Синоним хэм антоним сыйфатлар

 Дәреснең темасы:  Антоним һәм синоним сыйфатлар (3 нче сыйныф)

Максат: 1)Сыйфат турында өйрәнгәннәрне ныгыту;

2)Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен, иҗади сәләтләрен үстерү;

3)Антоним һәм синоним сыйфатлар белән таныштыру;

4)Туган телгә мәхәббәт, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: татар теле дәреслеге, 3 сыйныф, 81 -84 бит, табышмаклар китабы, дәфтәр,компьютер,проектр,презентация.

Дәреснең тибы: сәяхәт дәрес.

Дәрес барышы:

I.Оештыру. 

1.Уңай хәләт тудыру:

 2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 3. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

 4. Дәрес максатын хәбәр итү.

Исәнмесез укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары. Телимен һәммәгезгә!

   — Укучылар бүгенге дәрестә без сезнең белән сыйфат сүз төркемен кабатларбыз һәм сыйфатларның антоним һәм синоним төрләрен өйрәнербез.

II. Актуальләштерү:

— Өй эшенә сезгә 153 нче күнегү иде. Сыйфатлар кулланып хикәя язарга. Әйдәгез берничә укучының хикәясен тыңлап узыйк.

Бик әйбәт укучылар.

Без сезнең белән сыйфатлар мәкаль һәм табышмаклар да күп кулланыла дип үткән идек, экранда алар бирелгән, танышыйк һәм сыйфатларны табып ачыклыйк әле. Нинди сыйфатлар табарсыз.

Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

Теле озынның акылы кыска.(м)

Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)

-Синоним һәм антоним сыйфатлар кулланылган. Тактада язу.

Аяксыз-кулсыз —— антонимнар,

ак-кара—антонимнар,

озын-кыска— антонимнар,

акыллы-акылсыз—антонимнар,

пакъ-ак—синонимнар.

-Безнең бүгенге дәреснең темасы да Синоним һәм антоним сыйфатлар дип атала. Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куйыйк.

III.Матур язу күнегүе.

Егерменче гыйнвар.

Чәршәмбе көн.

Сыйныф эше.

к н л

.алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.

IV. Үткәннәрне ныгыту.

-Укучылар, без буген сәяхәт- дәрес үткәрербез һәм “ Сыйфат патшалыгы”на сәяхәт итәрбез. Беренче патшалыкта тест эшләргә туры киләчәк.”Сорау бездән,җавап-сездән” дип атала ул тест.

(слайд 1)

1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?

А)предметны

Б)предметның эшен

В)предметның билгесен

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

А) Кем? Нәрсә?

Б)Нинди? Кайсы?

В) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

А) фигыльгә

Б)исемгә

В)алмашлыкка

4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә

А)Алсу мәктәптә укый.

Б)Бүгенге көн кояшлы булды.

В) Әни миңа күлмәк алды.

II нче патшалык “Бер предметка күп билге “ дип атала.(сдайд 2)

1 нче рәт – алма

2 нче рәт – кыяр

3 нче рәт – помидор сүзләренә сыйфатлар табып язырга.

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? (форманы, төсне,тәмне,характерны, табигать күренешләренең билгеләрен)

V.Яңа тема өстендә эш.

-Сыйфатлар мәгънәләре ягыннан аерылалар. Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйлар. Шулай итеп III нче патшалык “Антоним сыйфатлар” патшалыгына рәхим итегез. Алар белән танышырга дәреслегебез ярдәм итәр. 82 нче бит, 155 нче күнегүне эшлибез. (язмача башкару)

(слайд 3)

_Ә хәзер бирелгән сыйфатларның антонимын табарга кирәк

Матур- ямьсез җиңел- авыр

Яшь-  карт ачы- баллы

Яңа- иске салкын- җылы

Караңгы- якты чиста- пычрак

Бай- ярлы төз-кәкре

Дәреслек белән эш. 156 нчы күнегү (язмача). Нокталар урынына тиешле антоним сыйфатларны сайлап язырга.

VI. ФизИК ЯЛ МИНУТЫ. (слайд 4)

_Күрсәт әле, үскәнем. Ничек кошлар очалар?

-Менә шулай, менә шулай.җиңел генә очалар.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?

