Синоним сыйфатлар кергэн мэкальлэр

ТАТАРХАНӘ

Татар теле укытучысы Абишева Алена сайты

Мәкальләр

Сүзне тыңлый белү

  • Сөйли белсәң, тыңлый да бел!
  • Суның башы болактан,

Сүзнең башы колактан.

  • Сүз бер, колак ике.
  • Сүзне тыңлаганга әйт.
  • Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.
  • Һәр әйткәнне тыңлама,

Һәр белгәнне сөйләмә.

  • Бар да сөйләгәндә берәү дә ишетми.
  • Белдеклегә бер әйтсәң дә колагының эчендә,

Белдексезгә биш әйтсәң дә колагының тышында.

Ата-ана, аларга хөрмәт

  • Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.
  • Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
  • Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
  • Ата-ана теләге
    Утка-суга батырмас.
  • Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
  • Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
    Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
  • Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
  • Ата аркасы — кала аркасы.
  • Ата — беләк,
    Ана — йөрәк.
  • Ата — җизнә,
    Ана — казна.
  • Ата — йортның матчасы,
    Ана — йортның өрлеге,
    Балалар — стенасы.
  • Ата йөрәге — таудан өлкән,
    Ана йөрәге — диңгездән тирән.
  • Атаның каны, ананың сөте.
  • Атаң-анаң — чын дусың,
    Дус-ишләрең — юлдашың.
  • Атаң кебек кешегә тел озайтма.
  • Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
  • Атаңны башыңда тот,
    Аңаңны учыңда тот!
  • Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.
  • Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.
  • Атасы барның бәхете бар.
  • Атасын алдаган илен дә алдар.
  • Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.
  • Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.
  • Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
  • Аю да баласын «йомшагым» ди.
  • Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
  • Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.
  • Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.
  • Йомырка тавыкны өйрәтми.
  • Мөгезен кем сындырганны болан онытмас,
    Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.
  • Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.
  • Ымны белмәгән нине белсен?
    Атасын белмәгән кемне белсен?
  • Эт атасын танымас.
  • Ана дигән хәзинә.
  • Анаңдай ана булмас.
  • Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.
  • Анаң хәерче булса да аңардан китмә.
  • Ана — шәфкать диңгезе.
  • Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
  • Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.
  • Анасыз корт ил булмас.
  • Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.
  • Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.
  • Әни суккан авыртмый.
  • Әнкәм йорты алтын бишек.
  • Йорт анасы белән корт анасы бер.
  • Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.
  • Өйнең яме ана белән.
  • Туган ана бер, туган Ватан бер.
  • Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.
  • Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.
  • Акыллының теле күңелендә,

Тиленең акылы телендә.

  • Акылы кысканың теле озын.
  • Ана баланы ике кат тудыра:

Бер кат — тән биреп! Икенче кат — тел биреп!

Атам биргән корал тел.

Ана тән биргән, Ана сөт биргән, Ана тел биргән!

  • Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
  • Бик татлы булма кабып йотарлар,

Бик ачы булма — төкереп ташларлар.

  • Аягы пычрак — өй пычратыр,

Теле пычрак — кеше пычратыр.

Икенченең теле эшли.

Ун телдә йөз хикмәт.

  • Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,

Иң ачы нәрсә дә — тел.

  • Әдәп башы — тел.
  • Әйткәннән тел калмас.
  • Әйтмәс җирдә авызың тый,

Кычытмас җирдә кулың тый.

Әшәке кешенең теле ачы.

  • Иле барның теле бар.
  • Иң татлы тел — туган тел,

Анаң сөйләп торган тел.

  • Инсафлының теле саф.
  • Йомшак телле бәрән ике ананы имә.
  • Кеше күрке йөз;

Йөзнең күрке — күз, Уйның күрке — тел, Телнең күрке — сүз.

  • «Кеш» дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.

(Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)

  • Күңеле турының теле туры.

(Төрдәше: «Күңеле расның теле рас».)

  • Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.
  • Сакауның телен әнисе белер.
  • Оста барда кулың тый,

Белгән барда телең тый.

  • Сакау сакауны үчекли.
  • Сиңа бирелгән ике колак, бер тел:

Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.

  • Сөяксез тел ни димәс.
  • Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
  • Татлы тел тәхет били.
  • Татлы тел тимер капканы ачар.
  • Тел — ананың теләге,

Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

  • Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
  • Тел белмәгән теленнән абыныр.
  • Телгә сак бул!
  • Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән коры калыр.

  • Теле белән күктәге айны йөртә белгән,

Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.

  • Телең белән күңелеңне бер тот.
  • Телең белән узма,
  • Телең белән фикер йөртмә,

Уең белән фикер йөрт.

Этеңне чылбырда тот!

  • Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
  • Телне каләм саклый.
  • Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
  • Теле озын булмаганның гомере озын булыр.
  • Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
  • Теле пычракның күңеле пычрак.
  • Теле татлының дусы күп.
  • Теле чибәрнең үзе чибәр.
  • Теле юкны тигәнәк талар.
  • Тел күңелнең көзгесе.
  • Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
  • Телделәр халык булып дөньяга чыккан,

Телсезләр балык булып дәрьяда калган, Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.

  • Телләр белгән — илләр белгән.
  • Тылмач үз җавабын үзе табар.
  • Телне тешләп өзеп булмый,

Сөйләми дә түзеп булмый.

  • Тел өчен теш төбенә утырталар.
  • Тел ташны эретә.
  • Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)
  • Телчән теленнән табар.
  • Тәмле дә тел,
  • Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.
  • Төче коймак тиз кикертә.
  • Туган илем — иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем.

Туган илем — үз көнем.

  • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
  • Туры телем таш ярыр.
  • Ул да яхшы, бу да яхшы,

Ашаган чакта бар да яхшы, Баш коткарган тел дә яхшы.

  • Һөнәр алды — кызыл тел. (Кызыл тел — оста, матур тел, димәк.).

Дәшми калу

Авыздан чыккач, сүз ия.

  • Бөтенләй сөйләшмәсәң, телсез булырсың.
  • Бакалар бакылдаганда дәшми тору яхшырак.
  • Дәшмәү — ризалык билгесе.
  • Дәшми торганда, җүләр дә акыллы.
  • Әйтмәс җирдә май кап!
  • Әйтсәң сүз,
  • Күп вакытта дәшмәү җавап урынында тора.
  • Күркә ун күкәй салса да дәшми, тавык берне салса да күрше авылга ишетелә.
  • Эндәшмәгән кешегә тау эндәшми.
  • Сөйләргә дә бел,

Тик торырга да бел!

