Синоним сузлэр мисаллар

Синонимнар, антонимнар, омонимнар иле.

Синонимнар, антонимнар, омонимнарны өйрәнү. Телебезнең сүзлек байлыгын үстерү.

Просмотр содержимого документа
«Синонимнар, антонимнар, омонимнар иле.»

Синонимнар, антонимнар, омонимнар иле

Син үзеңне зурлама,

кеше сине зурласын.

Бу җөмләләрдә нинди сүзләр очрый?

  • 1.Балалар әкият укыганда көләләр . Күктә кояш көлә .
  • 2. Бу өстәл имән агачыннан ясалган.
  • Аның битеннән елмаю качты. Тау битендә чырышы үсеп утыра.
  • 3. Аның бу кадәр матур, чибәр, сылу кызны күргәне юк иде әле.
  • 4.Бауның озыны , сүзнең кыскасы яхшы.

Охшаш яки якын мәгънәле сүзләр

Файдалану өчен сүзләр

әкрен,ашыкмыйча,җай гына,өләшәсе,нур чәчеп,яктыртып,яктылык сибеп, иркәлисе,назлыйсы,бераз гына,тамчы гына,нәни генә.

Капма- каршы мәгънәле сүзләр

Һичбер кайчан сөйләшми ул,

Ләкин һәркем аңлый телен,

Өйрәтә ул безгә белем.

Сораулар куеп, нинди сүз төркеменнән булуын билгеләгез.

Мавыктыргыч тау куышы”

1.Матур сүзенә синоним тап.

2. Саран сүзенә антоним тап.

3. Охшаш яки якын мәгънәле сүзләр… дип атала.

4. Кайсы сүз биек сыйфатына антоним була?

Источник статьи: http://multiurok.ru/files/sinonimnar-antonimnar-omonimnar-ilie.html

Презентация по татарскому языку на тему «Синоним һәм антоним сыйфатлар» (5 класс)

38 000 репетиторов из РФ и СНГ

Занятия онлайн и оффлайн

Более 90 дисциплин

VI Международный дистанционный конкурс «Старт»

  • 16 предметов
  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Наградные и подарки

Описание презентации по отдельным слайдам:

Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар 5 класс

Дәреснең девизы: Күтәрик егылган гөлләрне, Матурлык калмасын басылып. Яманлык җиңелсен дисәк без, Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Ф.Яруллин

Модель төзү Сыйфат

Белемеңне тикшер, бәялә – в – в – б – в – б — г – а — в Хатасыз эшкә — 5 Ике хаталы эшкә — 4 Өч һәм аннан да күбрәк хаталы эшкә — 3

Уку мәсьәләсен кую Нәни,бәләкәй,кечкенә Матур, чибәр, сылу. Яхшы,әйбәт. Яхшы-начар кечкенә-зур матур –ямьсез

Карточка№1 Куркак, кыю, гайрәтле, тырыш, батыр. Яхшы ,начар, явыз, әшәке. Карточка №2 Җылы, эссе, салкын, кызу. мәрхәмәтле, игелекле, шәфкатьле, начар

Карточка№1 Куркак, кыю, гайрәтле, тырыш, батыр. Яхшы ,начар, явыз, әшәке. Карточка №2 Җылы, эссе, салкын, кызу. мәрхәмәтле, игелекле, шәфкатьле, начар

синонимнар – мәгънәдәш сүзләр, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре белән, язылышлары белән аерылалар.

Антонимнар – мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә капма-каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр -сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә сүзлек хәзинәсен баета Антоним-грек сүзе, каршы мәгънәсендә

Ахырын тап Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми. Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар. Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек

Ахырын тап Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми. Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар. Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек

Антонимнар күбрәк мәкальләрдә,табышмакларда кулланыла. Алар сүзлек хәзинәсен баета,сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә.

103 нче күнегү 1. Мактанчык, масаючан. 2. Уӊмаган, булдыксыз. 3. Рәхимсез, кырыс, усал. 4. Нечкә, нәзек. Кулай, урынлы

төче – ачы җылы – салкын киӊ – тар олы — кече кыю — куркак эре — вак арзан — кыйбат пычрак — чиста сөйкемле − сөйкемсез акыллы – акылсыз (тиле) озын — кыска яхшы – начар

Оксиморон- каршылыкка корылган сүзләр. Әдипләр, язучылар, тел осталары, үзара бәйләнешкә керә алмастай антонимнарны файдаланып, махсус сурәтләү чаралары тудыралар. Аларны сөйләмне җанландыру өчен кулланалар. Сүзтезмәләрнең үзенчәлеге нидә? сакаллы сабый бай хәерче надан галим акыллы юләр

“Әрнеттерә торган шатлыгым син, Сөенечләр биргән сагышым.” Ш.Галиев

Өй эше: 107 , 108, 109 нчы күнегүләр. Өй эше

синонимнар – мәгънәдәш сүзләр, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре белән, язылышлары белән аерылалар.

Антонимнар турында ниләр белдегез? Антонимнар — капма-каршы мәгънәле сүзләр. -сүзлек хәзинәсен баета -сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә

Дәресебезнең девизы Күтәрик егылган гөлләрне, Матурлык калмасын басылып. Яманлык җиңелсен дисәк без, Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Ф.Яруллин

Дәресебез тәмам. Рәхмәт.

