Нэрсэ ул синоним татарча

Подробности

Автор: Лилия

Опубликовано 19 Октябрь 2014

Просмотров: 12542

Рейтинг:   / 5

Татар теле. Автор Лилия.

                                             Тема: Синонимнар

                                                                                            Башкарды:

                                                             Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               Җәләлова Лилия Раил кызы.

                                       Казан 2014

       Максат: 1. Синонимнар турында гомуми төшенчә бирү.

                     2. Синонимнарны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

                     3. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

       Җиһазлау: Карточкалар, слайдлар, интерактив такта

       Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату дәресе.

                                   Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

     1) укучыларны барлау;

     2) уңай психологик халәт тудыру;

     3) укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Актуальләштерү.

     1. Үткән дәрестә үтелгән материалны искә төшерү өчен сораулар бирү.

— Нинди сүзләр аваздаш сүзләр дип атала?

— Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре башка булган сүзләр омонимнар дип атала.

— Омонимнарга мисаллар китерегез.

— Омоформа – әлешчә омоним, мәсәлән, яра (утын яра, җәрәхәт)

— Омограф – әйтелеше төрле, язылышы бер, мәсәлән, бүлмә — бүлмә

— Омофоннар – әйтелешләре бер, язылышлары төрле, мәсәлән, карат – кара ат,              картаю – карт аю.

       2. Рәсем өстендә эш.

Укучылар, омонимнарны аера беләсез, бик яхшы. Ә хәзер тактадагы яз рәсеменә күз салыгыз.Сез терәк сүзләр файдаланып һәм үзегезнең дә фантазиягезне “ эшкә җигеп”, биш – алты җөмләдән торган хикәя төзегез.

       Терәк сүзләр: яз, күк, яра, басма.

       Көтеп алган яз да килеп җитте. Әйтерсең, бар табигать җанланган.                      

Күк йөзе аяз, кояш елмаеп карый, кошлар сайрый. Агачларда бөреләр яфрак     яра башлаган. Басма тулы кеше. Алар елгадагы боз китүне исләре китеп карап торалар.

III. Яңа теманы аңлату.

       1.Күрсәтмәлелеккә язылган сүзләрнең мәгънә уртаклыгына басым ясап, яңа теманы аңлату.

       2.Укучылардан кагыйдәне әйттерү, мисаллар уйлату.

— Укучылар, тактага язылган сүзләргә укыгыз әле.

— Уңган – булган, булдыклы, алтын куллы, кулыннан килә, кулы кулга йокмый.

— Болар нинди сүзләр?

— Уртак мәгънәле сүзләр, бер – берсеннән мәгънә төсмерләре, язылышлары белән аерылып торалар.

— Менә кагыйдәне үзегез үк әйтеп бирдегез.

(уытучы нәтиҗә ясый)

—         Димәк, мәгънәләре белән бер үк төрле булган яки бер – берсеннән мәгънә төсмерләре белән аерылып торган сүзләр синонимнар дип атала.

(укучылар дәреслектә бирелгән кагыйдәне укып чыгалар)

IV. Яңа теманы ныгыту.

       3.Карточкалар белән эш.

   Бирем. Җөмләләрдәге билгеләнгән сүзләрне синонимнар белән үзгәртеп, күчереп языгыз.

   Җөмләләр.

  1. 1.     Җырчы кошлар киң тугай өстендә нәни канатларын җелпеп сайрыйлар.
  2. 2.     Алар чиксез зур шатлыкларын белдерәләр.
  3. 3.     Күл тирәсе зифа таллар, сылу камышлар белән уралган.
  4. 4.     Яшь усакның калтыравык яфраклары әкрен җилдә тибрәлә.

(Бирем укытучы белән берлектә тикшерелә)

—         Җырчы кошлар иркен алан өстендә кечкенә канатларын җелпеп сайрыйлар.

—         Алар гаять зур куанычларын белдерәләр.

—         Күл әйләнәсе төз таллар, гүзәл камышлар белән уралган.

—         Нәни усакның дерелдәвек яфраклары әкрен җилдә тибрәлә.

4.Дәреслек белән эш.(111 нче биттәге 169 нчы күнегү.Җөмләләрне укып, синоним сүзләрне табыгыз)

— Әйтмәде, телгә алмады, сөйләмәде, авызга да алмады.

— Бу нинди сүзләр?

— Синонимнар

— Әлеге сүзләр ни өчен синонимнар дип атала?

— Чөнки бу сүзләрнең мәгънәләре бер үк.

— Санап чыгылган сүзләрне нинди бер сүз белән генә әйтеп була?

— Әйтмәде сүзе белән.

— Димәк, әйтмәде сүзе төп сүз, ягъни доминанта була.

                                      Физкультминут.

  1. 5.     Кроссворд чишү.

Бирем. Бирелгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз.

А

         
 

А

       
   

А

     
     

А

   
       

А

   
         

А

   
           

А

 
                 

   Сүзләр: авторитет( абруй), бур(карак), ымлау(ишарә), болын(тугай),                      

                   боерык(фәрман), сынау(имтихан), сөйләшү(такылдау)

   V. Дәресне йомгаклау. Өйгә эш бирү.

   — Бүген дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

   — Синонимнар.

   — Нәрсә ул доминанта?

   — Бер синонимик ояга берничә сүз керергә мөмкин, шуларның берсе яки икесе доминанта(төп) сүз була.

— Синонимнарның нинди әһәмияте бар?

— Синонимнарга бай кеше үз уен ачык, төгәл әйтә ала, фикерен дөрес чагылдыра, җөмләләре кыска һәм җыйнак була.

   VI. Билге кую.

У вас нет прав для создания комментариев.

