Синоним сыйфатлар 3 класс

Дәреснең темасы:     антоним һәм синоним сыйфатлар

Максат:            1)Сыйфат турында өйрәнгәннәрне ныгыту;

                            2)Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен,                             иҗади сәләтләрен үстерү;

                             3)Антоним һәм синоним сыйфатлар белән таныштыру;

                             4)Туган телгә мәхәббәт, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Материал:  татар теле дәреслеге, 3 сыйныф, 40-41 бит, табышмаклар китабы.

 Дәреснең   тибы: сәяхәт дәрес.                            

                               Дәрес барышы:

I.Оештыру. Уңай хәләт тудыру

Әкият. Борын-борын заманда бер патшалык булган. Патшаның исеме Сыйфат икән. Аның бик матур, акыллы, зифа, асыл, ягымлы, чибәр кызлары булган. Һәм бер көнне бу патшалыкка батыр, матур, акыллы, кыю егетләр килгән. Кызларны сайлый башлаганнар, барысы да берсеннән –берсе матур булганга аера алмаганнар һәм үзләре дә бу патшалыкта калырга рөхсәт сораганнар.

  1. Укучылар. Ни өчен мин дәресне шушы әкияттән башладым, дип уйлыйсыз?
  2. Әйе, без сыйфат темасын үзләштердек һәм бүген дәрестә белемнәрне ныгытабыз һәм антоним сыйфатлар белән синоним сыйфатларны танырга, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.
  3. II.Матур язу күнегүе.

                       Унберенче март.

                        Сыйныф эше.

к н л

.алкын,  оз.н,  .омшак,  .айдалы,  б.ллы,  .үгәрәк.

III. Үткәннәрне ныгыту.

-Укучылар, без буген сәяхәт- дәрес үткәрербез һәм “ Сыйфат патшалыгы”на сәяхәт итәрбез. Беренче патшалыкта тест эшләргә туры киләчәк.”Сорау бездән,җавап-сездән” дип атала ул тест.

(слайд 1)

 1   .Сыйфат нәрсәне белдерә?

А)предметны

Б)предметның эшен

В)предметның билгесен

2.   Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

А) Кем? Нәрсә?

Б)Нинди? Кайсы?

В) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3.  Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

А) фигыльгә

Б)исемгә

В)алмашлыкка

4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә

А)Алсу мәктәптә укый.

Б)Бүгенге көн кояшлы булды.

В) Әни миңа күлмәк алды.

II нче патшалык  “Бер предметка күп билге “ дип атала.(сдайд 2)

1 нче рәт – алма

2 нче рәт – кыяр

3 нче рәт – помидор сүзләренә сыйфатлар табып язырга.

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? (форманы, төсне,тәмне,хәләтне)

VI.Яңа тема өстендә эш.

-Сыйфатлар мәгънәләре ягыннан аерылалар. Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйлар.         Шулай итеп III нче патшалык “Антоним сыйфатлар” патшалыгына рәхим итегез. Алар белән танышырга дәреслегебез ярдәм итәр. 40 нчы бит 65 нче күнегүне эшлибез. (язмача башкару)

(слайд 3)

_Ә хәзер бирелгән сыйфатларның антонимын табарга кирәк

              Матур-                                              җиңел-

              Яшь-                                                    ачы-

             Яңа-                                                      салкын-

            Караңгы-                                             чиста-

            Бай-                                                      төз-

V. ФизИК ЯЛ МИНУТЫ. (слайд 4)

_Күрсәт әле, үскәнем. Ничек кошлар очалар?

-Менә шулай, менә шулай.җиңел генә очалар.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?

-Менә шулай, менә шулай, матур итеп коела.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?

-Менә шулай . менә шулай матур итеп сикерә.

VI. Белемне ныгыту.

-Ук чылар антоним сүзләрне , сыйфатларны татар халык мәкальләрендә, табышмакларыНДА бик күп очратырга мөмкин. Сөйләмдә аларны капма-каршы куеп, предметларны чагыштырып карау өчен кулланалар.

                           Мәкальләр патшалыгы (слайд 5)

Тәмле тел таш яра, тәмьсез тел баш яра.

Яхшы сүз-яз кебек, яман сүз-көз кебек.

ЯХШЫ СҮЗ ДАРУЛЫ, ЯМАН СҮЗ АГУЛЫ..

—Әйдәгез, укучылар бу мәкальләрдәге антоним сыйфатларны табып карыйк әле.