-Менә шулай, менә шулай, матур итеп коела.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?

Плакат белән танышу.

 1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю һ. б.

2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр куркак.

Укытучы:

-Синоним һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Кышын көн кыска, ә төн … . (озын)

Җәен көн аяз, ә көзен … . (болытлы)

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган … . (белемсез)

Китап калын, ә дәфтәр … . (юка)

Алма баллы, ә лимон … . (ачы)

Кар йомшак, ә боз … . (каты)

Шикәр ак, ә күмер … .(кара)

VII. Дәреслек белән эш. 158 нче күнегү. Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.

Әйдәгез, синоним сыйфатлар кулланып, 160 нчы күнегүне язып эшлибез.

VIII.Йомгаклау.

Сыйфат турында тагын бер мәгълүмат алдык. Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек укучылар? (Билгеләмәне искә төшерәбез).

IX. Өйгә эш бирү. 162 нче күнегү. Табышмакларның җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.

Билгеләр кую.
Антоним һәм синоним сыйфатлар
PPTX / 5.99 Мб

Тема:
синоним
һәм антоним сыйфатлар.

Максат:
текст эченнән синоним һәм антоним сыйфатларны табу, сыйфатларны дөрес кулланып
җөмләләр төзү, сыйфатка өлешчә морфологик анализ ясау күнекмәсе булдыру,  якташ
язучылар әсәрләрен укуга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау:
дәреслек, тест сораулары, карточка,  проектор, ноутбук.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

— Исәнмесез, укучылар, хәерле көн.

— Көннәр хәерле булсын!

— Көннәребез хәерле, елларыбыз имин булсын
дигән теләк белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

2. Актуальләштерү.
Алдагы дәресләрдә без сезнең белән сыйфат сүз төркеме турында белемнәребезне
киңәйтә башлаган идек. Әйдәгез, нәрсәләр беләбез икән, искә төшереп китик әле.
(Тест сораулары белән эш. Дөреслеге СС буенча тикшерелә Тэйк-оф-тач-даун—бас-утыр)

1.Сыйфат нәрсә белдерә?

1.
предметны

2.
предметның эш,хәлен, хәрәкәтен

3.
предметның билгесен

2. Сыйфатка хас үзенчәлекләр:

1.
сан, тартым, килеш белән төрләнә

2.
зат-сан, юнәлеш, заман белән төрләнә

3.
дәрәҗә, асыл һәм нисби сыйфат була

3. Кайсы җөмләдә сыйфат хәбәр булып килгән?

1.
Юмарт кыш җир өстенә карын да бирер әле.

2.
Офык иңләтеп чабып үтүче атлардан да матуррак сурәт булуы мөмкинме соң?!

3.Бүген
көн бигрәк салкын.

4. Кайсы җөмләдә  артыклык  дәрәҗәсендәге сыйфат бар?

1.Шуннан
да олырак бәхетнең булуы мөмкинме соң?

2.
Күбәләктәй ап-ак карлар, һавада бөтерелеп, иңнәреңә куна да сине биергә дәшә.

3.
Мамыктай ак кар өстеннән, күзләрне камаштырып, кояш нурлары сибелә.

-Тест сорауларына биргән җавапларыбызны
дәлилләп китик әле.  (һәр группадан 1 укучы дәлилләп күрсәтә)

3. Яңа теманы аңлату.
 Ә хәзер әйдәгез, алга таба күз салыйк әле. “Укы, чагыштыр, нәтиҗә яса”

1. Бераз үсә төшкәч, әнием миңа Теләче
базарыннан матур бизәкләр төшерелгән кечкенә генә көянтә алып кайтты. Нәни
калай чиләкләргә бау тагып бирделәр дә мин чишмәгә йөгердем.

2. Бик бәхетле бала икәнсең. Төне
буе үзенең үткәнен, минем бәхетсез бала булып тууымны сөйләп чыкты.

-Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең
мәгънәләрен ачыклап китик әле. Сез ничек уйлыйсыз, әлеге сүзләрне икенче төрле
нәрсә дип атыйбыз?  Синоним- бер үк мәгънәне аңлата торган сүзләр.

Антонимнар- капма-каршы мәгънә аңлата торган
сүзләр.