Выберите книгу со скидкой:

ОГЭ. География. Новый полный справочник для подготовки к ОГЭ

Математика. Новый полный справочник школьника для подготовки к ЕГЭ

Дошкольная педагогика с основами методик воспитания и обучения. Учебник для вузов. Стандарт третьего поколения. 2-е изд.

Считаю и решаю: для детей 5-6 лет. Ч. 1, 2-е изд., испр. и перераб.

Начинаю считать: для детей 4-5 лет. Ч. 1, 2-е изд., испр. и перераб.

Считаю и решаю: для детей 5-6 лет. Ч. 2, 2-е изд., испр. и перераб.

Пишу буквы: для детей 5-6 лет. Ч. 2. 2-е изд, испр. и перераб.

Русско-английский словарик в картинках для начальной школы

ОГЭ. Литература. Новый полный справочник для подготовки к ОГЭ

ЕГЭ. Английский язык. Новый полный справочник для подготовки к ЕГЭ

Рисуем по клеточкам и точкам

ЕГЭ. Информатика. Новый полный справочник для подготовки к ЕГЭ

БОЛЕЕ 58 000 КНИГ И ШИРОКИЙ ВЫБОР КАНЦТОВАРОВ! ИНФОЛАВКА

Инфолавка — книжный магазин для педагогов и родителей от проекта «Инфоурок»

VI Международный дистанционный конкурс «Старт»

  • 16 предметов
  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Наградные и подарки

Международные дистанционные “ШКОЛЬНЫЕ ИНФОКОНКУРСЫ”

для дошкольников и учеников 1–11 классов

Оргвзнос: от 15 руб.

Номер материала: ДБ-1057432

Добавляйте авторские материалы и получите призы от Инфоурок

Еженедельный призовой фонд 100 000 Р

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако редакция сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник статьи: http://infourok.ru/prezentaciya-po-tatarskomu-yaziku-na-temu-sinonim-m-antonim-siyfatlar-klass-2479249.html

Тема.             Синонимнар

Максат:     синоним сүзләр белән танышуны дәвам итү,
аларның барлыкка

                    килү 
сәбәпләрен ачыклау;

          синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрә-

           тү,   

            балаларның      сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү  

           юнәлешендәге эшне дәвам итү;

                     укытучыларга
карата хөрмәт тәрбияләү.

Материал: 10 нчы сыйныф өчен дәреслек (Татар теле 
Р.С.Абдуллина,

                   
Г.М.Шәйхиева)

                    Татар
теле /Күнегүләр.Анализ үрнәкләре.Тестлар.   Р.Р. Шәм- 

                    
сетдинова, Казан-  2007/

                    Татар
телендә синонимнар. /   Ш.Ханбикова . Казан -1961/

                    
Хәзерге татар әдәби теле .
Лексикология. /Ф.С.Сафиуллина,

                     
Казан “Хәтер”- 1999/

Җиһазлау: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, антонимнар,
синонимнар,    

                     
фразеологизмнар сүзлеге; Каюм Насыйри портреты;

                      укучы
саен ноутбук, интерактив такта.

Фәнара бәйләнеш:  әдәбият, рус теле, информатика

Педагогик
технология
:   мәгълүмати
технология

Дәрес планы

I.Оештыру өлеше.

   1.Уңай психологик
халәт тудыру.

         -Хәерле
көн,  укучылар! Сез дәрескә әзерме?

 Кәефләрегез ничек?
Карагыз әле, бүген искиткеч матур көн. Көннең матурлыгына сокланып, елларның
иминлегенә ышанып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресне башлыйк.

II. Актуальләштерү.

         -Дәресемне
К.Насыйри сүзләре белән дәвам итәргә телим.  “Туган телеңнең серләрен өйрәнү-
бөек эш ул!-дигән ул. (Тактада язылган сүзләрне укыйм, портретын күрсәтәм)

      
Кем ул Каюм Насыйри?

      
 Сез бу юллардан нәрсә
аңлыйсыз?

      
Әйе, без татар теле һәм
әдәбияты  дәресләрендә аны өйрәнәбез.

      
Әйтегез әле, без татар
теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?

      
Ә лексика бүлеге нәрсәне
өйрәнә?

      
Телнең сүзлек составына кергән,
телебезне баеткан нинди    сүзләрне беләсез икән, тикшереп карыйк (антонимнар,
омонимнар, фразеологизмнар, күп мәгънәле сүзләр,синонимнар турында искә
төшерәләр).

                — Бу
синоним сүзләр сөйләмебездә ничек барлыкка киләләр? Алар безгә ни өчен кирәк?
Нәкъ менә бүгенге дәрестә шул сорауларга җавап эзләрбез; синонимнар турында
булган белемнәрне ныгытып, аларның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларбыз.

III.Яңа белем һәм
күнекмәләр формалаштыру.

1)   
сүзлек диктанты язу.