Кеше, аның рухи йөзе, холыклар Холыклар

  • Башта холык тап, аннан гыйлем.
  • Иркенлек турылыкта,
  • Ишәкнең иярен алыштырып кына холкын алыштыралмассың.
  • Кешене беләсең килсә, холкына кара,

Баланы беләсең килсә, уенына кара.

  • Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
  • Күп исле гөлләр арасында бер иссез гөл исле булган,

Күп иссез гөл арасында бер исле гөл иссез калган.

  • Күркәм кием — тән зиннәте,

Күркәм холык — җан зиннәте.

  • Күркәм холык — изге юлдаш.
  • Үзе җайлының авызы майлы.
  • Үзең ятык булсаң, эчкәнең катык булыр.

Үзең кыек булсаң, эчкәнең сыек булыр.

  • Һәркемгә үз холыгы яхшы күренер.
  • Чәчәкнең матурлыгы берни түгел, хуш исе булмаса.
  • Яхшы холык дошманыңны дус итә.

Үз сүзлелек, үҗәтлек, кире беткәнлек

Артыннан килсәң тибә.

Алма җыя Котбетдин; Явым-явым көннәрдә Печән җыя Котбетдин.

Авызлыга сүз бирмәс.

  • Бакасы аяга, кысласы артка тарткан,

Аяк-куллары карышып каткан.

Дуңгыз әйдәүгә килмәс.

Баскан саек шыркылдый.

  • Әйтмәсәң белмәс, дәшсәң килмәс.
  • Иренчәккә чигенчәк тап булыр.
  • Ишәк алга тарта,койрыгы артка тарта.
  • Ишәк койрыгы үсми, кире дә чүкми.
  • Ишәк игә килмәс.
  • Ишәк ишәклегенә барыр.
  • Йөгәнне тискәре элмә, урынсызга түңкәрелмә.
  • Кәкренең күләгәсе дә кәкре.
  • Кире беткән кирегә сукалар.
  • Кире беткән капка бар өстеннән койма аркылы чыгар.
  • Кире кирегә саплар.
  • Кире киткән — киртә сүткән.
  • Кире киткән — кысла булган.
  • Кире киткәннең сакалы киңгердегеннән чыга, ди.
  • Кире киткән үрдәк күлгә арты белән чумар.
  • Күргәнне киреләгән җиңгән, ди.
  • Күңелләре киренең туннары тире,

Туннары тиренең йоннары кире.

  • Каршы агачка каты чөй.
  • Каршы адәм уен бозар, тинтәк адәм җыен бозар.
  • Карышканның карыны ач.
  • Кырысланган эт кырын карап йөгерер.
  • Кырык кеше бер якка, кырын кеше бер якка.
  • Кырын кеше кырыгында таз була, ди.
  • Синеке дөрес, су үргә таба ага…
  • Син сөйлисең Пирегә, Пире сөйли кирегә.
  • Син тартасың табакка, ул тарта (башын) тагаракка.
  • Стенага аткан борчак кире кайтыр да үзеңә бәрелер.
  • Тешләшкән атның артыннан үт,

Тибешкәннең алдыннан үт.

  • Тыңлаусызны җибәрсәң, тыңлый-тыңлый үзең барырсың.
  • Үҗәт белән юләр бер.
  • Үҗәт күзен бирсә дә, сүзен бирмәс.
  • Үҗәтнеке. бер элгәре, биш кире.
  • Үҗәтнең үз сиксәйе сиксән, кешенеке йөз алтмыш.
  • Үзе тискәренең йөзе тискәре.
  • Үзсүзле — үгез күзле.
  • Үзсүзле үз сүзен өскә чыгарам дип аста калыр.
  • Чөгем-чөгем дигән саен чөгем кире сикерә.
  • Юл куйган ярпайган,
  • Юньсезне табынга тартсаң, табакны түнтәрер.
  • Этнең башын табакка салсаң, тәгәрәп төшәр.
  • Эт эткә, эт койрыкка кушар.
  • Этнең койрыгын турайталмассың.
  • Этнең чапканын да, юртканын да белмәссең.
  • Адәм җәй булса кышны тели, кыш булса җәйне тели.
  • Аръяк яр һәрвакыт ямьлерәк күренә.
  • Йөземне аша, бакчасын сорама.
  • Кеше кулындагыга ымсынган, үз кулындагысы ычкынган.
  • Кәбестәне сакларга кәҗәгә тапшырмыйлар.
  • Нәфесеңә хуҗа бул!
  • Нәфесне нигә өйрәтсәң, шуны куар.
  • Нәфес ни теләми, холык җибәрми.
  • Сәбәп сәбәптән узмый, нәфес гадәттән узмый.
  • Этнең акылсызы коймакка нәфсен сузар.
  • Эт янында сөяк ятмас.
  • Балыкның ауга эләккәч акылы башына килә.
  • Иртәгә үкенерлек эшне бүген эшләмә.
  • Тауга менгәч сусавыңнан ни файда?
  • Терсәкне бик тешләр идең дә җитми.
  • Үткән эш кайтмый, үкен син, үл, ела! (Г. Тукайдан халыклашкан).
  • Эч бер дә юкка пошмый.
  • Эш үткәч үкенүдә ни файда.

Белем-гыйлем, уку-язу, галим-наданнар турында Белем-гыйлем

  • Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.
  • Аю беләгенә ышана,

Адәм белегенә ышана.

  • Белем белен ашата.
  • Белемдә бәхет,

Белемсезгә дөнья ләхет.

  • Белемдә көч.
  • Белем йөрәккә куәт.
  • Белемлекнең чиге юк.
  • Белем тәҗрибәдән туа.
  • Белем һәр куркынычны җиңә.
  • Беләктән белек көчле.
  • Белем — нур, белмәү — хур.
  • Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
  • Дөньяда иң зур байлык — белем.
  • Дөнья яктыра көн белән,

Адәм яктыра белем белән.

Җиде төрле белем бел.

Өйрәнми белем йокмас.

  • Яшьлегеңдә белем ал, картайганда сарыф кыл (тот, куллан).
  • Кул кыла алмаганны, белем кыла.
  • Акыл — тузмас кием,

Гыйлем — корымас кое.