Әгәр
игътибар иткән булсагыз, әлеге җөмләләр арасында безгә бик якын сүз бар иде.
Әйе, ул- Теләче сүзе. Сезгә бирелгән тест мисалларында, яңа гына карап киткән
җөмләләр  дә  алар безнең якташ шәхес- күпкырлы талант иясе Дания Гайнетдинова
әсәрләреннән алынган җөмләләр. 

Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында
сөйләшү алып барабыз. Дәрес темасы: синоним һәм антоним сыйфатлар. Алга куйган
максатыбыз:
текст
эченнән синоним һәм антоним сыйфатларны табу, сыйфатларны дөрес  кулланып
җөмләләр төзү, якташ язучылар әсәрләрен укуга кызыксыну тәрбияләү.

4. Теманы ныгыту.
Алдагы слайдка күз салыйк әле.  Төркемнәрдә эш алып барабыз. Һәркем антоним
кергән җөмләләр яки сүзтезмәләр уйлый. Һәр төркемнән 1 укучы мисал китерә.

-кышкы һәм җәйге табигать

— язгы һәм көзге табигать

-синонимнар табу буенча эшләү

— якташыбыз Дания Гайнетдинова турында
белешмә материал бирү

5. физминутка ФОЛОУ-ЗЕ-ЛИДЕР

6. Дәреслек материалы белән эшләү.
Дәфтәрдә күнегү башкару.

Күнегү 220 – телдән (синонимнарның
кулланылышын аңлату)

Финк-райт-раунд-робин
укучылар төркемнәрдә эшли, һәр төркем үзенә бирелгән сыйфатлар белән
сүзтезмәләр төзи,  укыйлар.

1.матур,  сылу,гүзәл, зифа- кыз, каен,
көн, буй, рәсем

2. олы, өлкән, зур, биек-буын, агач, кеше,
йорт

3. юка, нәзек, нечкә- дәфтәр, бил, сабак

-Ә хәзер шул исемнәрнең берсен генә алып,
бөтен сыйфатлар белән кулланып карагыз. Нәтиҗә ясыйбыз: синонимнарны җөмлә мәгънәсенә
туры килгәнен генә сайларга кирәк.

Күнегү 221- язма (сыйфатларның антоним
парларын табып язу)

7. Өй эше бирү.
Мәкальләрне уку, антоним сыйфатларны барлау
.

       Дөрес сүз таш яра, ялган сүз
баш яра.

      Куркак
 ашта батыр, кыю эштә батыр.

      Яхшы
сүз сөендерер, яман сүз көйдерер.

      Каты
сүзгә тал сына, йомшак сүзгә таш эри.

         Яхшы тел- яз кебек, яман тел- көз
кебек.

Өйдә  антоним кергән 2 мәкаль язарга.

8. Йомгаклау.
Укучыларның дәрестә катнашуын бәяләү. Дәрескә йомгак ясау (Бүгенге дәрестә
нәрсә өйрәндек, нәрсәгә ирештек?)

 Мәкальләр уку, мәгънәләрен ачыклау. Артык
мәкальне табу, 3 мәкальне күчереп язу, өйдә  сыйфатка морфологик анализ ясарга.

      Җылы
сүз җан азыгы.

      Изге
сүз сөйләсәң, изге ишетерсең.

      Сорамаган
сүзгә җавап бирмиләр.

      Оста
кешенең кулы бии.

Морфологик анализ тәртибен искә төшерү.

Тема:  Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Дәрес тибы: яңа белем үзләштерү

Дәрес максатлары:

  1. Белем бирү максаты:
  • сыйфат буенча алган белемнәрне дөрес куллану;
  • синоним һәм антоним сыйфатлар турында белем алу, аларны аеру.
  1. Үстерү максаты:
  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
  • сөйләм телләрен үстерүгә җирлек булдыру.
  1. Тәрбия бирү максаты
  • Укучыларда әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек (Ч. М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов), презентация, таратма материаллар, интерактив такта.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.
  1. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
  • Хәерле көн, укучылар!
  • Кәефләрегез ничек?
  • Бер-берегезгә карашып, елмаеп, яхшы кәеф теләгез!
  • Мин дә сезгә бүген зур уңышлар телим!

2. Мотивация. Актуальләштерү.

— Укучылар, экранда сез кемне  күрәсез?