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Синоним latin yazuında])

Синоним яки мәгънәдәш сүз (бор. грек. synonymos — бердәй исемле) — мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын тора торган сүзләр. Лексик синонимнар бер үк сүз төркеменә карыйлар, бер төшенчәне төрле яклап атыйлар, әмма бер-берсеннән мәгънә төсмерләре яки стилистик бизәкләре белән белән аерылып торалар: искиткеч, шаккаткыч, гаҗәп, хәйран калырлык, таң калмалы, уш китмәле. Синоним сүзләрнең мәгънәләре бер-берсе белән төгәл тәңгәл килми, аларның һәрберсе аерым мәгънә төсмере белдерү өчен хезмәт итәләр: аяусыз, рәхимсез, шәфкатьсез, мәрхәмәтсез, миһербансыз, кешелексез, кансыз синонимимк оясында иң көчле миһербансызлыкны белдерә торган сүз — кансыз[1].

Синонимик оя[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме синонимик оя (рәт) хасил итә. Синонимик ояда андагы сүзләрнең мәгънәләрен берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә торган, телдә продуктив кулланыла, барысы өчен дә төп, уртак, ситилистик бизәкләрдән азат сүз доминанта (Кара) була. Синонимнарның аермалы (дифференциаль) билгеләре берничә төрле булырга мөмкин: эчтәлекләре ягыннан (агару — чал керү, чал төшү); синонимның нинди стильдә кулланылуы ягыннан (агару — кырпак төшү; ду килү, дуамаллану, җенләнү, тилерү котырыну — сөйләм теленә хас); эмоциональ-экспрессивлыгы ягыннан (ирония, иркәләү, ачулану, өнәмәү): ду килү — кирәген бирү, тетмәсен тетү, арт сабагын укыту).

Синонимнарның төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аермалы билгеләргә карап, тел белемендә синонимнарның түбәндәге төрләрен аералар:

Идеографик синонимнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идеографик синонимнар — мәгънә төсмерләре белән аерылып торган синонимнар. Идеографик синонимнар телдә зур күпчелекне тәшкил итәләр. Фикерне төгәл, анык итеп җиткерүдә бу төр синонимнар зур роль уйныйлар. Идегорафик типтагы синонимнар берсе урынына икенчесе килә алмый, чөнки мәгънә төсмерләрен аермыйча куллану фикерне төгәл биреп бетермәү генә түгел, бөтенләй башкача аңлауга да юл калдыра.

Стилистик синонимнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стилистик синонимнар — төрле стильләрдә кулланыла торган синонимнарны атыйлар. Мәсәлән: Аның каравы Сүбәдәй, өй-юртасына кайткач, баш көтүчене дәшеп камчы белән ярды, кыйнады. Эмоциональ-эспрессив синонимнар — чынбарлыкка төрле мөнәсәбәт белдерү ягыннан аерыла торган синонимнар. Мәсәлән: Ул, нишләргә белмичә ашкынып, ярсып, упкынга ташлангандай, ниндидер башсыз тәвәкәллек белән, ике сакчыны як-якка этеп җибәреп, урамга атылды.

Абсолют синоним[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абсолют синоним — бер төшенчә бирү өчен кулланылган, мәгънәләре буенча тулысынча тәңгәл килә торган синонимнар. Бу төр С. мәгънә дифференциациясе юк. Сиңа, балакаем, Аллаһы Тәгалә барысын да биргән, Ходай синнән берни дә кызганмаган.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Синоним: билгеләмә һәм типы
  2. Ш. С. Ханбикова Синонимнар сүзлеге. — Казан, 1962; Ш. С. Ханбикова Татар телендә синонимия һәм сүзлекләр. — Казан, 1980; Саттаров Г. Ф. Синонимичные личные имена в татарском языке // Татарский язык: лексическая и грамматическая семантика. — Казань, 1984; Сафиуллина Ф. С., Ханбикова Ш. С. Синонимнар сүзлеге. — Казан, 1999.

Презентация урока татарского языка по теме СИНОНИМНАР

Оценка 4.9

Презентация урока татарского языка по теме СИНОНИМНАР

Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәр турында сөйләшү. Фикер алышу. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Әдәби сөйләм булдыру һәм укучыларда дустанә мөнәсәбәт булдыру. Гаиләдәге бәйрәмнәрне дәрестә куллану һәм уүзара булдыру. !Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәр турында сөйләшү. Фикер алышу. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Татар теленә кызыксыну уяту. Милли бәйрәмнәргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Әдәби сөйләм булдыру һәм укучыларда дустанә мөнәсәбәт булдыру. Гаиләдәге бәйрәмнәрне дәрестә куллану һәм уүзара булдыру. !

Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.

Татар теле, 10 сыйныф. Исхакова Г.Г.,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Синонимнар

Дәреснең
максатлары:

1.    
Белем бирү максаты:  синоним төшенчәсен искә төшерү; синонимнарны
сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү; үткән белемнәрне ныгыту.

2.    
Үстерү максаты:   укучыларның сөйләм һәм
язма телен, фикерләү сәләтен
камилләштерү; мөстәкыйль активлыкларын
үстерү.

3.    
Тәрбияви максат: төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша, бер-береңне
тыңлый белү кул
ьтурасы, ярдәмчеллек сыйфатлары булдыру; туган телгә, туган җиргә
карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Дәреснең төре: үткән
материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Җиһазлау:
дәреслек, проектор, карточкалар, синонимнар сүзлеге.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

   1. Уңай психологик халәт тудыру.

         — Хәерле көн,  укучылар!
Кәефләрегез ничек?  Күрегезче, бүген нинди матур көн!  Көннең гүзәллегенә
сокланып, исән-сау булуыбызга шатланып, бер-беребезгә карап елмайыйк та,
дәресебезне башлыйк.

II. Уку мәсьәләсе кую

        
Укучылар,
экранда Гөлшат Зәйнашеваның “Кыш килде” шигырен күрәсез. Әйдәгез, әлеге
шигырьне укып китик. (Слайд 1)

Кыш килде

 Ап-ак тун киеп кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар. (Г. Зәйнашева)

        
Шигырьдә
нәрсә турында сүз бара? Кайсы ел фасылына багышлап язган автор әлеге әсәрен?