  • Ачыйк күзебезне, хур итмәсеннәр үзебезне.
  • Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше — җансыз-тәнсез кеше.
  • Гыйлем — акылның яртысы.
  • Гыйлем алу — инә белән кое казу.
  • Гыйлем — ау,
  • Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.
  • Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була.
  • Гыйлем дәрәҗәсе — дәрәҗәләрнең иң олысы.
  • Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.
  • Гыйлемнән башка гамәлең юк,

Әйләнергә дә әмәлең юк.

  • Гыйлемнән зур хәзинә юк.
  • Гыйлем өйрәнү — бишектән ләхеткә чаклы.
  • Гыйлемсез бер яши,
  • Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.
  • Дөнья тулы гыйлем,

Башыңда калганы белем.

Гыйлеме булса — алтын.

  • Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем.
  • Син карышмасаң, гыйлем карышмый.
  • Китап — белем чишмәсе.
  • Китап галим — телсез мөгаллим.
  • Китапның белмәгәне юк.
  • Китапсыз өй — ишәк абзары.
  • Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы.

Адәмне алга илткән — уку.

  • Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.
  • Ерактагы укып беленә, якындагы күренә.
  • Заман хәзер шундый заман:

Укымаган эттән яман.

  • Күп укыган күп белер.
  • Кояш җирне яктырта, уку мине.
  • Уйламый уку — аңгыралык,

Укыганда икенчене уйлау — саңгыраулык.

Укымый калган — кеше хуры.

  • Уку каты булса да җимеше татлы.
  • Уку — очкан кош,
  • Уку төбе — туку (кат-кат әйтеп күңелгә сеңдерү).
  • Укы да бел, уйна да көл,

Уйнавын уйна, Йомышны да уйла.

  • Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.
  • Укып белү бер башка,

Күреп белү бер башка.

  • Эшләми укуның кадерен белмәсәң, эшли-эшли укырсың!
  • Аюга акыл өйрәткән таяк,

Аңкауга (аңгыра) акыл өйрәткән сабак.

  • Бүгенге сабакны белмәсәң, иртәгәге сабакны бигрәк тә белмәссең.
  • Кайда мәктәп ачылса — анда төрмә бикләнә.
  • Мокытны кырык ел укыт — барыбер мокыт.
  • Табак килсә, сабак куй,

Сабак килсә, табак куй (аш табынга килгәч, уку белән ашауны бутап йөрмәскә).

  • Тук корсак сабакка чукрак.
  • Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.
  • Ялкау шәкертнең китабы керләнми.
  • Акка кара төшсә югала
  • Ат җитмәс җиргә хат җитмәс.
  • Бармак белән каткан җирне казып була,

Әлифбасыз (алфавитсыз) язып була (Г. Тукайдан Дурак мәкальләшкән).

  • Бирге урамда язганын аргы урамда үзе дә танымаган.
  • Әйткән сүз очар җилгә,

Кул белән кәгазь калыр илгә (язган сүз калыр илгә, диләр).

  • Кәгазь — дәрья, каләм — көймә.
  • Кәгазьнең йөзен агарткан кара язу.
  • Каз канаты кавырсын,

Хаты килсә алырсың.

  • Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың.
  • Каләм кылычтан үткен.
  • Каләм өйрән, каләм изгегә тартыр;

Каләм тоткан кешенең зиһене артыр.

  • Каләм тоткан әрәм булмас.
  • Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше;

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше (Г. Тукайдан мәкальләшкән).

  • Ун кат укы, бер кат яз.
  • Яза-яза язу остасы булалар.

Укыган белән укымаган кеше

  • Бер укыган кешегә ике укымаганны бирсәләр дә алучы юк.
  • Бүләк зур булмас,

Укыган кеше хур булмас.

Күп укыган — шул белер.

  • Укыганмы? — димә, укыганын күңелеңә тукыганмы? — диген.
  • Укыганның бите — көн,

Укымаганның бите — күн.

Укымаган күрә сукыр.

  • Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.
  • Атай гыйлеме белән галим булып булмый.
  • Галим белгәнен әйтер,

Ахмак җиңгәнен әйтер.

  • Галим булу җиңел, адәм булу читен.
  • Галим булсаң, галәм синеке.
  • Галим булып кем туган?
  • Галим кешене кадерләргә онытма!
  • Галимнең күңеле океан диңгезе.
  • Галимнең сүзе гомерең үткәнче,

Наданның сүзе ишектән чыкканчы.

Йөргән җирендә эзе калыр.

  • Кеше яңлыша-яңлыша галим булыр.
  • Берни белмәгән кеше һәрвакыт боек булыр.
  • Ишәкнең дәлиле йөгән.
  • Мескен ишәккә һәркем менә.
  • Надан белмәсә дә кычкыра.
  • Наданга фикер әйтеп бактың ни —

Эт муенына энҗе-мәрҗән тактың ни!

  • Надан кеше — сукыр тавык.
  • Надан кеше сукырдан яман;

Ялкау кеше барыннан да яман.

  • Надан кеше — яман кеше.
  • Надан кулыннан су эчмә,

Галим галимне сөяр.

  • Наданның аяк баскан җирендә үлән корыр.
  • Наданның сүзе вакытсыз кычкырган әтәч кебек.
  • Надан ташка утырган — таш ташка утырган.
  • Надан үзеннән башка беркемне дә сөймәс.
  • Наян кеше — төлке кеше,

Надан кеше — көлке кеше.

  • Бер галим йөз наданны җиңәр.
  • Галим белен надан аермасы — карга белән былбыл аермасы.
  • Галим белсә дә сорый, надан белми дә, сорамый да.
  • Галим кеше үлсә дә терек,

Надан кеше йөрсә дә үлек.

  • Галимнең бер көне, наданның бөтен гомеренә тора.
  • Галим уйлар,
  • Йөз надан бер галимнең тырнагына тормас.
  • Надан булып туалар,

Галим булып үләләр.

  • Наданның тересе дә үлек,

Галимнең үлесе дә терек.

  • Наданлыкка ишәк кенә түзә.
  • Наданлык оят түгел, укымау оят.
  • Һәр нәрсәгә гаҗәпкә калу — наданлык галәмәте.
  • Ялкаулык, наданлык, фәкыйрьлек — бер туганнар.
  • Гыйлем күп, гомер аз, кирәген өйрән!
  • Адәм камыт киеп өйрәнми.
  • Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең.
  • Өйрәнгән җирдә калмас.
  • Өйрәнмичә чабата да үреп булмый.
  • Өйрәнү бервакытта да соң түгел.
  • Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә.
  • Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше булалмас.