                          Табышмаклар патшалыгы (слайд 6)

Һичбер кайчан сөйләшми ул,

Ләкин һәркем аңлый телен.

Олы дими, кече дими,

Өйрәтә ул безгә белем.

                                 ( Китап )

Чыны бар, ялганы,

Яхшысы, яманы.

Агы бар, вагы бар.

 Авызда тагы бар.

                                 ( Сүз )      

                         “Синоним сыйфатлар” патшалыгы (слайд 7)

-Мәгънәләре ягыннан охшаш булган сыйфатларны синоним сыйфатлар дип атыйлар. Мәсәлән: матур- сылу, чибәр, нәфис, гүзәл, искиткеч.

-Бу сүзләрне кемнәргә карап әйтәләр икән? (кызларга, әниләргә)

-Әйе,әле яңа гына 8 март — кызлар, әниләр, әбиләр, гомүмән халыкара хатын-кызлар бәйрәме үтеп китте.. Шул уңайдан сез әниләр турында иншалар яздыгыз. Әйдәгез, аларның берничәсе белән танышып та китик әле.

                   (Укучыларның иншалары тыңлана)

_Менә рәхмәт. Балалар,сез бу иншаларда әниләрнең матур сыйфатларын күрсәтә алдыгыз.  Бу иншаларда әйтеп биргәнегезчә, әниләр озын гомерле булсыннар, балалар әниле булып яшәсеннәр. Әниләрнең кадерен белегез, хөрмәтләп яшәгез, аларның йөзләренә кызыллык китермәгез, сүзләрен тыңлагыз.

-Укучылар. Синоним сыйфатлар патшалыгындагы биремне үтәргә кирәк бит әле.төркемнәрдә эшләп алабыз. (слайд 8)

I рәткә     алма сүзе (татлы, тәмле, сусыл)

II рәткә    бала сүзе (нәни, кечкенә, бәләкәй)

III рәткә    көн сүзе  (матур, кояшлы,тыныч) бирелә. Бу сүзләргә туры килерлек итеп синоним сыйфатлар табарга кирәк.

                                  Тест

1. Матур сыйфатының антонимын табарга

А) чибәр                         в) ямьсез

Б) күркәм                      г) гүзәл

2. Белемле сүзенең синонимын табарга

А) тәртипле                          в) өлгер

Б) акыллы                                г) уңган

                        “Сыйныф йолдызы” патшалыгы (слайд 9)

Карсыяшлеәчзуйома   хәрефләреннән файдаланып сыйфатларны  белдергән сүзләрне төзергә

(кара, яшел, әче, зур, йомшак, ак, карлы, соры, кызу, суык)

VII. Йомгаклау.

-Менә укучылар. Шулай итеп сез бүгенге дәрестә сыйфат патшалыгына сәяхәт иттегез. Биремнәрне бик яхшы итеп үтәдегез. Молодцы.Киләчәктә дә тырыш булыгыз, яхшы укыгыз,  телегез тәмле, белемегез зур булсын. Белемле булсагыз, беркайда да югалмассыз дип ышанып калам. Уңышлар сезгә!

                          Минем сезгә теләкләрем: (слайд 10)

          Сәламәт булыгыз!

          Бәхетле булыгыз!

          Кояш кебек балкыгыз!

          Йолдыз кебек яныгыз!

          Чишмә кебек саф күңелле булыгыз!

           Күбәләкләр кебек шаян булыгыз!

          Кырмыскалар кебек эшчән булыгыз!

          Зур үсегез, чын кеше булыгыз!      

 Өй эше: 1) 68 нче күнегү

                 2) “Безнең өйдә” дигән темага инша язырга.

 Дәреснең темасы:  Антоним һәм синоним сыйфатлар (3 нче сыйныф)

Максат: 1)Сыйфат турында өйрәнгәннәрне ныгыту;

2)Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен, иҗади сәләтләрен үстерү;

3)Антоним һәм синоним сыйфатлар белән таныштыру;

4)Туган телгә мәхәббәт, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: татар теле дәреслеге, 3 сыйныф, 81 -84 бит, табышмаклар китабы, дәфтәр,компьютер,проектр,презентация.

Дәреснең тибы: сәяхәт дәрес.

Дәрес барышы:

I.Оештыру. 

1.Уңай хәләт тудыру:

 2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 3. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

 4. Дәрес максатын хәбәр итү.

Исәнмесез укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары. Телимен һәммәгезгә!

   — Укучылар бүгенге дәрестә без сезнең белән сыйфат сүз төркемен кабатларбыз һәм сыйфатларның антоним һәм синоним төрләрен өйрәнербез.