        
Шигырь
туган ягыбызга кыш килү турында.

        
Бик яхшы,
ә балаларның кышка мөнәсәбәте нинди?

        
Балалар
кыш килүгә шатланалар. чөнки алар чаңгы-чанада, тимераякта шуарга
яраталар,кышкы салкыннар аларны куркытмый.

        
Әйе, автор
балаларның шатлануларын тагын нинди сүз белән бирә?

        
Сөенәбез.

        
Ә бер үк
мәгънәне аңлата торган, ягъни охшаш мәгънәле сүзләр ничек дип аталалар?

        
Синонимнар
дип аталалар.

        
Дөрес.
Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы?

        
Синонимнар.
(Слайд
2)

        
Дәфтәрләрне
ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз.

III. Уку мәсьәләсен чишү

1.Төркемнәрдә эш.

        
Әйдәгез,
укучылар, төркемнәрдә эшләп алыйк. Сезнең алдыгызда конвертлар бар. Шушындагы
сүзләрне парлаштырырга кирәк.

 1 конверттагы сүзләр: Шатлык, яхшы, матур, йөз, бәя,
салкын, кечкенә, ялгыш, чибәр, куаныч, хак, әйбәт, суык, бит, хата, бәләкәй.

2
конверттагы сүзләр: нечкә, олы, сандугач, сылу, ашамлык, ант, ансат,
колын,нәзек, дәү, былбыл, зифа, ризык, вәгъдә, җиңел, тай.

Эшегезне
тәмамлаган булсагыз, әйдәгез тикшерик. (укучылар чиратлашып җавап бирәләр)

        
Яхшы, ни өчен сез сүзләрнең шушы парын сайладыгыз?

        
Болар охшаш мәгънәле сүзләр, ягъни синонимнар.

Экранда дөрес җаваплар чыга. (Слайд 3, 4)

2. Төркемнәрдә
эш


Ягез, балалар, яшәү, үлү сүзләренә якын мәгънәле сүзләр уйлап карыйк.

(2-3
минут мөстәкыйль эшлиләр, нәтиҗә ясала).

Яшәү, тору, гомер итү, гомер
сөрү, гомер кичерү, тереклек итү, көн итү, тереклек кылу, көн күрү, көн кичерү,
көн үткәрү, дөнья көтү, дөнья куу, дөнья кичерү

 (Слайд
5)

Үлү, бетү, китү, сүнү, кату,
дөмегү, тончыгу, каплану, өзелү, вафат булу, һәлак булу, гүргә керү, дөньядан
китү (үтү, күчү, югалу), дөнья кую, арадан (бездән) китү, теге дөньяга китү,
ахирәткә күчү, күз йому, җан бирү  (Слайд 6)

— Без мәгънәләре буенча бер-берсенә
якын сүзләр төркемен яздык. Бу  төркем синонимик оя яки синонимик рәт
дип атала. (Слайд 7)

         — Бу сүзләр арасында кайсы
сүзне еш кулланабыз? (яшәү, үлү)

         — Иң еш кулланыла торган сүз
доминанта сүз дип атала. (Слайд 8)

Синонимик рәткә кергән сүзләрнең берсе – стилистик нейтраль,
икенчесе – сөйләм телендә генә, өченчесе рәсми стильдә генә кулланыла.
Мисалларга күз салыйк: (Слайд 9)

        1. Үзем үлсәм, балаларым кала…
(Ф.Кәрим)

         2. Һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл
куелган.

3. Егет атасының вафатыннан соң зур мирас белән калды.

5. Потолокка
карады да катты.

3. Текст өстендә эш (Слайд 10)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган? (Г.Тукай)

Тирә-якта көмеш төстә,

Нинди матур табигать!

Агачларга бәсләр кунган,

Искиткеч бу әкият! (Лилия Гиматдинова)

        
Димәк, синонимнардан парлы сүзләр дә ясалырга мөмкин. Мәсәлән: әйләнә-тирә,
җил-давыл, кар-буран.

4. Дәреслек белән эш. 124 нче күнегүне эшләү

Күнегүне тикшерү (Слайд 11)

Ким-хур, хатын-кыз, ару-талу, әүвәл-баштан, дус-иш, гореф-гадәт,
кадер-хөрмәт, рәхим-шәфкать, ордым-бәрдем, көч-куәт, очсыз-кырыйсыз,
ипле-җайлы, исәпсез-хисапсыз, тормыш-көнкүреш, елмаю-көлү, орден-медаль.

IV.
Белемнәрне ныгыту.

— Хәзер, укучылар “Тәрҗемәче
уенын уйнап алыйк. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне синонимнары белән
алыштырырга кирәк. (Слайд 12)

1. Шундый салкын!
Агачларда — бәс

2. Ап-ак карлар ява җир
өстенә,

Агачларга килеп сырыша.

3. Кизләүләрнең салкын суын
эчсәм,

Шифа алыр идем тәнемә.

4. Мондый салкыннарда  юлга
чыккан

Юлчыларны ходай сакласын.

        
Бик
әйбәт, укучылар. Җөмләләр Физәлия Дәүләтгәрәева шигырьләреннән алынды, шуңа
күрә автор вариантына күз салабыз: (Слайд 13)

1. Шундый салкын!
Агачларда — сыкы

2. Ап-ак карлар ява җир
өстенә,

Агачларга килеп сарыла.

3. Чишмәләрнең салкын суын
эчсәм,

Шифа алыр идем тәнемә.

4. Мондый суыкларда юлга
чыккан

Юлчыларны ходай сакласын.

        
Чираттагы эшебез иҗади бирем. Алдыгыздагы текстларда кабатланып
килә торган сүзләрне синонимнары белән алыштырыгыз. Сез синонимик сүзлекләрдән
файдалана аласыз. Төркемнәрдә киңәшләшеп эшне башкарабыз.