Белү. Белгән белән белмәгән

  • Азны белмәгән күпне һич белмәс.
  • «Барын да беләм» дигәнче, берен дә белмим дисәңче!
  • Белгән белешкә, белмәгән ни эшкә?
  • Белгән белән белмәгән бер түгел.
  • Белгән белән белмәгәннең аермасы дүрт төрле була имеш:

Беренчесе белә, белә икәнен дә белә; Икенчесе белә, белә икәнен белми; Өченчесе белми, белми икәнең белә; Дүртенчесе белми, белми икәнен дә белми.

  • Белгән бер кылдан да аңлар,

Белмәгән бүрәнәдән дә аңламас.

Белмәгән бармагын тешләр.

Белмәгәнгә утыз ике.

Белмәгәнең туксан тугыз.

  • Белгәнеңне сорама.
  • Белгән мең бәладән котылган.
  • Белгәннән беленмәгән күп.
  • Белгән уңар,
  • Белемлене бала булса да ага дип бел!
  • Белемле үлсә, кәгазьдә хаты калыр,

Оста үлсә, эшләгән заты калыр.

  • Белемсез үзе белмәс, юньгә күнмәс.
  • Белмәгәнгә гөмбә шалкан, ком талкан.
  • Белмәгәнеңне кешедән сора,

Олы булмаса, кечедән сора.

  • Белмәгәнне сорауның ояты юк.
  • Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп.
  • «Белмим» дип әйтмә, «теләмим» дип әйт.
  • «Белмим»нең башы авыртмый.
  • «Белмим» дию оят түгел.
  • Берәү белмәгәнен берәү белер.
  • Дөньяда белгән дә бар, белмәгән дә,

Бертигез булмыйдыр һич барча бәндә (М. Гафуридан халыклашкан).

  • Әнә, менә дигәнче, яхшы-яманны белеп кал!
  • Җил тегермәне икәнен беләм, суы каян килә икән дип әйтәм.
  • Ие шул, юкәдә икән чикләвек.
  • Ике сигез уналты икәне кем дә белә.
  • Яшьлектә белгән — ташка язган,

Картайгач белгән — бозга язган.

  • Йөзә белмәсәң, атаң буасында да батарсың.
  • Утың булмаса, күршедән сора,

Үзең белмәсәң, кешедән сора.

  • Һәр фил озын борынлы булса да,

Һәр озынборын фил булмый..

  • Һәр ялтыраган алтын түгел.

Источник статьи: http://abishevaalena.ru/?page_id=488

Мингазетдинова
Р.Ф.

Тема

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Максат:

Антоним һәм синоним сыйфатлар турында төшенчә бирү;аларны
аера,сөйләмдә куллана белергә ярдәм итү.

Планлаштырылган
нәтиҗә

Укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен,
мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү,
укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, телдән
һәм язма күнекмәләр белән
антоним һәм синоним
сыйфатлар турында белемнәрне ныгыту, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә
ирешү;

Эшне
оештыру төрләре

Төркемнәрдә
 эшләү

Чыганаклар
:

— төп

— өстәмә

1.Р.Г.Хәсәншина.
Татар теле : 5 нче сыйныф

2.  Р.Г.Хәсәншина.
 . Татар теле: 5 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф”
нәшрияты, 2015

1.     Презентация
Power Point – «Синоним һәм антоним сыйфатлар”

2.       тест

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль
уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә
кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ-
регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ— танып
белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив
универсаль уку гамәлләре

Оештыру.
Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы
өчен максат:

психологик
уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда
яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле
көн, балалар!


Кәефләрегез әйбәтме?  Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, —
диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

— Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар
теләкләр тели:


Хәерле көн миңа да,

Хәерле
көн сиңа да,

Хәерле
көн һәммәбезгә дә!

КУУГ:
классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ:
үзмаксат кую

Актуальләштерү.
Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы
өчен максат:
Сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә
алган белемнәрне

мөстәкыйль
рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар
өчен максат:
сыйфатларны  тексттан таба белү,сыйфатка хас
билгеләрне аңлата алу.

-Экранга
игътибар итик әле. Анда сезгә кечкенә генә текст бирелгән.Әйдәгез бергәләп
шул текстны укыйк әле.

2 слайд

Кемгә
яшәү җиңелрәк? Яхшы күңелле кешегәме яки явыз кешегәме? Игелекле
кешегә дуслар табуы, гаилә коруы җиңелрәк. Аның күңеле саф, уйлары якты.
Мәрхәмәтле кешенең яхшы сыйфатлары икеләтә үзенә  әйләнеп кайтачак. Әйе,
игелекле, шәфкатьле булу хәзер дә актуаль.

-Текстта
сүз нәрсә турында бара?

— Кешегә
хас сыйфатлар турында

-Тексттан
сыйфатларны табыйк әле.

— Кешегә хас сыйфатлар турында

Укучылар текст турында үз фикерләрен
әйтәләр.

Җавап:
җиңелрәк,яхшы күңелле, явыз,игелекле,саф,якты,мәрхәмәтле,шәфкатьле,яхшы

ТБУУГ: сыйфатның
төп билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ:
кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Уку
мәсьәләсен кую

Укытучы
өчен максат:

яңа
белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар
өчен максат:
килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең
темасын, максатын билгели белү

   Игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле,          Яхшы күңелле- явыз

-Тексттагы  билгеләнгән сүзләргә игътибар итик әле.

-Сез аларның мәгънәләрен ничек аңлыйсыз?(Мәгънәләрен
ачыклау)

Укучылар әйткән сүзләрне укытучы  экранда күрсәтә
бара.

 Димәк, бу сүзләр нинди сүзләр булырлар?

— Нәрсәдән чыгып бу сүзләрне антоним һәм синоним
сыйфатлар дип атадыгыз?

Димәк, без сезнең белән бүгенге дәрестә нинди УМ
мәсьәләсен чишәчәкбез?

Дәрескә нинди максат куярсыз?

Укучыларның
җаваплары

-Беренче баганадагы сыйфатлар мәгънә-ләре буенча
бердәй, икенче баганадагы сыйфатлар капма – каршы мәгънәне белдерәләр .

-Синоним
һәм антоним сыйфатлар булырлар.

-Бер үк мәгънәне белдерә торган сүзләр синонимнар
дип, капма – каршы мәгънәне белдерә торган сүзләр антонимнар дип атала.