II. Актуальләштерү:

— Өй эшенә сезгә 153 нче күнегү иде. Сыйфатлар кулланып хикәя язарга. Әйдәгез берничә укучының хикәясен тыңлап узыйк.

Бик әйбәт укучылар.

Без сезнең белән сыйфатлар мәкаль һәм табышмаклар да күп кулланыла дип үткән идек, экранда алар бирелгән, танышыйк һәм сыйфатларны табып ачыклыйк әле. Нинди сыйфатлар табарсыз.

Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

Теле озынның акылы кыска.(м)

Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)

-Синоним һәм антоним сыйфатлар кулланылган. Тактада язу.

Аяксыз-кулсыз —— антонимнар,

ак-кара—антонимнар,

озын-кыска— антонимнар,

акыллы-акылсыз—антонимнар,

пакъ-ак—синонимнар.

-Безнең бүгенге дәреснең темасы да Синоним һәм антоним сыйфатлар дип атала. Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куйыйк.

III.Матур язу күнегүе.

Егерменче гыйнвар.

Чәршәмбе көн.

Сыйныф эше.

к н л

.алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.

IV. Үткәннәрне ныгыту.

-Укучылар, без буген сәяхәт- дәрес үткәрербез һәм “ Сыйфат патшалыгы”на сәяхәт итәрбез. Беренче патшалыкта тест эшләргә туры киләчәк.”Сорау бездән,җавап-сездән” дип атала ул тест.

(слайд 1)

1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?

А)предметны

Б)предметның эшен

В)предметның билгесен

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

А) Кем? Нәрсә?

Б)Нинди? Кайсы?

В) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

А) фигыльгә

Б)исемгә

В)алмашлыкка

4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә

А)Алсу мәктәптә укый.

Б)Бүгенге көн кояшлы булды.

В) Әни миңа күлмәк алды.

II нче патшалык “Бер предметка күп билге “ дип атала.(сдайд 2)

1 нче рәт – алма

2 нче рәт – кыяр

3 нче рәт – помидор сүзләренә сыйфатлар табып язырга.

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? (форманы, төсне,тәмне,характерны, табигать күренешләренең билгеләрен)

V.Яңа тема өстендә эш.

-Сыйфатлар мәгънәләре ягыннан аерылалар. Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйлар. Шулай итеп III нче патшалык “Антоним сыйфатлар” патшалыгына рәхим итегез. Алар белән танышырга дәреслегебез ярдәм итәр. 82 нче бит, 155 нче күнегүне эшлибез. (язмача башкару)

(слайд 3)

_Ә хәзер бирелгән сыйфатларның антонимын табарга кирәк

Матур- ямьсез җиңел- авыр

Яшь-  карт ачы- баллы

Яңа- иске салкын- җылы

Караңгы- якты чиста- пычрак

Бай- ярлы төз-кәкре

Дәреслек белән эш. 156 нчы күнегү (язмача). Нокталар урынына тиешле антоним сыйфатларны сайлап язырга.

VI. ФизИК ЯЛ МИНУТЫ. (слайд 4)

_Күрсәт әле, үскәнем. Ничек кошлар очалар?

-Менә шулай, менә шулай.җиңел генә очалар.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?

-Менә шулай, менә шулай, матур итеп коела.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?

Плакат белән танышу.

 1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю һ. б.

2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр куркак.

Укытучы:

-Синоним һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Кышын көн кыска, ә төн … . (озын)

Җәен көн аяз, ә көзен … . (болытлы)

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган … . (белемсез)

Китап калын, ә дәфтәр … . (юка)

Алма баллы, ә лимон … . (ачы)

Кар йомшак, ә боз … . (каты)

Шикәр ак, ә күмер … .(кара)

VII. Дәреслек белән эш. 158 нче күнегү. Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.

Әйдәгез, синоним сыйфатлар кулланып, 160 нчы күнегүне язып эшлибез.

VIII.Йомгаклау.

Сыйфат турында тагын бер мәгълүмат алдык. Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек укучылар? (Билгеләмәне искә төшерәбез).

IX. Өйгә эш бирү. 162 нче күнегү. Табышмакларның җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.

Билгеләр кую.
Антоним һәм синоним сыйфатлар
PPTX / 5.99 Мб

Слайд 1

Дәреснең темасы: антоним һәм синоним сыйфатлар

Дәреснең темасы: антоним һәм синоним сыйфатлар


Слайд 2

Табышмак һәм мәкальләрне укыйбыз. Сыйфатларны табабыз.
Аяксыз

, кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.