           Дәрес,
укучы, укытучы, билге, мөгаллим, шәкерт, лидер, белем, гыйлем, фән, көндәлек,
дәреслек, дәфтәр, әдәбият, информатика, компьютер, инглиз теле, каләм, мәгариф,
мәгърифәт, авторитет.

Әйдәгез,
эшкә керешик.Дәфтәрләребезне ачып , бүгенге числоны язабыз.Сүзлек диктанты язу
өчен кем такта янына чыга? (тактага бер укучы яза, язган эш тикшерелә)

— Бу сүзләр кайсы өлкәгә карый? Алар барысы да аңлашыламы?

( укучылар фикере).

 2)  төркемнәрдә эш

-Ягез ,балалар, төркемнәргә бүленеп, мөгаллим, авторитет сүзләренә якын
мәгънәле сүзләр уйлап карыйк. ( 2-3 минут мөстәкыйль эшлиләр,бер укучы тактага
яза, нәтиҗә ясала).

Мөгаллим —  укытучы,педагог, остаз, хәлфә

Авторитет- дәрәҗә, абруй, дан, шөһрәт, ихтирам.

           — Нинди
сүзләр яздык?

            — Алар ничек атала?

— Димәк, без мәгънәләре
буенча бер-берсенә якын сүзләр төркемен күрсәттек. Бу  төркем синонимик оя дип
атала.

         — Бу сүзләр
арасында кайсы сүзне еш кулланабыз? (укытучы, авторитет яки дәрәҗә)

         — Иң еш
кулланыла торган сүз доминанта сүз дип атала.

         — Укучылар,
әйтегезче, телдә синонимнарны белү кирәкме? (укучылар җавабы).

3) синонимнар турында
өстәмә мәгълүмат бирү (сәләтле бала чыгышы).

         — Хәзер
сүзне Илнарга бирик. Ул безгә синонимнар турында сөйләр. Рәхим ит, Илнар.
(Слайдлар ярдәмендә синонимик оя,  синоним сүзләргә мисаллар китерә)

Укучы сүзе

         Рус, инглиз,
немец, швед, француз, казах, башкорт,үзбәк, кебек телләрнең синонимнар байлыгы
тупланып, сүзлекләр чыгарылган. Аларда бер мәгънәне аңлаткан сүзләр төркеме:
синонимик рәтләр — синонимик оялар бирелгән.

                Моны
белү кызыклы:                                            

·       
инглиз телендә-4500

·       
 швед телендә-1380

·       
   немец
телендә- 25000

·       
 казах телендә- 1448

·       
 рус телендә – 8000

·       
татар телендә- 6000 нән
артык оя теркәлгән.

         Гаян Суфьян
улы Әмиров, Г.Тукай әсәрләренең телен тикшерү нәтиҗәсендә, аның иҗатында 1300
синонимик оя таба.  

      
Уйлап карагыз әле,матур
сүзенә никадәр синоним табарга мөмкин.

                    
Матур- гүзәл,чибәр, күркәм, күрекле, ямьле, нәфис,бер кашык су белән йотарлык,
килмәгән җире юк,коеп куйган,күзнең явын алырлык.                                                                                                 

                — Рәхмәт,
Илнар.Эшебезне дәвам итәбез.                                                  

                 — Мисалларга
игътибар итегез әле, сез бу сүзләрнең барысын да кулланасызмы?  (матур, күп
сүзләренең синонимнары белән танышалар).

-Инә төшәр урын
юк.
 

         -Ничек
аңлыйсыз?

         -Әйе, бу
күчерелмә мәгънәдә бирелгән. Димәк, синоним булып фразеологик берәмлекләр дә
килә ала.

VI .Яңа белем һәм
күнекмәләрне ныгыту.

1. Күнегүләр
эшләү                                                                    

         -Слайдны
дәвам итеп, мәкаль һәм әйтемнәргә игътибар итәбез.

1)Дан һәм хөрмәт
җирдә ята — билең бөк тә казып ал.

2)Кулым көче — зур
байлык
, тиз йөрешем – хәзинә.

3)Дуслыкта – көч,
татулыкта – бәрәкәт.

4)Ак булмаса да, пакъ
булсын.

2итап
бел
ән эш .

    а)  144 нче
күнегүне телдән эшлиләр  (шулай ук синонимнарны табалар).

Калын-юан,
кәкре-бөкре, сый-хөрмәт, кайгы-хәсрәт  һ.б.

         -Ясалышы ягыннан
болар нинди сүзләр ?

         -Парлы
сүзләр.

         -Димәк,
синонимнардан парлы сүзләр ясала.

     б) эзләнүле
бирем.                                                  

         -Бирелгән
җөмләләрдән синонимнарны табарга өйрәндегез. Хәзер киресенчә эшләп
карыйк.Түбәндәге сүзләргә синонимнар уйлыйбыз.

      в) кунакханә-

         чатыр-

         сынау-

         афәрин-

         түрә-

         рәсми-                  

 (укучылар алынма
сүзләрнең синоним булуын дәлиләп күрсәтәләр)

       г) аяклары
калмады-

         кошлар очып
җитмәс урын-

         эчтә бүреләр
улый-

         көймәсе
комгә терәлгән-

         колагыңа
киртләп куй-

         гомере
киселү-                            

 (фразеологик
берәмлекләр)

       д)    148 нче
күнегү  (синонимнарның сөйләмдә кулланылышын ачыклыйлар, чылбыр тәртибендә
матур һәм чибәр сыйфатларының исемнәр белән бәйләнешкә керү-кермәвен әйтәләр).