+ Бу – татар малае Шомбай.

— Беләсезме, Шомбай ул — әкияти герой. Хәтта безнең Татарстанда Шомбай-фест дип аталган курчак театрлары фестивале булып узды. Менә шушы Шомбай бүген дәресебезгә кунакка килде. Тик ул буш килмәгән, сезгә яңа белемнәр, ниндидер сүзләр  алып килгән. Экранга игътибар итегез әле.

Матур, гүзәл, чибәр                                                 Начар-әйбәт

Әдәпле, тәрбияле                                                     Авыр – җиңел

Мондый сүзләр Сезгә танышмы?

+ Әйе,  1баганадагы сүзләр – сионимнар, 2 – антонимнар.

— Нинди сүзләрне синоним һәм антоним сүзләр дип атыйбыз?

+ Синонимнар – мәгънәләре белән якын, язылышлар, әйтелешләре –төрле, антонимнар – капма-каршы мәгънәдәге сүзләр.

— Димәк, безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

+ Синоним һәм антоним сыйфатлар.

— Нинди максат куясыз?

+ Сыйфатларның синоним һәм антоним парларын табу, җөмлә эчендә аларны аеру.

3. Яңа белем үзләштерү.

Сыйфатлар

                              Синоним                                   Антоним

                             мәгънәләре якын                       мәгънәләре каршы

  1. Ныгыту.

Беренче ныгыту. Мәкаль өстендә эш.

  1. Ялкау кеше ярты кеше, уңган кеше — алтын кеше.
  2. Тәртипле, әдәпле булсаң гына сине яраталар.

Ялкау – уңган – антонимнар. Тәртипле, әдәпле – синонимнар.  Белемнәрне

бәяләү.

Икенчел ныгыту. Экранда бирелгән сыйфатларның үз парларын табарга.

  • татлы   —  бәләкәй
  • салкын  -чиста
  • кечкенә — баллы
  • саф – суык
  • авыр – явыз
  •  усал — кыен

Иҗади бирем.  Әкиятне дәвам итегез.

Борын-борын заманда бер патшалык булган. Патшаның исеме Сыйфат икән. Аның бик матур,  чибәр кызлары булган. Һәм беркөнне бу патшалыкка батыр, кыю егетләр килгән…

  1. Йомгаклау.

-Сыйфатларның схемасын төзик әле, укучылар.

-Белемнәрне бәяләү.

  1. Өйгә эш.

1. 4 мәкаль язып килергә.

2. Сыйфат буенча 5 сорау әзерләргә..

3. Кроссворд төзергә.

Слайд 1

Дәреснең темасы: антоним һәм синоним сыйфатлар

Дәреснең темасы: антоним һәм синоним сыйфатлар


Слайд 2

Табышмак һәм мәкальләрне укыйбыз. Сыйфатларны табабыз.
Аяксыз

, кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.

(яфрак)
Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.
(китап)
Теле озынның акылы кыска. (мәкаль)
Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.
(белем)
Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (мәкаль)

Табышмак һәм мәкальләрне укыйбыз. Сыйфатларны табабыз.Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп


Слайд 3

Аяксыз-кулсыз —— антонимнар,
ак-кара—антонимнар,
озын-кыска— антонимнар,
акыллы-акылсыз—антонимнар,
пакъ-ак—синонимнар.

Аяксыз-кулсыз ----- антонимнар, ак-кара---антонимнар, озын-кыска--- антонимнар, акыллы-акылсыз---антонимнар, пакъ-ак--синонимнар.


Слайд 4

Егерменче гыйнвар.
Чәршәмбе көн.
Сыйныф эше.
к н л
.алкын,

оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.

Егерменче гыйнвар.Чәршәмбе көн.Сыйныф эше.к н л.алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.


Слайд 5

«Сорау бездән, җавап-сездән»

Тест
1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?
А)предметны
Б)предметның эшен
В)предметның билгесен
2. Сыйфат нинди
сорауларга җавап булып
килә?
А) Кем? Нәрсә?
Б)Нинди? Кайсы?
В)Нишли?Нишләде? Нишләгән?

3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?
А) фигыльгә
Б)исемгә
В)алмашлыкка
4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә
А)Алсу мәктәптә укый.
Б)Бүгенге көн кояшлы булды.
В) Әни миңа күлмәк алды.