-Синоним
һәм антоним сыйфатлар турында сөйләшербез.

-Синоним
һәм антоним сыйфатлар турында өйрәнербез.

-Аларны
аера белергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.

ТБУУГ:
танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ:
кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ:
коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү
эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү
.

Укытучы
өчен максат:

Антоним
һәм синоним сыйфатлар турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар
өчен максат:

Антоним
һәм синоним сыйфатларны таба белү.

1.Экранда
бирелгән сүзләрнең синонимнарын  һәм антонимнарын табарга. 

Зур         
чибәр

Матур    
куркак

Нечкә     
кыйммәт

Батыр    
файдалы

Шифалы 
юан

Арзан      
дәү

МАТУР,
ЧИБӘР синонимнарына игътибар итик әле.Аларның тагы нинди синонимнарын таба
алырсыз?

Матур
һава урынына чибәр һава , сылу һава дип әйтә алабызмы?

Димәк,
синонимнар мәгънәдәш сүзләр булсалар да, барлык очракта да бер берсен
алмаштыра алмыйлар икән.

7-9
слайд

Укучылар,
экранда  җөмләләр язылган. Сез җөмләләрдән сыйфатларны табып, билгеләнгән
сүзләрнең синоним һәм антоним парларын табып язарга тиеш буласыз.

1.Халык-
художник ул. Ул хәтта табигатьнең иң назлы иркәсе, иң нәфис сәнгате-
чәчәкләрне дә матуррак  итә. (Г. Әпсәләмов)

2.Егет
яшь тә түгел, карт та түгел, боек та түгел, шат та түгел, биек тә түгел,
тәбәнәк тә түгел, , сәламәт тә түгел икән. ( Ф. Яруллин)

3. Ул зирәк
тә, шаян да,

Акыллы
да, әйбәт тә!

Иң-иң
әйбәт ул кеше –

Минем
әти, әлбәттә!
-Укучылар, синоним һәм антоним сыйфатлар безгә
тормышта ни өчен кирәк?

-Димәк,
синоним сыйфатлар дип нинди сыйфатларга әйтәбез?

-Антоним
сыйфатлар дип нинди сыйфатлар атала?

Экранда модель
күрсәтелә.

Дөреслеге тикшерелә.

синоним
һәм антоним сыйфатларны таптык..

Балаларның
җаваплары.Үзбәя

Төркемнәрдә
эшлиләр.

синоним
һәм антоним парларын табып язалар..

ГҮЗӘЛ
,СЫЛУ

Юк.

Үзбәя

Көтелгән
җавап: назлы, нәфис,матуррак

Яшь,
карт, боек, шат, биек,тәбәнәк, сәламәт

зирәк,
шаян,акыллы, әйбәт

Синоним
һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

Укучылар
кагыйдәне үзләре чыгаралар.

Дәреслекнең
34 нче битендәге кагыйдәне укып нәтиҗә ясыйлар. Кагыйдәне бер- берсенә әйтеп
карыйлар, мөстәкыйль рәвештә модель төзиләр.

 Үзбәя
.

ТБУУГ:
уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып
алу нигезендә

кагыйдә
формалаштыру

КУУГ: үз
фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: 
үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Яңа
белемнәрне ныгыту

Укытучы
өчен максат:

 белемнәрне
күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар
өчен максат:
яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып
камилләштерү

Дәреслек
белән эш.

1.104
нче күнегү. Антоним сыйфатлар уйлап язарга. Җөмләләр төзергә.

Димәк,
укучылар, безгә антонимнар ни өчен кирәк?

Физкультминут
МИКС –ФРИЗ –ГРУП  Бию көе куеп сораулар бирү
1.Һичберкайчан
сөйләшми ул,

Ләкин һәркем
аңлый телен.

Олы кеше
дими, кече кеше дими,

Карт
кеше дими, яшь кеше дими,

Өйрәтә
ул безгә белем.(Китап)

2.Безнең
бакчада тәмле, татлы, баллы, сусыл алмалар үсә.

3.Үзе
аңсыз,йөзе ямьсез,сүзе тәмсез кешедән саклан.

2. Төркемнәрдә
эш.

— экранда
бирелгән мәкальләрнең икенче өлешен табарга кирәк.

Батыр
бер үләр,…….мең үләр.(Куркак)

Яхшы сүз
җанга рәхәт, …… сүз җанга җәрәхәт.(Яман)

Төче
ялганнан …… хакыйкать яхшы.(Ачы)

Тәмле
тел таш яра, ……тел баш яра.( тәмсез)

Яхшы
сүз-яз кебек, ….сүз-көз кебек.( яман)

Яман
кешегә барма,……кешедән калма.(яхшы)

-Димәк ,
антонимнар күбрәк нәрсәләрдә кулланыла?

Мәкальләр
безне нинди булырга өйрәтә?

Дәреслектәге
күнегүне эшлиләр,шул сүзләр белән  җөмләләр төзиләр.  Берничә укучы үзе
төзегән җөмләләрне укый.

Җавап
тыңлана.

Үзбәя

Укучылар
антоним һәм синоним санына карап төркемләп басалар.

Укучылар
мәкальләрнең икенче өлешен эзләп табарга , өйрәнгәннәргә нигезләнеп,
антонимнарын билгеләргә тиешләр.

-халык
авыз иҗаты әсәрләрендә
.

Тәрбияле,
акыллы,яхшы …..һ.б.

Үзбәя

РУУГ:
үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ:
күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ:
мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен
бәяләү

Яңа
белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы
өчен максат:
яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге
булдыру

Укучылар
өчен максат:
синоним һәм антоним сыйфатлар турындагы белемнәрне
практик куллана белү

1. 105
нче күнегү
.Төшеп калган хәрефләрне куеп күчереп
язарга,синонимнарны табарга

2.106
нчы күнегү
.Антоним сыйфатларны өстәп язарга.

3. Тест 

Сималтиниус

Раунд
Тэйбл

Соңыннан 
дәфтәрләрен алмаштырып,  бер- берсенекен  тикшерәләр,  эшләрен бәялиләр.

Күнегү
мөстәкыйль рәвештә эшләнә.Дөреслеге экран аша тикшерелә.Үзбәя.

Укучылар
бер- берсенең эшләрен тикшерәләр.Үзбәя.

