:

Яхшы
дип тђ, яман
дип тђ,

Башлы
дип тђ, надан
дип тђ,

Олы
дип тђ, эре дип тђ,

Њле
дип тђ, тере
дип тђ –

Бернђрсђ
дђ уйламагыз:

Њз
сњзен ђйтмђгђн кеше

Ул
беркем дђ тугел ђле. (Н.Измайлова)

9.
И яшел моћ!

Џђрбер
яфрак ќырлый,

Кайсы
таныш,
кайсы чит
аныћ. (Г.Моратов)

Сыйфатларга морфологик анализ ясау њрнђге

Сыйфат

Ясалышы

буенча

Đ𐝐ñå

Сыйфат-

ланмышы

Исемлшкн

берлек

êœïëåê

тартым
белн

кèëåøе

тамыр
сыйфат

ясалма
сыйфат

кушма
сыйфат

парлы
сыйфат

тезмђ
сыйфат

гади
äðä

артыклык

äðñåíä

чагыштыру

äðñåíä

кимлек

äðñåíä

санда

òšðëíãí

òšðëíìãí

баш
килешт

иялек
килешенд

юнђлеш
килешенд

тљшем
килешенд

чыгыш
килешенд

урын-вакыт
килешенд

1.
— Аргы
якныћ яланы, ди,
ђче
була
баланы, ди, ай, кояшым, кыйгач кашым,
тилмертмђ бу баланы, ди. (М.Фђйзи)

2.
— Ходай
ућайлы

урынын насыйп итсен. (М.Фђйзи)

3.
— Бер солтанатрак
чалбар да алып тектерми хђл юк. (М.Фђйзи)

4.
Тик шђрђ агачлар шаулыйлар да, ќирдђн
књз
ачкысыз

ќђяњле кар себертђ. (Г.Ђпсђлђмов)

5.
Колынныћ ялына аллы-кызыллы
чуклар бђйлђдем. (Г.Бђширов)

6.
Лђкин бњгенге
мђќлескђ ул башта ук књћеле тартмыйча
килде. (Ђ.Еники)

Ђче

сыйфат, тамыр сыйфат, гади дђрђќђдђ.

Ућайлы
— сыйфат, ясалма сыйфат, гади дђрђќђдђ,
сыйфатланмышы урынын
сњзе.

Солтанатрак

сыйфат, ясалма сыйфат, чагыштыру
дђрђќђсендђ, сыйфатланмышы
чалбар
сњзе.

Књз
ачкысыз

— сыйфат, тезмђ сыйфат, гади дђрђќђдђ,
сыйфатланмышы
кар
сњзе.

Аллы-кызыллы
— сыйфат, парлы сыйфат, гади дђрђќђдђ,
сыйфатланмышы
чуклар
сњзе.

Бњгенге—
сыйфат,
ясалма сыйфат, гади дђрђќђдђ, сыйфатланмышы
мђќлескђ
сњзе.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Синоним сыйфатлар белэн жомлэлэр
  • Синоним сценка миниатюра
  • Синоним сценическая площадка
  • Синоним схрона 4 буквы
  • Синоним схоластичный русского происхождения