«Сорау бездән, җавап-сездән»


Слайд 6

1 нче рәт – алма
2 нче

рәт – кыяр
3 нче рәт –

помидор сүзләренә сыйфатлар табып язарга.

«Бер предметка күп билге»
1 нче рәт – алма2 нче рәт – кыяр3 нче рәт


Слайд 7

Зур
Батыр
Эшчән
Киң
Юмарт
Җылы
Биек
Салкын
Тар
Саран
Кечкенә
Тәбәнәк
Куркак
ялкау
“Антоним сыйфатлар” патшалыгы

ЗурБатырЭшчәнКиңЮмартҖылыБиекСалкынТарСаранКечкенәТәбәнәкКуркакялкау“Антоним сыйфатлар” патшалыгы


Слайд 8

Матур —

җиңел-
Яшь- ачы-
Яңа- салкын-
Караңгы- чиста-
Бай- төз-

Сыйфатларның антонимын табарга
Матур -


Слайд 9

Матур — ямьсез

җиңел- авыр
Яшь- карт ачы- баллы
Яңа- иске салкын- җылы
Караңгы- якты чиста-пычрак
Бай- ярлы төз-кәкре

Тикшерәбез!
Матур - ямьсез


Слайд 10

Физик ЯЛ МИНУТЫ.

Физик ЯЛ МИНУТЫ.


Слайд 11

Билгеләмә
1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да,

бер үк төрле билгене берничә сыйфат

белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю.
2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр —куркак.

Билгеләмә1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә


Слайд 12

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.
Кышын

көн кыска, ә төн …
(озын)

Җәен көн аяз, ә көзен …
(болытлы)
Күп укыган бала белемле, ә аз укыган …
(белемсез)

Китап калын,
ә дәфтәр …
(юка)
Алма баллы, ә лимон … .
(ачы)
Кар йомшак, ә боз … .
(каты)
Шикәр ак, ә күмер … .
(кара)

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.Кышын көн кыска, ә төн ...


Слайд 13

Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.
Ялкау

кеше – яфрактай, ……. кеше —

имәндәй.
Кечкенә чишмәләрдән ….. елгалар була.
Эше ачы булса, ашы ….. булыр.
Иске дус ….. дустан яхшырак.
Тикшерәбез!
Ялкау кеше – яфрактай, тырыш кеше — имәндәй.
Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.
Эше ачы булса, ашы татлы булыр.
Иске дус яңа дустан яхшырак.

Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.Ялкау кеше – яфрактай, ....... кеше


Слайд 14

Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр

белдек укучылар?

Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек укучылар?


Слайд 15

Өйгә эш
162 нче күнегү. Табышмакларның

җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән

сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.
Өйгә эш 162 нче күнегү. Табышмакларның җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.


(Сингапур структураларына нигезләнгән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Рус төркеме. V сыйныф)

Гүзәлия ГАТИЯТУЛЛИНА,

Казандагы 20 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: укучыларның «Сыйфат» темасына белемнәрен ныгыту, камилләштерү; балаларның фикерләү сәләтен, диалогик һәм монологик сөйләмен үстерү; төркемдә эшли белү; табигатьнең матурлыгын күрә белергә, күзәтүчән булырга өйрәтү.

Җиһазлау: компьютер, слайдлар, экран, карточкалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру. (1 нче слайд. Яз күренеше.).

1. Исәнләшү.

– Хәерле иртә, балалар!

– Кәефләрегез ничек?

– Урамда нинди ел фасылы?

– Көн нинди? (Җылы, матур, болытлы.)

– Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (Сыйфат.)

– Димәк, бүген без дәрестә сыйфатлар турында сөйләшербез.

2. Өй эшен тикшерү (өйрәнелгән сыйфатларны кабатлау).