ШУГГ: үз
мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ:
фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ:
эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ:
күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку
эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы
өчен максат: д
әрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү

Укучылар
өчен максат:
үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең
әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы
өчен максат:
өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар
өчен максат:
өй эшен дөрес башкару

1.     Рефлексия.

1.Нинди УМ тикшердек?

-Без дәрескә нинди максат куйган идек?

-Максатыбызга ирештекме?

—Нәрсә өчен кирәк соң безгә синоним һәм антоним
сыйфатлар?

-Алар безгә киләчәктә кирәк булачакмы?

2.
Белемнәрне  бәяләү.

3. Өй
эше.

107
нче күнегү-мәҗбүри
Төшеп калган хәрефләрне куеп күчереп
язарга,сыйфатларның антонимнарын табарга.

108 нче
күнегү –ярым иҗади.

Антоним
сыйфатлар кергән мәкальләр сайлап язарга.

109 нчы
күнегү -иҗади.
Синоним һәм антоним сыйфатлар кулланып, “Табигать
үзгәрешләре” дигән иҗади эш.

Синоним һәм антоним сыйфатлар турында өйрәндек.

Балаларның җаваплары тыңланыла.

Алар безгә киләчәктә кирәк булачак.

ШУУГ: үз
уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз
эшчәнлегеңне контрольгә алу

Ответ:

Выбирай

О мудрости

Сакал агармый акыл керми.

Пока борода не поседеет ум не придет.

***

Татар акылы төштән соң.

Мудрость приобретают после середины жизни. (буквально — После обеда в мудрости)

***

Олы кеше — солы төше.

Мудрый человек – сильный как овес.

***

Яше күп тә, акылы юк. Много лет – ума нет.

(Летами ушел, а умом не дошел)

О богатстве

Саулыгым — байлыгым .

Здоровье – богатство.

О смерти

Әҗәлдән дару юк.

От смерти лекарства нет.

О болтунах

Бака бакылдап, телчән такылдап туймас.

Лягушка не устает квакать, а болтун не устанет болтать.

***

Теленә салынган.

Эшендә абынган.

Кто много разговаривает, тот дело не сделает.

***

Тел бистәсе, куян хастасы.

От длинных разговоров и заяц заболеет.

О правде

Дөреслек утта да янмый, суда да батмый.

Правда в огне не горит и в воде не тонет.

***

Бала күздән, адәм сүздән зыянлый.

Ребенка можно сглазить, а человека оболгать.

О счастье

бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

Дорога к счастью достигается через поиск знаний.

О красоте

Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк.

Красота пригодится на свадьбе, а ум каждый день.

***

Матурга да акыл артык булмас.

Даже красавице ум не помеха.

Ике куян койрыгын берьюлы тотам димә.

За двумя зайцами погонишься, ни одного не поймаешь.

***

Йомырка тавыкны өйрәтми.

Яйца курицу не учат.

***

Йөзне дә ак иткән – уку, сүзне дә ак иткән — уку.

Век живи — век учись.

***

Бер шырпыдан ут булмый.

Огонь от одной спички не разгорится. (Один в поле не воин)

***

Ал атыңны, сыер килә!

Шире грязь, навоз едет!

***

Коры кашык авызны ерта.

Сухая ложка рот дерёт.

***

Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен.

Все хорошо, что хорошо кончается.

***

Тимерне кызуында сук.

Куй железо, пока горячо.

***

Хата кешене өйрәтә.

На ошибках учатся .

***

Кемнең үз чәче юк, шул сеңлесең чәче белән мактана.

У кого нет волос, хвастается волосами своей сестры. (Когда хвастается чем-то, чего на самом деле у него нет)

***

Татарның улы бер яшендә йөри, ике яшендә үрмәли.

Сын татарина ходит в один год и ползает в два года. (Когда все идет наоборот. — Запрягать телегу впереди лошади.)

***

ни чәчсәң, шуны урырсың.

Что посеешь, то пожнешь.

***

Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар.

Будешь злым — повесят, будешь мягким – раздавят.

***

Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс.

Если не вошло с молоком матери, то с молоком коровы уже не войдет.

***

үткән эш кире кайтмый.

То, что было — не вернешь.

***

Алмазны алмаз белән кисәләр.

И кусок алмаза – алмаз.

***

Алмазны балчык арасына ташласаң да, алмаз булыр.

Алмаз остается алмазом, даже если бросить его в грязь.

***

Күк тимер кайрау белән алмаз булмас.

Небо точит железо, не алмаз.

***

Алтын — таш, алабута — аш.

Золото – камень, лебеда – суп.

***

Аракы — шайтан сидеге.

Водка – жидкий черт.

***

Бер картлыкта — бер яшьлектә.

Один старик – в молодости один был.

***

Бер кичкә — кер мичкә.

Один вечер – одна бочка белья.

***

Йомшак агачны корт баса.

Мягкое дерево пчелы делают . (Капля камень точит)

***

Азыклы ат арымас.

Сытая лошадь не устанет.

***

Балык башыннан чери.

Рыба гниет с головы.

***

Гаеп мулла кызында да була

Грехи даже у дочери муллы бывают.

***

Дусның искесе, хатынның яңасы яхшы.

Из друзей лучше старый друг, а жена молодая (новая).

***

Дүрт аяклы ат та абына.

Даже четвероногая лошадь спотыкается.

***

Егетлек кадерен карт белер.

Цену молодости знает старик.

***

Еракка яшерсәң, якыннан алырсың.

Дальше спрячешь, ближе возьмешь.

***

Җантартмаса, кан тарта.

Если душа не тянет, то кровь тянет.

***

Запас эчне тишми.

Запасы живот не распорют.

***

Икәү белгәнне ил белә.

Что знают двое – знает вся страна.

***

Кунак ашы — кара-каршы.

Накормили в гостях – в ответ и ты накорми.

***

Куркысан — эшлэмэ,эшлэсэн — куркма.

Если боишься – не делай, а если сделал – не бойся.

***

Күз күрә берне, күңел — меңне.

Глаза видят одно, душа – тысячу. (В смысле проницательный, внимательный человек)

***

Күз курка — кул йолка.

Глаза боятся – руки делают. (Если переводить буквально, то руки ДЕРГАЮТ)

***

Ни чәчсәң, шуныурырсың.

Что посеешь, то и пожнешь.

***

Сыер дуласа аттан яман.

Бешеная корова хуже лошади.

***

Тавык төшенә тары керә, ашамаса — тагы керә.