Бу ханым бик
матур булып, матур йөзеннән нур бөркелә иде. Матур гәүдәсенә кигән киемнәре
килешеп тора. Озын матур бармаклары авыр физик эштән азат булуына ишарә итсә,
үз-үзен тотышы аның эчке дөньясының да матур икәнлеген күрсәтеп тора иде.

(төркемнәрдән берәр укучы
чыгыш ясый).

        
Бик яхшы,укучылар. Бу эшне дә башкарып чыктыгыз. (Слайд 14)

Бу ханым бик чибәр
булып, сөйкемле йөзеннән нур бөркелә иде. Сылу гәүдәсенә кигән киемнәре килешеп
тора. Озын нәфис бармаклары авыр физик эштән азат булуына ишарә итсә, үз-үзен
тотышы аның эчке дөньясының да күркәм икәнлеген күрсәтеп тора иде.

V. Рефлексив бәяләү

1.    
Сез нәрсә белә идегез?

2.    
Бүгенге дәрестә нәрсә белдегез?

3.    
Нәрсә белергә теләр идегез?

VI. Өй эше: (Слайд 16)

1. Синонимнар кулланып,
“Туган ягыма кыш килде” дигән темага мини-сочинение язарга.

2. Синоним сүзләр кергән
мәкальләр табып язарга.

3. Дәреслектән 118 нче
күнегүне эшләргә.

VII. Йомгаклау

        
Укучылар, ничек уйлыйсыз? Синонимнарны телдә без ни өчен
кулланабыз?

        
Синонимнар куллану текстта кабатланулардан котылырга ярдәм итә.
Синонимнар безнең сөйләмебезне баета, төрлеләндерә, эмоциональ яктан бизи.

        
Дөрес, балалар.  Синонимнар телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтеп бирергә
ярдәм итәләр. төрле эмоциональ-экспрессив мәгънәләр белдереп, сөйләүченең
чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыклыйлар.

        
 Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларга ”5” билгесе куям, ә
калганнар исә киләсе дәресләрдә күбрәк җавап бирерләр дип ышанам. Игътибарыгыз
һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз!     

синоним

  • 1
    синоним

    Русско-татарский словарь > синоним

  • 2
    синонимический

    лингв.

    синонимик, синоним[нар]…ы

    Русско-татарский словарь > синонимический

См. также в других словарях:

  • СИНОНИМ — (греч.; близость значения слов, от syn вместе, и onoma имя). Слова, однозначащие или имеющие весьма близкое по смыслу значение. Словарь иностранных слов, вошедших в состав русского языка. Чудинов А.Н., 1910. СИНОНИМ греч. synonymos, от syn,… …   Словарь иностранных слов русского языка

  • синоним — выражение, конструкция, принцепс, тождеслов, сослов, однослов, слово Словарь русских синонимов. синоним сослов, тождеслов, однослов (устар.) Словарь синонимов русского языка. Практический справочник. М.: Русский язык. З. Е. Александрова. 2011 …   Словарь синонимов

  • СИНОНИМ — (синоним устар.), синонима, муж. (греч. synonymon) (линг.). Слово, отличающееся от другого по звуковой форме, но совпадающее, сходное или очень близкое по значению, напр. скупец и скряга ; есть , жрать , кушать и лопать ; глаза и очи . Толковый… …   Толковый словарь Ушакова

  • синоним — синоним, синонимия и устарелое синоним, синонимия …   Словарь трудностей произношения и ударения в современном русском языке

  • СИНОНИМ — (synonym). Одно из двух или большего числа названий одного и того же таксона. 1) Разные названия, основанные на одном и том же типе, являются номенклатурными синонимами (статья 14.2). 2) Разные названия, основанные на разных типах,… …   Термины ботанической номенклатуры

  • СИНОНИМ — СИНОНИМ, а, муж. В языкознании: слово или выражение, совпадающее или близкое по значению с другим словом, выражением, напр. «путь» и «дорога», «повесить голову» и «понурить голову». | прил. синонимический, ая, ое. Толковый словарь Ожегова. С.И.… …   Толковый словарь Ожегова

  • СИНОНИМ — муж., греч. однослов, сослов, однозначащее, или весьма близкое по смыслу к другому слово. Словарь синонимов. Толковый словарь Даля. В.И. Даль. 1863 1866 …   Толковый словарь Даля

  • СИНОНИМ — (от греч. synonymos – одноименный) равнозначный или близкий по смыслу. Философский энциклопедический словарь. 2010 …   Философская энциклопедия

  • синоним — а, м. synonyme m. < , гр. synonymos одноименный. 1. Слово, отличающееся от другого по звучанию, но совпадающее с ним или близкое ему по значению, напр.: скупец и скряга , смелый и храбрый . БАС 1. Христианин или крестьянин и раб значило у них… …   Исторический словарь галлицизмов русского языка

  • синоним — (иноск.) одно и то же (намек на синоним однозначащее слово, сослов) Ср. Для многих служить и наживаться синонимы. *** Афоризмы. Ср. Что такое долг, совесть, честь? Не есть ли это синонимы одного и того же понятия? Наименование предмета, летящий… …   Большой толково-фразеологический словарь Михельсона

  • синоним — Заимств. в XVIII в. из франц. яз., где synonyme < греч. synōnymos, суф. преф. производного от onoma «слово». Синоним буквально «соназвание» …   Этимологический словарь русского языка

Тема: Синонимнар. 10 сыйныф.

Дәреснең максатлары:

  1. Белем бирү максаты:  синоним сүзләрне искә төшерү; синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү; үткән белемнәрне ныгыту.
  2. Үстерү максаты:   укучыларның сөйләм һәм язма телен, фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль активлыкларын үстерү.
  3. Тәрбияви максат: төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша белү, бер-береңне тыңлый белү культурасы, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү; туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең төре: үткән материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, тема буенча презентация, дәреслек, карточкалар, синонимнар сүзлеге.