– Әйдәгез, экранда бирелгән сыйфатларның тәрҗемәләрен искә төшерик. 2 нче слайд

1 нче төркем: матур – …

2 нче төркем: кечкенә – …

3 нче төркем: көчле – …

3. Төркемнәрдә эшләү (уйлау, язу, фикерләр белән алышу). ФИНК-РАЙТ-РАУНД

– Бирелгән сыйфатларны тагын ничек әйтеп була? Бу эшкә 40 с бирелә. 10 с уйлыйсыз, 10 с эчендә язасыз, 10 с фикерләр белән алышасыз, 10 с төркемдә башка катнашучыларның сыйфатларын язасыз. Файлдагы 1 нче биремнәрне 1 нче номерлы катнашучылар таратып чыгыгыз. Сезнең алда сыйфатлар язылган кәгазь битләре. Башта аның беренче яртысында эшлибез. Вакыт китте.

– Вакыт чыкты. Ә хәзер, әйдәгез, тикшереп карыйк әле. Һәр төркемдә 2 нче номерлы катнашучылар җавап бирәләр. Рәхмәт. Балалар, җавапларны чагыштырыйк әле.

(Укучылар җавап биргәч, экранда синонимнары белән сыйфатлар чыга.)

Матур – ямьле, гүзәл, чибәр. 3 нче слайд

Кечкенә – бәләкәй, нәни. 4 нче слайд

Салкын – суык. 5 нче слайд

– Укучылар, без сезнең белән бер үк сыйфатларны төрлечә әйттек. Алар нинди мәгънәле? (Бу сыйфатлар якын мәгънәле.)

– Кәгазь битләрегезнең икенче ягын ачыгыз һәм әйтегез: якын мәгънәле сүзләр ничек дип атала? (Синонимнар.)

(Укучылар шул сыйфатлар өстенә синонимнар дип язып куялар.)

– Укучылар, март аенда инде көндез һава җылы була, ә төнлә һава нинди була? (Төнлә салкын була.)

– Салкын һәм җылы нинди сыйфатлар? (Антонимнар.) 6 нчы слайд

– Әйе, дөрес. Яхшы. Хәзер кәгазь битләрегезнең тагын икенче ягын ачыгыз. Димәк, нинди сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйбыз? (Капма-каршы мәгънәле сыйфатларны антонимнар дип атыйбыз.) 7 нче слайд

(Укучылар кәгазьләренә антоним нәрсә икәнен язып куялар.)

4. Дәреснең темасы белән танышу. 8 нче слайд

– Балалар, әйдәгез әле кәгазь битләрендәге сыйфатларга да антонимнар уйлап языйк.

(Балалар язалар, җавап бирәләр. Аннары экран белән тикшерәләр.) 7 нче слайд

5. Дәреслек белән эш. (Татар теле: 5 нче класс // Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина)

– Укучылар, хәзер без дәреслек белән эшләп алабыз. (4 нче күнегү. 43 нче бит.) Күнегүдәге биремне, сыйфатларны укыйбыз, тәрҗемә итәбез.

– Әйдәгез әле бирелгән сыйфатлар арасыннан антоним һәм синоним сыйфатлар табыйк. Сезгә ярдәмгә Шәвәли килә.

(Тәрҗемә экранда бирелә. Укучылар тәрҗемәләрен чагыштыралар, белмәгән сыйфатларны сүзлек дәфтәрләренә язып куялар.)

12 нче слайд

Антоним сыйфатлар

Җылы (теплый) – салкын (холодный)

Аяз (ясный) – болытлы (облачный)

Синоним сыйфатлар

Җылы (теплый) – эссе ( жаркий)

Салкын – суык (холодный)

Эссе (жаркий) – суык (холодный)

6. Ял итү (физкультминут) МИКС ПЭА ШЭА

– Балалар, басыгыз, урындыкларны әкрен генә этегез. Такта янына чыгыгыз. Музыка уйнаганда, сыйныфта йөрибез. Музыка туктагач, уң кулны күтәреп, укучылар үзләренә пар табалар. Пар тапкач, укытучының биремен тыңлыйлар һәм бер-берсенең җавабын тыңлыйлар. Беренче булып, мәсәлән, озынрак укучы җавап бирә башлый. Икенче биремгә җавап биргәндә, тәбәнәгрәк укучы башлый. Һәр биремгә җавапны уйлау өчен 5 секунд вакыт бирелә. Аннары укучы әйткән укучы җавап бирә. Мәсәлән, кызыл бантиклы кыз җавап бирә.

Биремнәр:

1) Ак сыйфатына синоним әйтегез.

2) Салкын сыйфатына синоним әйтегез.

3) Болытлы сыйфатына антоним әйтегез.