         -Я,
укучылар, һәрбер синоним  сыйфат бөтен исемнәр белән бәйләнешкә керә аламы?

         -Дөрес
әйтәсез, балалар.Татар әдәбиятының күренекле язучысы  Гомәр Бәширов “Гүзәл
фәкать үз урынында гына гүзәл” дигән мәкаләсендә болай дип яза:

“Кемнәр генә, ничек кенә кулланмый ул бичараны, нинди урыннарга гына
ямаулык итеп ябыштырмый! Әнә бит, терлек үрчеме дә гүзәл, хезмәт җимешләре дә
гүзәл, сыер савучыларның бармаклары да, артистлар иҗаты да, традицияләр дә,
тагын әллә ниләр дә — санап бетергесез… 

Гүзәл- матурның синонимнарыннан берсе. Әмма ул гади матурлыкны гына
белдерми. Гүзәл үзе иптәшләренә караганда бераз аристократрак  “табигатьле”,
нәзберегрәк “холыклы” булу сәбәпле, ул матурлыкның иң югары дәрәҗәсе, иң
кечкенәсе, иң нәфисе һәм камиле белән бергә генә эш итә. Мәсәлән, матур машина,
матур йорт, матур урман дияргә мөмкин. Әмма гүзәл йорт, гүзәл машина дип әйтү
мөмкин түгел…” 

5. Экспресс тест.

         -Бүгенге дәрестә
без нәрсә белдек ?Тикшереп карыйк.

Ноутбукта бирелгән
экспресс — тест ( синонимнар  темасына караган сорау                                                                                                                                             
                                                 лар)  эшлиләр. Салмак кына
Г.Тукай сүзләренә язылган “И туган тел” җыры яңгырый).

V. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

         -Укучылар,
әйдәгез, бүген  дәрестә өйрәнгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясыйк.

          — Синонимнар
телдә ничек ясала?

         — Синонимнарның
роле нәрсәдә?

         -Синонимнар
кулланып сөйләргә кемнән өйрәнергә була? (укучы фикере)

         -Дөрес
әйтәсез. Менә минем бурычым, төп максатым, вазыйфам- тел өйрәтү.Сезне туган
телебезнең серләренә төшендерү. Сезнең арагызда минем эшемнең дәвамчылары да
булыр, чөнки укытучы хезмәте бик кирәкле, файдалы эш.Укытучыдан башка галим дә,
космонавт та, хәтта президент та була алмый. Шуны истә тотып, укытучының
авторитетын, абруен, дәрәҗәсен билгеләп, 2010 нчы ел ил күләмендә Укытучылар елы
дип игълан ителде.

2. Өй эше бирү.                                                
                       

         1)“Минем
яраткан укытучым” темасына инша ( хикәя, эссе яки шигырь язарга .

         2)”Минем
тормышымда укытучының роле” темасына видеоролик эшләргә (теләгән очракта).

3. Билгеләр кую.

         -Дәресебез
ахырына якынлашты. Роза, Эльмира бүген бик актив катнашты, ә Инзилә, Гүзәл һәм
Алинә яхшы җавап бирделәр. Мин әйткән билгеләрне  һәм тест нәтиҗәләрен көндәлекләргә
төшерәбез.

-Дәрес буенча сораулар бармы?

-Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт.Дәрес тәмам.

Тәнәфес.

Тема: Сүзләр дөньясына сәяхәт. Синоним һәм антоним сүзләр.

Максат:

1. Синонимнар һәм антонимнар турында белем —

нәрне ныгыту;

2. Каллиграфик дөрес язу күнекмәләрен камил-

ләштерү;

3. Начар һәм яхшыны аера белергә өйрәтү; чиста-

лык-пөхтәлек тәрбияләү;

4. Татар теле дәресләренә карата кызыксынучанлык

тәрбияләү;

Җиһазлау: өйләр, ачкыч, карточкалар, кош,

уен өчен плакатлар, сүзле карточкалар, мәкальләр язылган карточкалар, сигнал карточкалары.

Материал: “Татар теле” 4 нче класс, “Кызыклы граммаика”, “Халык авыз иҗаты”, “Балалар фольклоры”.

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, әхлакый – этик бәяләү.:

мәгънә төзелеше;

Регулятив гамәлләр: максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, бәяләү,

коррекцияләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү.

Танып-белү гамәлләре: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү.

Коммуникатив гамәлләр: сораулар куелышы, конфликтларны чишү,иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

— Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Хәерле булсын безнең дәресебез!

Хәерле булсын безнең һәр эшебез!

-Елмай әле, син елмайсаң,
Яратыр олы – кече.
Дөньяда иң матур кеше –
Елмайган, көлгән кеше!

-Укучылар, бер – беребезгә карап елмаеп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

2. Актуальләштерү өлеше:

— Омонимнар темасын искә төшерү, укучылар мисаллар китереп, җөмләләр төзиләр.