Курице снится пшено, если не поест, еще приснится.

***

Тамчы тама-тама таш тишә.

Капля камень постепенно точит.

***

Тимерне кызуында сук.

Куй железо, пока горячо.

***

Уеннан уймак чыга.

Играя можно навредить.

***

Үзе егылган еламас.

Кто сам упал, тот не заплачет.

***

Халык әйтсә хак әйтер.

Народ всегда говорит правду.

***

Һәркемнең кулы үзенә таба кәкре.

У каждого руки в свою сторону гнутся (Смысл: каждый норовит себе взять)

***

Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит.

Куда приглашают – иди, откуда прогоняют – уходи.

***

Эт өрер — бүре йөрер.

Собака лает – волк ходит.

***

Яшең җитмеш — эшең бетмеш.

Жизни не хватит, а работа не закончится.

***

Сәләтсез сәнәк сындырыр, көчсез көрәк сындырыр.

Не умеющий человек вилы сломает, а слабый человек лопату.

***

Дүрт аяклы ат та абына.

Даже четвероногая лошадь спотыкается.

 Дәреснең темасы:  Антоним һәм синоним сыйфатлар (3 нче сыйныф)

Максат: 1)Сыйфат турында өйрәнгәннәрне ныгыту;

2)Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен, иҗади сәләтләрен үстерү;

3)Антоним һәм синоним сыйфатлар белән таныштыру;

4)Туган телгә мәхәббәт, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: татар теле дәреслеге, 3 сыйныф, 81 -84 бит, табышмаклар китабы, дәфтәр,компьютер,проектр,презентация.

Дәреснең тибы: сәяхәт дәрес.

Дәрес барышы:

I.Оештыру. 

1.Уңай хәләт тудыру:

 2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 3. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

 4. Дәрес максатын хәбәр итү.

Исәнмесез укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары. Телимен һәммәгезгә!

   — Укучылар бүгенге дәрестә без сезнең белән сыйфат сүз төркемен кабатларбыз һәм сыйфатларның антоним һәм синоним төрләрен өйрәнербез.

II. Актуальләштерү:

— Өй эшенә сезгә 153 нче күнегү иде. Сыйфатлар кулланып хикәя язарга. Әйдәгез берничә укучының хикәясен тыңлап узыйк.

Бик әйбәт укучылар.

Без сезнең белән сыйфатлар мәкаль һәм табышмаклар да күп кулланыла дип үткән идек, экранда алар бирелгән, танышыйк һәм сыйфатларны табып ачыклыйк әле. Нинди сыйфатлар табарсыз.

Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

Теле озынның акылы кыска.(м)

Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)

-Синоним һәм антоним сыйфатлар кулланылган. Тактада язу.

Аяксыз-кулсыз —— антонимнар,

ак-кара—антонимнар,

озын-кыска— антонимнар,

акыллы-акылсыз—антонимнар,

пакъ-ак—синонимнар.

-Безнең бүгенге дәреснең темасы да Синоним һәм антоним сыйфатлар дип атала. Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куйыйк.

III.Матур язу күнегүе.

Егерменче гыйнвар.

Чәршәмбе көн.

Сыйныф эше.

к н л

.алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.

IV. Үткәннәрне ныгыту.

-Укучылар, без буген сәяхәт- дәрес үткәрербез һәм “ Сыйфат патшалыгы”на сәяхәт итәрбез. Беренче патшалыкта тест эшләргә туры киләчәк.”Сорау бездән,җавап-сездән” дип атала ул тест.

(слайд 1)

1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?

А)предметны

Б)предметның эшен

В)предметның билгесен

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

А) Кем? Нәрсә?

Б)Нинди? Кайсы?

В) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

А) фигыльгә

Б)исемгә

В)алмашлыкка

4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә

А)Алсу мәктәптә укый.

Б)Бүгенге көн кояшлы булды.

В) Әни миңа күлмәк алды.

II нче патшалык “Бер предметка күп билге “ дип атала.(сдайд 2)

1 нче рәт – алма

2 нче рәт – кыяр

3 нче рәт – помидор сүзләренә сыйфатлар табып язырга.

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? (форманы, төсне,тәмне,характерны, табигать күренешләренең билгеләрен)

V.Яңа тема өстендә эш.

-Сыйфатлар мәгънәләре ягыннан аерылалар. Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйлар. Шулай итеп III нче патшалык “Антоним сыйфатлар” патшалыгына рәхим итегез. Алар белән танышырга дәреслегебез ярдәм итәр. 82 нче бит, 155 нче күнегүне эшлибез. (язмача башкару)

(слайд 3)

_Ә хәзер бирелгән сыйфатларның антонимын табарга кирәк

Матур- ямьсез җиңел- авыр

Яшь-  карт ачы- баллы

Яңа- иске салкын- җылы

Караңгы- якты чиста- пычрак

Бай- ярлы төз-кәкре

Дәреслек белән эш. 156 нчы күнегү (язмача). Нокталар урынына тиешле антоним сыйфатларны сайлап язырга.

VI. ФизИК ЯЛ МИНУТЫ. (слайд 4)

_Күрсәт әле, үскәнем. Ничек кошлар очалар?

-Менә шулай, менә шулай.җиңел генә очалар.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?

-Менә шулай, менә шулай, матур итеп коела.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?

Плакат белән танышу.

 1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю һ. б.

2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр куркак.

Укытучы:

-Синоним һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Кышын көн кыска, ә төн … . (озын)

Җәен көн аяз, ә көзен … . (болытлы)

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган … . (белемсез)

Китап калын, ә дәфтәр … . (юка)

Алма баллы, ә лимон … . (ачы)

Кар йомшак, ә боз … . (каты)

Шикәр ак, ә күмер … .(кара)

VII. Дәреслек белән эш. 158 нче күнегү. Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.

Әйдәгез, синоним сыйфатлар кулланып, 160 нчы күнегүне язып эшлибез.

VIII.Йомгаклау.

Сыйфат турында тагын бер мәгълүмат алдык. Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек укучылар? (Билгеләмәне искә төшерәбез).