(яфрак)
Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.
(китап)
Теле озынның акылы кыска. (мәкаль)
Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.
(белем)
Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (мәкаль)

Табышмак һәм мәкальләрне укыйбыз. Сыйфатларны табабыз.Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп


Слайд 3

Аяксыз-кулсыз —— антонимнар,
ак-кара—антонимнар,
озын-кыска— антонимнар,
акыллы-акылсыз—антонимнар,
пакъ-ак—синонимнар.

Аяксыз-кулсыз ----- антонимнар, ак-кара---антонимнар, озын-кыска--- антонимнар, акыллы-акылсыз---антонимнар, пакъ-ак--синонимнар.


Слайд 4

Егерменче гыйнвар.
Чәршәмбе көн.
Сыйныф эше.
к н л
.алкын,

оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.

Егерменче гыйнвар.Чәршәмбе көн.Сыйныф эше.к н л.алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.


Слайд 5

«Сорау бездән, җавап-сездән»

Тест
1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?
А)предметны
Б)предметның эшен
В)предметның билгесен
2. Сыйфат нинди
сорауларга җавап булып
килә?
А) Кем? Нәрсә?
Б)Нинди? Кайсы?
В)Нишли?Нишләде? Нишләгән?

3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?
А) фигыльгә
Б)исемгә
В)алмашлыкка
4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә
А)Алсу мәктәптә укый.
Б)Бүгенге көн кояшлы булды.
В) Әни миңа күлмәк алды.

«Сорау бездән, җавап-сездән»


Слайд 6

1 нче рәт – алма
2 нче

рәт – кыяр
3 нче рәт –

помидор сүзләренә сыйфатлар табып язарга.

«Бер предметка күп билге»
1 нче рәт – алма2 нче рәт – кыяр3 нче рәт


Слайд 7

Зур
Батыр
Эшчән
Киң
Юмарт
Җылы
Биек
Салкын
Тар
Саран
Кечкенә
Тәбәнәк
Куркак
ялкау
“Антоним сыйфатлар” патшалыгы

ЗурБатырЭшчәнКиңЮмартҖылыБиекСалкынТарСаранКечкенәТәбәнәкКуркакялкау“Антоним сыйфатлар” патшалыгы


Слайд 8

Матур —

җиңел-
Яшь- ачы-
Яңа- салкын-
Караңгы- чиста-
Бай- төз-

Сыйфатларның антонимын табарга
Матур -


Слайд 9

Матур — ямьсез

җиңел- авыр
Яшь- карт ачы- баллы
Яңа- иске салкын- җылы
Караңгы- якты чиста-пычрак
Бай- ярлы төз-кәкре

Тикшерәбез!
Матур - ямьсез


Слайд 10

Физик ЯЛ МИНУТЫ.

Физик ЯЛ МИНУТЫ.


Слайд 11

Билгеләмә
1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да,

бер үк төрле билгене берничә сыйфат

белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю.
2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр —куркак.

Билгеләмә1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә


Слайд 12

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.
Кышын

көн кыска, ә төн …
(озын)

Җәен көн аяз, ә көзен …
(болытлы)
Күп укыган бала белемле, ә аз укыган …
(белемсез)

Китап калын,
ә дәфтәр …
(юка)
Алма баллы, ә лимон … .
(ачы)
Кар йомшак, ә боз … .
(каты)
Шикәр ак, ә күмер … .
(кара)

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.Кышын көн кыска, ә төн ...


Слайд 13

Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.
Ялкау

кеше – яфрактай, ……. кеше —

имәндәй.
Кечкенә чишмәләрдән ….. елгалар була.
Эше ачы булса, ашы ….. булыр.
Иске дус ….. дустан яхшырак.
Тикшерәбез!
Ялкау кеше – яфрактай, тырыш кеше — имәндәй.
Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.
Эше ачы булса, ашы татлы булыр.
Иске дус яңа дустан яхшырак.

Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.Ялкау кеше – яфрактай, ....... кеше


Слайд 14

Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр

белдек укучылар?

Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек укучылар?


Слайд 15

Өйгә эш
162 нче күнегү. Табышмакларның

җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән

сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.
Өйгә эш 162 нче күнегү. Табышмакларның җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.


Краткое описание документа:

Тема:Антоним һәм синоним сыйфатлар.