— өй эшен тикшерү.

3.Проблемалы сорау ярдәмендә дәрес темасын ачу мәсьәләсен кую.

— Укучылар, урманнан безгә бик матур кош очып килгән. Ул гади генә кош түгел, узе белән серле ачкыч та алып килгән. Кем матур язу күнегүен төгәл итеп башкара, ачкычны кошыбыз шул укучыга бирә.Безнең яңа темабызны шул укучы ачып җибәрә.

— Укучылар шушы шигырь юлларын укып китик әле. Бу безнең матур язу күнегүе.

— Дөрес итеп утырыгыз, дәфтәрләрегезне дөрес итеп куеп, матур итеп күчереп язабыз.

Кара җиргә ак кар ява,

Карт туфракка яшь кар ява.

-Ачкычны серле кошыбыз кемгә бирер икән? Ул безне күзәтеп йөри. Тырышыгыз! (Балалар тәмамлый.)

— Укучылар шушуы җөмлә эченнэн баш кисәкләрне табыгыз әле?

— Ә хәзер сыйфатларны табабыз?

— Болар нинди сүзләр балалар?

— Димәк, капма-каршы сүзләр нинди сүзләр була инде?

— Әйе дөрес, антонимнар.

— Укучылар ә хәзер тәрәзә аша урамга карагыз әле?

— Бүген көн ниди?

— Әйе җылы, кояшлы.

— Болар нинди сүзләр була?

— Димәк, без сезнең белән нинди темага тукталып үтәбез инде балалар?

— Әйе антоним һәм синонимнар.

— Укучылар, “Сүзләр” авылының капкасына ачкычны серле кошыбыз Эльвинага бирә.

— Әйдә,Эльвина, рәхим итеп ач капканы!

(тактаны ача, 2 өй күренә)

4. Антоним һәм синоним темасын ныгыту.

— Укучылар, без бүген ике төркемдә эшләрбез. “Синонимнар һәм Антонимнар” төркемнәре.

— Кунак көткәндә татар халкы өен җыештыра, бизи.

— Әйдәгез, без дә өйләребезне бизәп куйыйк.

— Кагыйдәләрне искә төшерәбез, “Синонимнар” һәм “Антонимнар” өйләре ясыйбыз.

(Карточкаларны беркетеп куялар)

Синонимнар –

охшаш мәгънәле сүзләр

Антонимнар – капма-каршы мәгънәле сүзләр

— Һәр төркем үзенең кагыйдәсен әйтә.

– Матур язу күнегүендә антоним һәм синонимны табып алыйк.

(төркемләп әйтәләр)

– Мин сезгә хәзер карточкалар өләшәм.

—“Синонимнар” төркеме, сезгә антонимнар язарга, ә “Антонимнар”га синонимнар язарга кирәк.

Җылы –- …, … .

Бетте — …, … .

Кечкенә — …, … .

Зур — …, … .

Кыш — … озын — …

Көн — … менә — …

Җылы — … бара — …

— Эшне тәмамладык. Тикшереп алыйк. 1 нче төркем укый, 2 нче төркем тикшерә ( сигнал карточкасы). 2 нче төркем укый, 1 нче төркем тикшерә.

ФИЗКУЛЬТМИНУТ

Яздым җөмлә, иҗек , сүз – Тагын йомам һәм ачам,

Бик арыды минем күз. Бер йомам да, бер ачам.

Йомам күзем — ял итсен Күзләр хәрәкәте белән

Ачам күзем – күп күрсен Зур әйләнә сызам.

– Укучылар, әйдәгез әле, сәнгатьле уку минуты үткәреп алыйк.

Тауларга карап

Тау булмасаң да,

Таңнарга карап

Таң булмасаң да,

Кешегә карап
Кеше була бел-

Олы җанлының

Ише була бел.

— Укучылар , бу шигыр. сүз нәрсә турында бара?

— Һәрвакыт яхшылык эшләргә кирәк, начарлыкка омтылмагыз.

— Шигыр. таң, олы сүзләренә антоним таптыру.

— Ә хәзер “Парыңны тап” уенын уйнап алыйк.

— Мин сезгә сүзләр өләшәм, сез һәрберегез үз парыгызны табарга тиеш. (Алмаш-тилмәш эшләнә). Шул сүзләр белән җөмләләр төзелә.

— Парсыз калган сүзләр килеп чыкты. Алар бер-берсенә капма-каршы әйтешәләр.

(“Синонимнар” 5 сүз, “Антонимнар” 5 сүз әөтә)

— Уен бетте.

— Дәреслектән күнегүләр эшләтү. 43 нче күнегү. Бирелгән сүзләрнең антоним парын уйлап яз.

— Укучылар тактага карап китик әле. Тактадагы сүзләрнең парлары адашып калганнар. Парларын дөресләп куярга кирәк.

— Димәк, синонимнардан парлы сүзләр ясап була дигән нәтиҗә ясыйбыз.

– “Мин башлыйм, син тәмамла!” уенын уйнап алыйк.

— Мәкальләр, табышмаклар әйтешәбез.