7. Текст белән эшләү «Сүзне уйлап яз». 13 нче слайд (Яз күренеше)

Бу текст экранда да, балалар өчен кәгазь битләренә язылган.

– Укучылар, сезнең алдыгызда яз рәсеме һәм текст. Бу текстта синоним сыйфатлар төшеп калган. Һәр төркемдәге 3 нче номерлы катнашучы файлдагы текстларны таратып чыгыгыз әле. Рәхмәт. Сез җөмләләргә туры килгән сыйфатларны куеп язарга тиеш. (1–2 мин. вакыт бирелә.) Сыйфатларны куеп бетергәч, төркемдә фикер алышасыз.

14 нче слайд

Яз килә

… яз килә. Яз көне көннәр озыная. … яклардан кошлар кайта.

Тиздән … көннәр башланыр.

Яз көне табигать шундый …!

(Куллану өчен сыйфатлар: матур, җылы, эссе, ямьле.)

(Фикер алышып вакыт чыккач, 4 нче номерлы катнашучы һәр төркемнән басып берәр җөмлә укып күрсәтәләр. Җөмләләр укылып беткәч, беренче катнашучы файлга эшләрне җыеп куя.)

– Хәзер охшаш биремне антонимнар белән эшлибез.

15 нче слайд Экранда һәм балаларда кәгазь битләрендә җөмләләр. Аларда антоним сыйфатлар төшеп калган. Бер сыйфат артык.

1) Яз көне көн озын, ә төн … .

2) Боз каты, ә кар … .

3) Кыш көне өйдә җылы, ә урамда … .

4) Шикәр ак, ә күмер … .

(Куллану өчен сыйфатлар: йомшак, матур, кыска, кара, салкын.)

(Фикер алышып вакыт чыккач, һәр төркемнән 1 нче номерлы катнашучы басып, берәр җөмлә укып күрсәтәләр. Җөмләләр укылып беткәч, 2 нче номерлы катнашучы файлга эшләрне җыеп куя.)

8. Тест эшләү (3 минут бирелә).

1617 нче слайдлар. Экранда, балаларда тест биремнәре.

1. Антоним сыйфатлар булган җөмләне билгеләгез.

а) Җәй көне көн аяз, ә көз көне көн болытлы.

ә) Айдар – әдәпле малай.

б) Кичә көн җылы иде, ә бүген эссе.

в) Иң салкын ай – гыйнвар.

2. Сыйфатларга синонимнар языгыз.

Тәртипле – (тәрбияле)

Чиста – (саф)

Яхшы – (әйбәт)

3. Сыйфатларга антонимнар языгыз.

Ак – (кара)

Әдәпле – (әдәпсез)

Начар – (яхшы)

4. Акыллы сүзенә синонимны табыгыз.

а) саран

ә) җылы

б) белемле

в) кышкы

Вакыт чыккач, тестларның җаваплары экранга чыгарыла. Шәвәли ярдәмгә килә. Укучылар җаваплары язылган тестларны яндагы партнерга бирәләр һәм сәгать теле буенча бер-берсенә биреп эшләрен экран белән чагыштырып, дөрес булган биремнәргә «+» куялар. Тикшереп бетергәч, укучылар үзләренең эшләрен алалар һәм ничә «+» булганын карыйлар:

1) Кемнең 4 «+» , шул укучы үзенә «5»ле куя.

2) Кемнең 3 «+», шул укучы үзенә «4»ле куя.

3 нче номерлы катнашучы, тестларны файлга тутырып, укытучыга тапшыра.

9. Дәрескә йомгак ясау.

– Укучылар, без бүген дәрестә нинди тема үттек?

– Синоним сыйфатлар ул – нинди сыйфатлар?

– Антоним сыйфатлар ул – нинди сыйфатлар?

10. Өй эше бирү. 18 нче слайд

«Яз» турында сыйфатлар кулланылган:

1) Мәкальләр табарга һәм тәрҗемә итәргә.

2) Мәкальләрдән сыйфатларны табарга һәм аларга синонимнар, антонимнар уйларга.

Презентация.

 Магариф.РФ

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Синоним хуя
  • Синоним хуита
  • Синоним худым но сильным человеком
  • Синоним худые руки
  • Синоним худощавость