Максатлар:укучыларның “Сыйфат”темасына белемнәрен ныгыту,камилләштерү;балаларның фикерләү сәләтен,диалогик һәм монологик сөйләмен үстерү;тигез катнашып,төркемдә эшли белү;табигатьнең матурлыгын күрә белергә,күзәтүчән булырга өйрәтү.

Җиһазлау:компьютер,слайдлар,экран,карточкалар.

Дәрес барышы.

1.Оештыру. (1 нче слайд-Кыш рәсеме тора).

1)Исәнләшү.

-Хәерле иртә балалар!

-Кәефләрегез ничек?

Укучылар. Мин сезне бүген сәяхәткә чакырам. Без гади генә сәяхәткә түгел, ә әкияттәгечә, ел фасыллары буенча сәяхәт итәрбез.

— Барыбызда экранга карыйк эле. Экранда нинди ел фасылы?

-Ә урамда нинди ел фасылы?

-Көн нинди?( Җавап: салкын,матур,болытлы)

-Әйтегез әле,бу сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр?(Җавап:сыйфат).

Укытучы:Бүген без дәрестә сыйфатлар турында сөйләшне дәвам итәбез һәм мин сезне сәяхәткә чакырам. Без гади генә сәяхәткә түгел ә ел фасыллары буенча сәяхәт итәрбез.

2.Төркемнәрдә эшләү.(Структура финк-райт-раунд робин:уйлау,язу,фикерләр белән алышу).

-Укучылар,хәзер без сезнең белән төркемнәрдә эшлибез.

Экранда сез сыйфатларны күрәсез.

1 нче төркем матур-

2 нче төркем кечкенә-

3 нче төркем салкын-

4 нче төркем эйбәт-

Бирелгән сыйфатларны тагын ничек әйтеп була?

Укытучы: Вакыт чыкты.Ә хәзер әйдәгез тикшереп карыйк әле.Һәр төркемдә №2 катнашучылар җавап бирәләр.Рәхмәт.Балалар,җавапларны чагыштырыйк әле.

Укучылар җавап биргәч,экранда синонимнары белән сыйфатлар чыга.

Матур-ямьле,гүзәл,чибәр.

Кечкенә-бәләкәй,нәни.

Салкын-суык.

Эйбәт- яхәы, шәп

Укучылар без сезнең белән бер үк сыйфатларны төрлечә әйттек. Алар нинди мәгънәле?

Укучылар: Бу сыйфатлар якын мәгънәле.

Укытучы: Кәгазь битләрегезнең икенче ягын ачыгыз һәм әйтегез

якын мәгънәле сүзләр ничек дип атала?

Укучылар:Синонимнар.

Укучылар шул сыйфатлар өстенә синонимнар дип язып куялар.

Без сезнең белән сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Экранга карыйбыз. ҖӘЙ.

Укытучы: Укучылар әйткәнебезчә,кыш көне урамда салкын.

Ә җәен, җәй көне салкынмы?

Укучылар: Юк, җәй көне җылы.

Салкын һәм җылы нинди сыйфатлар?

( Экранда салкын — җылы сыйфатлары чыга).

Балалар: Антонимнар.

-Әйе,дөрес.Яхшы.

Хәзер кәгазь битләрегезнең тагын икенче ягын ачыгыз.

Димәк,нинди сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйбыз?

Балалар: Капма-каршы мәгънәле сүзләрне антонимнар дип атыйбыз.

Укучылар кәгазьләренә антоним нәрсә икәнен язып куялар.

3. Ял итү.

-Укучылар, ә хәзер бер уен уйныйбыз. Мин сезгә сыйфатлар укыйм.

Әгәр мин укыган сыйфатлар синонимнар икән 1 һәм 3 нче төркем баса. Әгәр антонимнар икән 2 һәм 4нче төркемнәр баса.

Антоним сыйфатлар

Хәйләкәр(хитрый)-беркатлы(простодушный)

Саран(жадный)- юмарт (щедрый)

пычрак (грязный)-чиста (чистый)

Тыңлаусыз(непослушный)-тыңлаучан (послушный)

Җылы- салкын

Синоним сыйфатлар

Матур -чибәр гүзәл-(красивая,прекрасная)

Шаян-шук-наян –(шустрый,озорной)

Усал-явыз-(злой)

Шапшак-пычрак(грязный)

Саф- чиста

4. Текст белән эшләү”Сүзне уйлап яз”.

(Экранда матур кышкы урман рәсеме)

Бу текст экранда да,балалар өчен кәгазь битләренә язылган.

-Укучылар, сезнең алдыгызда кышкы урман рәсеме.