— Бу биремне дәфтәрләрдә эшләп алыйк. Төркемнәрдә бер-берегезгә ярдәм итешеп эшләгез.

5. Йомгаклау.

— Кагыйдәләрне капма-каршысын әйтү. (хор белән әйтелә)

Билгеләр кую. Өй эше бирү.

— Җәй һәм кышны, яз һәм көзне чагыштырып хикәя төзергә.

— Барыгыз да тырыштыгыз. Рәхмәт сезгә! Дәрес тәмам!

.

Подробности

Автор: Лилия

Опубликовано 19 Октябрь 2014

Просмотров: 12553

Рейтинг:   / 5

Татар теле. Автор Лилия.

                                             Тема: Синонимнар

                                                                                            Башкарды:

                                                             Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               Җәләлова Лилия Раил кызы.

                                       Казан 2014

       Максат: 1. Синонимнар турында гомуми төшенчә бирү.

                     2. Синонимнарны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

                     3. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

       Җиһазлау: Карточкалар, слайдлар, интерактив такта

       Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату дәресе.

                                   Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

     1) укучыларны барлау;

     2) уңай психологик халәт тудыру;

     3) укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Актуальләштерү.

     1. Үткән дәрестә үтелгән материалны искә төшерү өчен сораулар бирү.

— Нинди сүзләр аваздаш сүзләр дип атала?

— Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре башка булган сүзләр омонимнар дип атала.

— Омонимнарга мисаллар китерегез.

— Омоформа – әлешчә омоним, мәсәлән, яра (утын яра, җәрәхәт)

— Омограф – әйтелеше төрле, язылышы бер, мәсәлән, бүлмә — бүлмә

— Омофоннар – әйтелешләре бер, язылышлары төрле, мәсәлән, карат – кара ат,              картаю – карт аю.

       2. Рәсем өстендә эш.

Укучылар, омонимнарны аера беләсез, бик яхшы. Ә хәзер тактадагы яз рәсеменә күз салыгыз.Сез терәк сүзләр файдаланып һәм үзегезнең дә фантазиягезне “ эшкә җигеп”, биш – алты җөмләдән торган хикәя төзегез.

       Терәк сүзләр: яз, күк, яра, басма.

       Көтеп алган яз да килеп җитте. Әйтерсең, бар табигать җанланган.                      

Күк йөзе аяз, кояш елмаеп карый, кошлар сайрый. Агачларда бөреләр яфрак     яра башлаган. Басма тулы кеше. Алар елгадагы боз китүне исләре китеп карап торалар.

III. Яңа теманы аңлату.

       1.Күрсәтмәлелеккә язылган сүзләрнең мәгънә уртаклыгына басым ясап, яңа теманы аңлату.

       2.Укучылардан кагыйдәне әйттерү, мисаллар уйлату.

— Укучылар, тактага язылган сүзләргә укыгыз әле.

— Уңган – булган, булдыклы, алтын куллы, кулыннан килә, кулы кулга йокмый.

— Болар нинди сүзләр?

— Уртак мәгънәле сүзләр, бер – берсеннән мәгънә төсмерләре, язылышлары белән аерылып торалар.

— Менә кагыйдәне үзегез үк әйтеп бирдегез.

(уытучы нәтиҗә ясый)

—         Димәк, мәгънәләре белән бер үк төрле булган яки бер – берсеннән мәгънә төсмерләре белән аерылып торган сүзләр синонимнар дип атала.

(укучылар дәреслектә бирелгән кагыйдәне укып чыгалар)

IV. Яңа теманы ныгыту.

       3.Карточкалар белән эш.

   Бирем. Җөмләләрдәге билгеләнгән сүзләрне синонимнар белән үзгәртеп, күчереп языгыз.

   Җөмләләр.

  1. 1.     Җырчы кошлар киң тугай өстендә нәни канатларын җелпеп сайрыйлар.
  2. 2.     Алар чиксез зур шатлыкларын белдерәләр.
  3. 3.     Күл тирәсе зифа таллар, сылу камышлар белән уралган.
  4. 4.     Яшь усакның калтыравык яфраклары әкрен җилдә тибрәлә.

(Бирем укытучы белән берлектә тикшерелә)

—         Җырчы кошлар иркен алан өстендә кечкенә канатларын җелпеп сайрыйлар.

—         Алар гаять зур куанычларын белдерәләр.

—         Күл әйләнәсе төз таллар, гүзәл камышлар белән уралган.

—         Нәни усакның дерелдәвек яфраклары әкрен җилдә тибрәлә.

4.Дәреслек белән эш.(111 нче биттәге 169 нчы күнегү.Җөмләләрне укып, синоним сүзләрне табыгыз)

— Әйтмәде, телгә алмады, сөйләмәде, авызга да алмады.

— Бу нинди сүзләр?

— Синонимнар

— Әлеге сүзләр ни өчен синонимнар дип атала?

— Чөнки бу сүзләрнең мәгънәләре бер үк.

— Санап чыгылган сүзләрне нинди бер сүз белән генә әйтеп була?

— Әйтмәде сүзе белән.

— Димәк, әйтмәде сүзе төп сүз, ягъни доминанта була.