IX. Өйгә эш бирү. 162 нче күнегү. Табышмакларның җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.

Билгеләр кую.
Антоним һәм синоним сыйфатлар
PPTX / 5.99 Мб

Рейтинг:   / 57

Подробности
Категория: Татар теле
Создано 23.01.2014 13:42
Автор: Римма
Просмотров: 17236

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль  районы

“Исергәп урта гомуми белем  мәктәбе”

Синоним һәм антоним сыйфатлар

Автор: Нәгыймова Римма Илдус кызы –

Татарстан Республикасы

Баулы  муниципаль  районы

 МБГБУ Исергәп урта мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                        2014                                         

Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар

МАКСАТ: 1. Сыйфатларның ясалышын кабатлау. Сыйфатларның антоним һәм синоним булуларын аңлату.                   

                       2. Логик  фикерләү,  уйлау  сәләтен,  уку  активлыгын,                мөстәкыйльлеген үстерү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне  камилләштерү.

                      3. Татар теленә карата ихтирам, Сингапур структураларын кулланып,  коллективизм  тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Техник чаралар: проектор, экран, ноутбук.

Таратма материал: битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар.

ДӘРЕС ТИБЫ :  белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-ныгыту дәресе.

МЕТОД  ҺӘМ  АЛЫМНАР: Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

 КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

— МОДЕЛЬ  ФРЕЙЕР,

—  КОНТИНИУС  РАУНД  РОБИН ,

— СИНГЛ  РАУНД  РОБИН

—  РАУНД ТЕЙБЛ,

— МИКС-ПЭА-ШЭА,

— РЕЛЛИ РОБИН.

Дәрес барышы

I. Оештыру. 

 1. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 2. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

 3. Дәрес максатын хәбәр итү.

   — Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып, сыйфат сүз төркемен кабатларбыз һәм сыйфатларның антоним һәм синоним төрләрен өйрәнербез.

II. Актуальләштерү:

1.  — Өй эшенә сезгә 219 нчы күнегүне язып килергә  һәм сыйфатларның ясалышы таблицасын ятларга кушылган иде. Әйдәгез әле, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН алымы белән сыйфатларның ясалышын искә төшереп китик (бирелгән  сорауга төркемдә 1 дән артык җавап биреп чыгу һәм төркемнән бер укучы басып җавап бирү).Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела). Соңыннан 2-номерлы укучы җавап бирә.

2. Экранда бирелгән сыйфатларны ясалышлары буенча төркемләп язу (дәфтәрләрдә мөстәкыйль рәвештә)

Тамыр

1-укучы

Ясалма

2-укучы

Кушма

3-укучы

Парлы

4-укучы     

   Җиңел, куе кызыл, иске – москы, матур йөзле, чибәр, күңелсез, аклы – каралы, алмачуар, зәңгәр, күпкырлы, ямь – яшел, ямьле, иң юмарт, эшчән, зифа, халыкара, дөм караңгы, кышкы.

III.  Яңа белемнәр бирү.

Сыйфатларда  мәкаль һәм табышмаклар күп кулланыла дип үткән идек  экранда алар бирелгән, танышыйк  һәм сыйфатларны табып ачыклыйк әле. Нинди сыйфатлар табарсыз.

Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

Теле озынның акылы кыска.(м)

Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

Вөҗданы пакъ— йөзе ак. (м)

-Синоним һәм антоним сыйфатлар кулланылган. Тактада язу.

Аяксыз-кулсыз —— антонимнар,

ак-кара—антонимнар,

озын-кыска— антонимнар,

акыллы-акылсыз—антонимнар,

пакъ-ак—синонимнар.

-Безнең бүгенге дәреснең темасы да Синоним һәм антоним сыйфатлар  дип атала. Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куйыйк.

-Нинди сыйфат синоним, ниндиләре антоним дип атала? Ә хәзер СИНГЛ РАУНД РОБИН алымын ( антоним һәм синоним сыйфатлар турында һәр укучы 1 мәртәбә җавап бирә).Вакыт башланды  (Таймер куела). 3-номерлы укучы җавап бирә.

Плакат белән танышу.

 1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю һ. б.

2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур ямьсез, эшчән ялкау, батыр куркак.

Укытучы:

-Синоним һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Кышын көн кыска, ә төн … . (озын)

Җәен көн аяз, ә көзен … . (болытлы)

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган … . (белемсез)

Китап калын, ә дәфтәр … . (юка)

Алма баллы, ә лимон … . (ачы)

Кар йомшак, ә боз … . (каты)

Шикәр ак, ә күмер … .(кара)

IV. МИКС-ПЭА-ШЭА (музыка уйнаганда, укучылар бииләр, туктагач парлашып калалар, фамилиясе озыны  сыйфат кергән табышмак әйтә, икенчесе җавап бирә, икенче очракта  кайсысының буе кыска – мәкальнең башын әйтә, икенчесе җавабын.

V. Ныгыту

1.     220 нче күнегү (язмача)Бирем: синоним  сыйфатларның мәгънәләрен  ачыклагыз.

2.     РАУНД ТЭЙБЛ алымы ( укучылар 1 биттә чират буенча синонимнар язалар). 2 минут-вакыт башланды  (Таймер куела).  Бирем: МАТУР сыйфатының синоним парларын табып, сызык аша языгыз. Синонимнар  сүзлегеннән  карау: матур-гүзәл, чибәр, күркәм,нәфис

3.     РЕЛЛИ РОБИН алымы. Укучыларның алларында битләргә язылган сыйфатлар:  Тар, озын, бәләкәй, матур, карт, җылы

Зур, салкын, киң, әшәке, яшь, кыска

(бирелгән сыйфатларның антоним парларын 2 укучы чиратлап бер биттә язалар).2 минут-вакыт башланды  (Таймер куела).  Антонимнар сүзлеге белән таныштыру.

4.     222- күнегү(язып).

VI.            Йомгаклау.

Сыйфат турында тагын бер мәгълүмат алдык. Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек?

Ә хәзер МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР алымы белән сыйфат турында белгәннәрне йомгаклап куйыйк әле.Укучылар, сезнең алда альбом бите ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага сыйфат дип язабыз. Беренче баганага сыйфатның мәҗбүри  билгеләмәсен, икенче баганага мәҗбүри түгел характеристикасын, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Cезгә барлыгы 5 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. Таймер куела. 4нче укучы укый.

     VI. Өйгә эш бирү    §49 (кагыйдә), 224 нчы күнегү (телдән). Билгеләр   кую.

У вас нет прав для создания комментариев.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Синоним сыйфатлар белэн жомлэлэр
  • Синоним сценка миниатюра
  • Синоним сценическая площадка
  • Синоним схрона 4 буквы
  • Синоним схоластичный русского происхождения