I.Оештыру өлеше.

   1.Уңай психологик халәт тудыру.

         -Хәерле көн,  укучылар! Сез дәрескә әзерме?

 Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген искиткеч матур көн. Көннең матурлыгына сокланып, елларның иминлегенә ышанып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресне башлыйк. Әйдәгез, укучылар, ян күршегезне һәм каршы күршегезне кул биреп сәламләгез.

II. Уку мәсьәләсе кую.

  • Тактада Резедә Вәлиеваның шигыре язылган. Әйдәгез, әлеге шигырьне укып китик. (слайд 1)

Туган җир.

Сандугачкай, сайра, сайра!

Котлап безнең таңнарны.

Туган җирдәй гүзәл җирләр

Дөньяда тагын бармы?

Күрче, дөнья нинди матур,

Тирә-ягың гөл генә

Гөлбакчадай ямьле була

Бары туган җир генә.( Р. Вәлиева)

  • Шигырьне укып чыгыгыз. Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? Нәрсәгә багышлап язган автор әлеге әсәрен?
  • Шигырь туган якка, туган җиргә багышлап язылган.
  • Дөрес, укучылар. Димәк, әлеге текстка исем бирик. Нинди исем б-н атар идегез әлеге шигырьне?
  • Туган як, Туган җир дип исем куяр идек әлеге текстка.
  • Бик яхшы. Димәк, шигырьнең темасы Туган җир. Тактадагы слайдка игътибар итегез. Р.Вәлиеваның шигыре Туган җир дип атала.

Автор нинди дип атый туган ягын?

  • Гүзәл, матур, ямьле дип әйтә туган ягын автор.
  • Әйе, әлеге сүзләр барысы да бер мәгънәне аңлатамы?
  • Эйе
  • Ә бер үк мәгънәне аңлата торган, ягъни охшаш мәгънәле сүзләр ничек дип аталалар?
  • Синонимнар дип аталалар.
  • Дөрес. Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы?
  • Синонимнар. (слайд 2)

III. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә эш.

  • Әйдәгез, укучылар, төркемнәрдә сезгә бирелгән карточкалар буенча эшләп алыйк. Сезнең алдыгызда ике конверт бар. Шушы ике конверттагы һәрбер карточкага пар табырга кирәк.

1 конверттагы сүзләр: Шатлык, яхшы, матур, йөз, бәя, салкын, кечкенә, ялгыш, кояш

2 конверттагы сүзләр: чибәр, куаныч, хак, әйбәт, суык, бит, хата, бәләкәй, сары.

  • Эшегезне тәмамлаган булсагыз, әйдәгез тикшерик. (һәрбер укучы чыгыш ясый).
  • Яхшы, ни өчен сез сүзләрнең шушы парын сайладыгыз?
  • Чөнки һәрбер сүзнең мәгънәсе ягыннан охшаш пары бар.
  • Ә нишләп бу карточкаларыгыз калды?
  • Чөнки әлеге сүзләрнең бирелгән конвертта синонимнары юк.
  • Бик әйбәт. Әйдәгез, слайд буенча синонимнарның парларын тикшерик. (Слайд 3).
  • Укучылар, синонимнардан парлы сүзләр дә ясалырга мөмкин. Мәсәлән: ару-талу, дус-иш, кадер-хөрмәт.

Сүзгә синоним булып фразеологик берәмлекләр дә килә ала. Мәсәлән: курку – дер-дер килү, коты алыну; алдау – төп башына утырту. (слайд 4)

IV. Белемнәрне ныгыту.

-Хәзер, укучылар “Тәрҗемәче” уенын уйнап алыйк. Тактада җөмләләр язылган. Шушы җөмләләрдә калын хәрефләр б-н бирелгән сүзләрне синонимнары б-н алыштырырга кирәк.(слайд 5)

1. Почтальон зур СӨЕНЧЕ алып килгән. (шатлык)

2. Ул кеше урамнан бик САЛМАК бара иде. (әкрен)

3. Соңга калуына бик ХӘСРӘТЛӘНДЕ. (кайгырды)

4. Камил теге юлы да мине КӘКРЕ КАЕНГА ТЕРӘТЕП КИТТЕ. (алдады)

5. КИТАПХАНӘ кичке җидегә хәтле эшли. (библиотека)

6. Тәрәзә төбендәге гөлләр СУЛГАННАР. (шиңгәннәр)

7. ДУС-ИШләремне күреп кайттым. (иптәшләремне)

8. Әбинең мәчесен күргәч КОТЫМ ОЧТЫ. (хәзинә)

9. Яңа елдан соң ХАКЛАР күтәрелде.

— Ярар, бу эшне дә бик җайлы башкарып чыктыгыз. Чираттагы эшебез иҗади бирем булыр. Тактада татар халкының горурлыгы Габдулла Тукай портреты бирелгән. Шушы портретка синонимнар кулланып , кечкенә характеристика язырга кирәк булачак. Сез синонимик сүзлекләрдән файдалана аласыз. (слайд 6) Төркемнәрдә киңәшләшеп эшне башкарабыз.

(укучылар портретка характеристика бирәләр, төркемнәрдән берешәр укучы чыгышы ясый).

V. Рефлексив бәяләү.

  1. Сез нәрсә белә идегез?
  2. Бүгенге дәрестә нәрсә белдегез?
  3. Нәрсә белергә теләр идегез?

VI. Өй эше бирү.

Синоним-сүзләр б-н җөмләләр төзеп килергә:

  1. төркем: куана, шатлана, сөенә синонимнары б-н җөмләләр төзеп килергә  
  2. төркем: дус, тату, бердәм синонимнары б-н җөмләләр төзеп килергә.