                                      Физкультминут.

  1. 5.     Кроссворд чишү.

Бирем. Бирелгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз.

А

         
 

А

       
   

А

     
     

А

   
       

А

   
         

А

   
           

А

 
                 

   Сүзләр: авторитет( абруй), бур(карак), ымлау(ишарә), болын(тугай),                      

                   боерык(фәрман), сынау(имтихан), сөйләшү(такылдау)

   V. Дәресне йомгаклау. Өйгә эш бирү.

   — Бүген дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

   — Синонимнар.

   — Нәрсә ул доминанта?

   — Бер синонимик ояга берничә сүз керергә мөмкин, шуларның берсе яки икесе доминанта(төп) сүз була.

— Синонимнарның нинди әһәмияте бар?

— Синонимнарга бай кеше үз уен ачык, төгәл әйтә ала, фикерен дөрес чагылдыра, җөмләләре кыска һәм җыйнак була.

   VI. Билге кую.

У вас нет прав для создания комментариев.

Исхакова Гольсиня Гусмановна, учитель татарского языка и литературы МБОУ “Аксубаевская СОШ №3”. 
Разработка урока татарского языка для 10-го класса в русской школе (для учащихся татар).


Тема: Синонимнар

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты:  синоним төшенчәсен искә төшерү; синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү; үткән белемнәрне ныгыту.

2.Үстерү максаты:   укучыларның сөйләм һәм язма телен, фикерләү сәләтен камилләштерү; мөстәкыйль активлыкларын үстерү.

3.Тәрбияви максат: төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша, бер-береңне тыңлый белү культурасы, ярдәмчеллек сыйфатлары булдыру; туган телгә, туган җиргә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Дәреснең төре: үткән материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, карточкалар, синонимнар сүзлеге.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

   1. Уңай психологик халәт тудыру.

         — Хәерле көн,  укучылар! Кәефләрегез ничек?  Күрегезче, бүген нинди матур көн!  Көннең гүзәллегенә сокланып, исән-сау булуыбызга шатланып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресебезне башлыйк.

II. Уку мәсьәләсе кую

         Укучылар, экранда Гөлшат Зәйнашеваның “Кыш килде” шигырен күрәсез. Әйдәгез, әлеге шигырьне укып китик. (Слайд 1)

Кыш килде

 Ап-ак тун киеп кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар.(Г. Зәйнашева)

         Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? Кайсы ел фасылына багышлап язган автор әлеге әсәрен?

         Шигырь туган ягыбызга кыш килү турында.

         Бик яхшы, ә балаларның кышка мөнәсәбәте нинди?

         Балалар кыш килүгә шатланалар. чөнки алар чаңгы-чанада, тимераякта шуарга яраталар,кышкы салкыннар аларны куркытмый.

         Әйе, автор балаларның шатлануларын тагын нинди сүз белән бирә?

         Сөенәбез.

         Ә бер үк мәгънәне аңлата торган, ягъни охшаш мәгънәле сүзләр ничек дип аталалар?

         Синонимнар дип аталалар.

         Дөрес. Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы?

         Синонимнар. (Слайд 2)

         Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз.

III. Уку мәсьәләсен чишү

1.Төркемнәрдә эш.

         Әйдәгез, укучылар, төркемнәрдә эшләп алыйк. Сезнең алдыгызда конвертлар бар. Шушындагы сүзләрне парлаштырырга кирәк.

 1 конверттагы сүзләр: Шатлык, яхшы, матур, йөз, бәя, салкын, кечкенә, ялгыш, чибәр, куаныч, хак, әйбәт, суык, бит, хата, бәләкәй.

2 конверттагы сүзләр: нечкә, олы, сандугач, сылу, ашамлык, ант, ансат, колын,нәзек, дәү, былбыл, зифа, ризык, вәгъдә, җиңел, тай.

Эшегезне тәмамлаган булсагыз, әйдәгез тикшерик. (укучылар чиратлашып җавап бирәләр)

         Яхшы, ни өчен сез сүзләрнең шушы парын сайладыгыз?

         Болар охшаш мәгънәле сүзләр, ягъни синонимнар.

Экранда дөрес җаваплар чыга. (Слайд 3, 4)

2. Төркемнәрдә эш

— Ягез, балалар, яшәү, үлү сүзләренә якын мәгънәле сүзләр уйлап карыйк.

(2-3 минут мөстәкыйль эшлиләр, нәтиҗә ясала).

Яшәү, тору, гомер итү, гомер сөрү, гомер кичерү, тереклек итү, көн итү, тереклек кылу, көн күрү, көн кичерү, көн үткәрү, дөнья көтү, дөнья куу, дөнья кичерү

 (Слайд 5)

Үлү, бетү, китү, сүнү, кату, дөмегү, тончыгу, каплану, өзелү, вафат булу, һәлак булу, гүргә керү, дөньядан китү (үтү, күчү, югалу), дөнья кую, арадан (бездән) китү, теге дөньяга китү, ахирәткә күчү, күз йому, җан бирү  (Слайд 6)

— Без мәгънәләре буенча бер-берсенә якын сүзләр төркемен яздык. Бу  төркем синонимик оя яки синонимик рәт дип атала. (Слайд 7)

         — Бу сүзләр арасында кайсы сүзне еш кулланабыз? (яшәү, үлү)

         — Иң еш кулланыла торган сүз доминанта сүз дип атала. (Слайд 8)

Синонимик рәткә кергән сүзләрнең берсе – стилистик нейтраль, икенчесе – сөйләм телендә генә, өченчесе рәсми стильдә генә кулланыла. Мисалларга күз салыйк: (Слайд 9)

        1. Үзем үлсәм, балаларым кала… (Ф.Кәрим)

         2. Һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл куелган.