Һәм текст.Бу текстта синоним сыйфатлар төшеп калган. Һәр төркемдә №3 астында катнашучы файлдагы текстларны таратып чыгыгыз әле.Рәхмәт.Сез җөмләләргә туры килгән сыйфатларны куеп язарга тиеш.(1-2 мин.вакыт бирелә).Сыйфатларны куеп бетергәч,төркемдә фикер алышасыз.

Кышкы урман.

Кышкы урман … ,… .Агачлар … кар белән капланган.Урманда …, … һава.Бүген көн …, кар яумый.

Куллану өчен сыйфатлар: ак,чиста,матур,йомшак,ямьле,саф,аяз.

Фикер алышып вакыт чыккач, №4 астында катнашучы һәр төркемнән басып берәр җөмлә укып күрсәтәләр.Җөмләләр укылып беткәч, №1 астындагы катнашучы файлга эшләрне җыеп куя.

-Хәзер охшаш биремне антонимнар белән эшлибез.

Экранда һәм балаларда кәгазь битләрендә җөмләләр.Аларда антоним сыйфатлар төшеп калган.Бер сыйфат артык.

1)Кыш көне көн кыска, ә төн … .

2)Боз каты,ә кар … .

3)Кыш көне өйдә җылы, ә урамда … .

4)Шикәр ак ,ә күмер … .

Куллану өчен сыйфатлар: Йомшак,матур,озын,кара,салкын.

Фикер алышып вакыт чыккач, №1 астында катнашучы һәр төркемнән басып берәр җөмлә укып күрсәтәләр.Җөмләләр укылып беткәч, №2 астындагы катнашучы файлга эшләрне җыеп куя.

6.Тест эшләү.(Бу эшкә 3 минут бирелә)

Экранда да,балалар да тест биремнәре.

1.Бирелгән җөмләләрдән антоним сыйфатлар булган җөмләне генә билгеләгез.

а) Җәй көне көн аяз,ә көз көне көн болытлы.

ә)Айдар-әдәпле малай.

б)Кичә көн җылы иде,ә бүген эссе.

в)Иң салкын ай-гыйнвар.

2.Сыйфатларга синонимнар языгыз.

тәртипле- (тәрбияле)

чиста- (саф)

яхшы- (әйбәт)

3.Сыйфатларга антонимнар языгыз.

ак- (кара)

әдәпле- (әдәпсез)

начар- (яхшы)

4.Акыллы сүзенә синонимны табыгыз.

а)саран

ә)җылы

б)белемле

в)кышкы

Вакыт чыккач,тестларның җавапларын экранга чыгарабыз.Шәвәли ярдәмгә килә.

Шуннан соң җаваплары язылган тестларны яндагы партнерга бирәләр һәм сәгать теле буенча бер-берсенә биреп эшләрен экран белән чагыштырып,дөрес булган биремнәргә + куялар.Тикшереп бетергәч,укучылар үзләренең эшләрен алалар һәм ничә +булганын карыйлар.

-Кемнең 4 + , шул укучы үзенә “5” билгесе куя.

-Кемнең 3+,шул укучы үзенә “4” билгесе куя.

Калган укучыларга аннары уйлап бетерергә кирәк булыр.Һәр укучы үз фамилиясен язып куя.

№3 астындагы катнашучы тестларны файлга тутырып укытучыга тапшыра.

-Мин аларны укытучыгызга тапшырырмын һәм ул сезгә билгеләрне журналга куяр.

5.Дәрескә йомгак ясау.

-Укучылар,без бүген дәрестә нинди тема үттек?

Синоним сыйфатлар ул-нинди сыйфатлар?

Антоним сыйфатлар ул-нинди сыйфатлар?

6.Өй эшен бирү.

Укучыларга төрле вариантлар тәкъдим ителә.

Кыш турында сыйфатлар кулланылган:

1 вариант-мәкальләр;

2 вариант-табышмаклар;

3 вариант-шигырьләр;

4 вариант-сынамышлар.

Предварительный просмотр документа:

Название файла:
antonim_hm_sinonim_syyfatlar.docx.

Краткое описание:
План-конспект урока (3 класс) по теме:
Конспект урока «Антоним һәм синоним сыйфатлар» в 3 классе (на татарском языке)

Нравиться файл? Нажми лайк!

Комментарии пользователей к документу:

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Синоним съешь и выпей
  • Синоним сшила
  • Синоним считать верным
  • Синоним считайся
  • Синоним считается невозможным