Бөтен сыйныфка: дәреслектән 118 нче күнегүне эшләргә.

VII. Йомгаклау.

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз? Синонимнарны телдә без ни өчен кулланабыз?
  • Синонимнар куллану текстта кабатланулардан качарга ярдәм итә. Синонимнар безнең сөйләмебезне баета, төрлеләндерә, эмоциональ яктан бизи.
  • Дөрес, балалар. Татар телендә синоним-сүзләр бик күп. Алар барысы безнең лексик байлыгыбызны тәшкил итәләр. Синонимнар безнең фикерләребезне төрлеләндереп һәм үткен итеп әйтеп бирергә ярдәм итүче көчле чара. Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларга 5 билгесе куям, ә калганнар исә киләсе дәресләрдә күбрәк җавап бирерләр дип ышанам. Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Дәрес тәмам.        

Исхакова Гольсиня Гусмановна, учитель татарского языка и литературы МБОУ “Аксубаевская СОШ №3”. 
Разработка урока татарского языка для 10-го класса в русской школе (для учащихся татар).


Тема: Синонимнар

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты:  синоним төшенчәсен искә төшерү; синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү; үткән белемнәрне ныгыту.

2.Үстерү максаты:   укучыларның сөйләм һәм язма телен, фикерләү сәләтен камилләштерү; мөстәкыйль активлыкларын үстерү.

3.Тәрбияви максат: төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша, бер-береңне тыңлый белү культурасы, ярдәмчеллек сыйфатлары булдыру; туган телгә, туган җиргә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Дәреснең төре: үткән материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, карточкалар, синонимнар сүзлеге.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

   1. Уңай психологик халәт тудыру.

         — Хәерле көн,  укучылар! Кәефләрегез ничек?  Күрегезче, бүген нинди матур көн!  Көннең гүзәллегенә сокланып, исән-сау булуыбызга шатланып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресебезне башлыйк.

II. Уку мәсьәләсе кую

         Укучылар, экранда Гөлшат Зәйнашеваның “Кыш килде” шигырен күрәсез. Әйдәгез, әлеге шигырьне укып китик. (Слайд 1)

Кыш килде

 Ап-ак тун киеп кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар.(Г. Зәйнашева)

         Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? Кайсы ел фасылына багышлап язган автор әлеге әсәрен?

         Шигырь туган ягыбызга кыш килү турында.

         Бик яхшы, ә балаларның кышка мөнәсәбәте нинди?

         Балалар кыш килүгә шатланалар. чөнки алар чаңгы-чанада, тимераякта шуарга яраталар,кышкы салкыннар аларны куркытмый.

         Әйе, автор балаларның шатлануларын тагын нинди сүз белән бирә?

         Сөенәбез.

         Ә бер үк мәгънәне аңлата торган, ягъни охшаш мәгънәле сүзләр ничек дип аталалар?

         Синонимнар дип аталалар.

         Дөрес. Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы?

         Синонимнар. (Слайд 2)

         Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз.

III. Уку мәсьәләсен чишү

1.Төркемнәрдә эш.

         Әйдәгез, укучылар, төркемнәрдә эшләп алыйк. Сезнең алдыгызда конвертлар бар. Шушындагы сүзләрне парлаштырырга кирәк.

 1 конверттагы сүзләр: Шатлык, яхшы, матур, йөз, бәя, салкын, кечкенә, ялгыш, чибәр, куаныч, хак, әйбәт, суык, бит, хата, бәләкәй.

2 конверттагы сүзләр: нечкә, олы, сандугач, сылу, ашамлык, ант, ансат, колын,нәзек, дәү, былбыл, зифа, ризык, вәгъдә, җиңел, тай.

Эшегезне тәмамлаган булсагыз, әйдәгез тикшерик. (укучылар чиратлашып җавап бирәләр)

         Яхшы, ни өчен сез сүзләрнең шушы парын сайладыгыз?

         Болар охшаш мәгънәле сүзләр, ягъни синонимнар.

Экранда дөрес җаваплар чыга. (Слайд 3, 4)

2. Төркемнәрдә эш

— Ягез, балалар, яшәү, үлү сүзләренә якын мәгънәле сүзләр уйлап карыйк.

(2-3 минут мөстәкыйль эшлиләр, нәтиҗә ясала).

Яшәү, тору, гомер итү, гомер сөрү, гомер кичерү, тереклек итү, көн итү, тереклек кылу, көн күрү, көн кичерү, көн үткәрү, дөнья көтү, дөнья куу, дөнья кичерү

 (Слайд 5)

Үлү, бетү, китү, сүнү, кату, дөмегү, тончыгу, каплану, өзелү, вафат булу, һәлак булу, гүргә керү, дөньядан китү (үтү, күчү, югалу), дөнья кую, арадан (бездән) китү, теге дөньяга китү, ахирәткә күчү, күз йому, җан бирү  (Слайд 6)

— Без мәгънәләре буенча бер-берсенә якын сүзләр төркемен яздык. Бу  төркем синонимик оя яки синонимик рәт дип атала. (Слайд 7)

         — Бу сүзләр арасында кайсы сүзне еш кулланабыз? (яшәү, үлү)

         — Иң еш кулланыла торган сүз доминанта сүз дип атала. (Слайд 8)

Синонимик рәткә кергән сүзләрнең берсе – стилистик нейтраль, икенчесе – сөйләм телендә генә, өченчесе рәсми стильдә генә кулланыла. Мисалларга күз салыйк: (Слайд 9)

        1. Үзем үлсәм, балаларым кала… (Ф.Кәрим)

         2. Һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл куелган.

3. Егет атасының вафатыннан соң зур мирас белән калды.

5. Потолокка карады да катты.

3. Текст өстендә эш (Слайд 10)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган? (Г.Тукай)

Тирә-якта көмеш төстә,

Нинди матур табигать!