3. Егет атасының вафатыннан соң зур мирас белән калды.

5. Потолокка карады да катты.

3. Текст өстендә эш (Слайд 10)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган? (Г.Тукай)

Тирә-якта көмеш төстә,

Нинди матур табигать!

Агачларга бәсләр кунган,

Искиткеч бу әкият! (Лилия Гиматдинова)

         Димәк, синонимнардан парлы сүзләр дә ясалырга мөмкин. Мәсәлән: әйләнә-тирә, җил-давыл, кар-буран.

4. Дәреслек белән эш. 124 нче күнегүне эшләү

Күнегүне тикшерү (Слайд 11)

Ким-хур, хатын-кыз, ару-талу, әүвәл-баштан, дус-иш, гореф-гадәт, кадер-хөрмәт, рәхим-шәфкать, ордым-бәрдем, көч-куәт, очсыз-кырыйсыз, ипле-җайлы, исәпсез-хисапсыз, тормыш-көнкүреш, елмаю-көлү, орден-медаль.

IV. Белемнәрне ныгыту.

— Хәзер, укучылар “Тәрҗемәче” уенын уйнап алыйк. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне синонимнары белән алыштырырга кирәк. (Слайд 12)

1. Шундый салкын! Агачларда — бәс

2. Ап-ак карлар ява җир өстенә,

Агачларга килеп сырыша.

3. Кизләүләрнең салкын суын эчсәм,

Шифа алыр идем тәнемә.

4. Мондый салкыннарда  юлга чыккан

Юлчыларны ходай сакласын.

         Бик әйбәт, укучылар. Җөмләләр Физәлия Дәүләтгәрәева шигырьләреннән алынды, шуңа күрә автор вариантына күз салабыз: (Слайд 13)

1. Шундый салкын! Агачларда — сыкы

2. Ап-ак карлар ява җир өстенә,

Агачларга килеп сарыла.

3. Чишмәләрнең салкын суын эчсәм,

Шифа алыр идем тәнемә.

4. Мондый суыкларда юлга чыккан

Юлчыларны ходай сакласын.

           Чираттагы эшебез иҗади бирем. Алдыгыздагы текстларда кабатланып килә торган сүзләрне синонимнары белән алыштырыгыз. Сез синонимик сүзлекләрдән файдалана аласыз. Төркемнәрдә киңәшләшеп эшне башкарабыз.

Бу ханым бик матур булып, матур йөзеннән нур бөркелә иде. Матур гәүдәсенә кигән киемнәре килешеп тора. Озын матур бармаклары авыр физик эштән азат булуына ишарә итсә, үз-үзен тотышы аның эчке дөньясының да матур икәнлеген күрсәтеп тора иде.

(төркемнәрдән берәр укучы чыгыш ясый).

              Бик яхшы,укучылар. Бу эшне дә башкарып чыктыгыз. (Слайд 14)

Бу ханым бик чибәр булып, сөйкемле йөзеннән нур бөркелә иде. Сылу гәүдәсенә кигән киемнәре килешеп тора. Озын нәфис бармаклары авыр физик эштән азат булуына ишарә итсә, үз-үзен тотышы аның эчке дөньясының да күркәм икәнлеген күрсәтеп тора иде.

V. Рефлексив бәяләү

1.Сез нәрсә белә идегез?

2.Бүгенге дәрестә нәрсә белдегез?

3.Нәрсә белергә теләр идегез?

VI. Өй эше: (Слайд 16)

1. Синонимнар кулланып, “Туган ягыма кыш килде” дигән темага мини-сочинение язарга.

2. Синоним сүзләр кергән мәкальләр табып язарга.

3. Дәреслектән 118 нче күнегүне эшләргә.

VII. Йомгаклау

         Укучылар, ничек уйлыйсыз? Синонимнарны телдә без ни өчен кулланабыз?

         Синонимнар куллану текстта кабатланулардан котылырга ярдәм итә. Синонимнар безнең сөйләмебезне баета, төрлеләндерә, эмоциональ яктан бизи.

     Дөрес, балалар.  Синонимнар телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтеп бирергә ярдәм итәләр. төрле эмоциональ-экспрессив мәгънәләр белдереп, сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыклыйлар.

 Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларга ”5” билгесе куям, ә калганнар исә киләсе дәресләрдә күбрәк җавап бирерләр дип ышанам. Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Синоним сузлеге татарча онлайн
  • Синоним сўзлар рўйхати
  • Синоним сузлар лугати узбекча
  • Синоним структурированно
  • Синоним сўзлар лу?ати