Агачларга бәсләр кунган,

Искиткеч бу әкият! (Лилия Гиматдинова)

         Димәк, синонимнардан парлы сүзләр дә ясалырга мөмкин. Мәсәлән: әйләнә-тирә, җил-давыл, кар-буран.

4. Дәреслек белән эш. 124 нче күнегүне эшләү

Күнегүне тикшерү (Слайд 11)

Ким-хур, хатын-кыз, ару-талу, әүвәл-баштан, дус-иш, гореф-гадәт, кадер-хөрмәт, рәхим-шәфкать, ордым-бәрдем, көч-куәт, очсыз-кырыйсыз, ипле-җайлы, исәпсез-хисапсыз, тормыш-көнкүреш, елмаю-көлү, орден-медаль.

IV. Белемнәрне ныгыту.

— Хәзер, укучылар “Тәрҗемәче” уенын уйнап алыйк. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне синонимнары белән алыштырырга кирәк. (Слайд 12)

1. Шундый салкын! Агачларда — бәс

2. Ап-ак карлар ява җир өстенә,

Агачларга килеп сырыша.

3. Кизләүләрнең салкын суын эчсәм,

Шифа алыр идем тәнемә.

4. Мондый салкыннарда  юлга чыккан

Юлчыларны ходай сакласын.

         Бик әйбәт, укучылар. Җөмләләр Физәлия Дәүләтгәрәева шигырьләреннән алынды, шуңа күрә автор вариантына күз салабыз: (Слайд 13)

1. Шундый салкын! Агачларда — сыкы

2. Ап-ак карлар ява җир өстенә,

Агачларга килеп сарыла.

3. Чишмәләрнең салкын суын эчсәм,

Шифа алыр идем тәнемә.

4. Мондый суыкларда юлга чыккан

Юлчыларны ходай сакласын.

           Чираттагы эшебез иҗади бирем. Алдыгыздагы текстларда кабатланып килә торган сүзләрне синонимнары белән алыштырыгыз. Сез синонимик сүзлекләрдән файдалана аласыз. Төркемнәрдә киңәшләшеп эшне башкарабыз.

Бу ханым бик матур булып, матур йөзеннән нур бөркелә иде. Матур гәүдәсенә кигән киемнәре килешеп тора. Озын матур бармаклары авыр физик эштән азат булуына ишарә итсә, үз-үзен тотышы аның эчке дөньясының да матур икәнлеген күрсәтеп тора иде.

(төркемнәрдән берәр укучы чыгыш ясый).

              Бик яхшы,укучылар. Бу эшне дә башкарып чыктыгыз. (Слайд 14)

Бу ханым бик чибәр булып, сөйкемле йөзеннән нур бөркелә иде. Сылу гәүдәсенә кигән киемнәре килешеп тора. Озын нәфис бармаклары авыр физик эштән азат булуына ишарә итсә, үз-үзен тотышы аның эчке дөньясының да күркәм икәнлеген күрсәтеп тора иде.

V. Рефлексив бәяләү

1.Сез нәрсә белә идегез?

2.Бүгенге дәрестә нәрсә белдегез?

3.Нәрсә белергә теләр идегез?

VI. Өй эше: (Слайд 16)

1. Синонимнар кулланып, “Туган ягыма кыш килде” дигән темага мини-сочинение язарга.

2. Синоним сүзләр кергән мәкальләр табып язарга.

3. Дәреслектән 118 нче күнегүне эшләргә.

VII. Йомгаклау

         Укучылар, ничек уйлыйсыз? Синонимнарны телдә без ни өчен кулланабыз?

         Синонимнар куллану текстта кабатланулардан котылырга ярдәм итә. Синонимнар безнең сөйләмебезне баета, төрлеләндерә, эмоциональ яктан бизи.

     Дөрес, балалар.  Синонимнар телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтеп бирергә ярдәм итәләр. төрле эмоциональ-экспрессив мәгънәләр белдереп, сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыклыйлар.

 Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларга ”5” билгесе куям, ә калганнар исә киләсе дәресләрдә күбрәк җавап бирерләр дип ышанам. Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз!

ав. – авиация

анат. – анатомия

арго – жаргонное слово

археол. – археология

архит. – архитектура

астр. – астрономия

безл. – безличная форма

биол. – биология

биохим. – биологическая химия

бот. – ботаника

бран. – бранное слово, выражение

буд. – будущее время

бухг. – бухгалтерия

в. – век

вводн. ел. – вводное слово

вет. – ветеренария

в знач. – в значении

вин. – винительный (падеж)

воен. – военное дело

воен.-мор. – военно-морской термин

возвр. – возвратное местоимение

вр. – время

в разл. знач. – в различных значениях

вспом. – вспомогательный глагол

выдел. – выделительный союз, выделительная частица

геогр. – география

геод. – геодезия

геол. – геология

геофиз. – геофизика

гидрол. – гидрология

гидротех. – гидротехника

гл. – глагол; глагольный

горн. – горное дело

грам. – грамматика

груб. – грубое слово, выражение

дат. – дательный (падеж)

деепр. – деепричастие

диал. – диалектизм

дип. – дипломатия

доп. – дополнение

др. –другое, другие

ед. – единственное число

ж. – женский (род)

ж.д. – железнодорожный транспорт

жив. – живопись

звукоподр. – звукоподражательное слово

знач. – значение

зоол. – зоология

и др. – и другие

изъясн. – изъяснительный союз

им – именительный (падеж)

ирон. – в ироническом смысле, иронический

иск. – искусство

ист. – история

и т. д. – итак делее

и т. п. – и тому подобное

карт. – термин карточной игры

кг. – килограмм

кино. – кинемотография

км. – километр

книжн. – книжный

к-рый (-ая, -ое) – который (-ая, -ое)

кратк. ф. – краткая форма прилагательного

кто-л. – кто-либо

кул. – кулинария

л. – лицо (глагола)

ласк. – ласкательная форма

лингв. – лингвистика

лит. – литература, литературоведение

личн. – личная форма глагола, личное местоимения

лог. – логика

м. – мужской (род)

мат. – математика

мед. – медицина

межд. – междометие

мест. – местоимение

метео. – метерология

мин. – минерология

миф. – мифология

мм. – миллиметр

мн. – множественное число

мор. – морской термин

муз. – музыка

мус. – мусульманский, относящийся к мусульманству

накл. – наклонение

напр. – например

нареч. – наречие

наст. – настоящее время

неизм. – неизменяемый

нек-рый(-ая, -ое) – некоторый (-ая, -ое)

неодобр. – неодобрительное

неопр. – неопределенная форма глагола, неопределенное местоимение

нескл. – несклоняемое слово

несов. – несовершенный вид глагола

обл. – областное слово, выражение

обознач. – обозначает, обозначение

огранич. – ограничительный союз, ограничительная частица

однакр. – однократный вид глагола; однократное действие

определит. – определительное местоимение

отп. – оптика

относ. – относительное слово, местоимение

отриц. – отрицание, отрицательный

офиц. – официальный термин, официальное выражение

охот. – охота

п. – падеж

палеонт. – палеонтология

перен. – переносно, в переносном значении

перечисл. – перечислительный

повел. – повелительное (наклонение)

погов. – поговорка

полигр. – полиграфия

полит. – политический термин

понуд. – понудительное (наклонение)

подр..– подражательное слово

посл. – пословица

поэт. – поэтическое слово, выражение

поясн. – пояснительный союз

пр. – прочий, прочее

превосх. – превосходная степень

предл. – предложный падеж

презр. – презрительное

пренебр. – пренебрежительное

прил. – имя прилагательное

присоед. – присоединительный союз

притяж. – притяжательное местоимение

прич. – причастие

прост. – просторечие

против. – противительный союз

прош. – прошедшие время

прям. – в прямом значении

психол. – психология

пчел. – пчеловодство

радио. – радиоэлектроника, радиотехника

разг. – разговорное слово, выражение

разд. – разделительный союз

рел. – религия

род. – родительный (падеж)

рыб. – рыбаловство, рыбоводство

с. – средний (род)

сад. – садоводство

сапожн. – сапожное дело

сказ. – сказуемое

сл. – слово

см. – смотри

собир. – собирательное (существительное), собирательно

совв–совершенный вид глагола

соед. – соединительный союз

сопост. – сопоставительный союз

сочин. – сочинительный союз

спорт. – физкультура и спорт

спец. – специальный термин

сравн. – сравнительная степень, сравнительный союз

ст. – степень

стр. – строительное дело

сущ. – имя существительное

с.-х. – сельское хозяйство, сельскохозяйственный

тв. – творительный (падеж)

театр. – театральный термин

текст. – текстильное дело

тех. – техника

торг. – торговля

указ. – указательное местоимение; указание, указывает

уменьш. – уменьшительная форма

уменьш.-ласк. – уменьшительно-ласкательная форма

употр. – употребляется

усил. – усилительная форма, усилительная частица

усл. – условная форма, условный союз

уст. – устаревшее слово, выражение

уступ. – уступительная форма, уступительный союз

утв. – утвердительная частица

фарм. – фармакология

физ. – физика

физиол. – физиология

филос. – философия

фин. – финансовый термин

фолък. – фольклор

фото – фотография

хим. – химия

церк. – церковное слово, выражение

ч. – число

част. – частица

числ. – имя числительное

шутл. – шутливое слово, выражение

эк. – экономика

эл. – электротехника, электричество

этн. – этнография

юр. – юридический термин

Татарские

мәс. – мәсәлән

һ.б. – һәм башкалар

һ.б.ш. – һәм башка шундыйлар

иск. – искергән сүз

сөйл. – сөйләү сүзе

Синонимы и антонимы: «матур» (красивый)

«Әйдә! Online» запускает новый курс: «синонимы и антонимы» в татарском языке.

В рамках этих занятий мы с вами будем рассматривать то, как ещё можно сказать то или иное слово, описать событие. Мы подробно будем разбирать, когда и как можно использовать конкретный синоним или антоним.

Первый урок мы решили посвятить слову «матур» – «красивый». Как говорится в старой и доброй пословице «Красивый человек красив во всем!», смело можем утверждать, что слово «матур» и все его оттенки можно употребить практически во всех случаях. Но рассмотрим некоторые нюансы, чтобы обогатить наш словарный запас и быть уверенными, когда будем делать, например, комплименты.

Синонимы

  • Чибәр – на русский язык переводится как «красивый», но в отличие от главного слова «матур» больше относится ко внешнему виду человека, а именно к красоте внешней. Поэтому, если вы хотите сделать комплимент красивому человека, смело употребляйте этот синоним. Не стоит употреблять это слово так же часто, как слово «матур», который подходит под любое обозначение чего-то красивого и хорошего.
  • Сылу переводится как «прекрасный, изящный» который в своем главном значении употребляется для обозначения внешнего вида человека, больше девушек и женщин. В татарском языке данное слово часто используется по отношению к телу и его частям: сылу кыз, сылу буй и т.д. Синоним «сылу» не употребляется для описания действий и явлений.
  • Так же близким по значению к синониму «сылу» можно привести слово зифа, которое переводится как «статный, стройный» и употребляется для описания внешности: «зифа буй», «зифа сын», «зифа гәүдә» и т.д.
  • Күркәм – на русский язык переводится как «красивый, хороший» но в отличие от предыдущих двух слов может употребляться для описания действий, а именно поведения, жестов и чего-то абстрактного. Например, когда человек ведет себя хорошо, красиво в обществе, о нем отзываются как «күркәм кеше, күркәм холык» – «красивый человек», и в этом случае данное слово употребляется для описания поведения человека. Когда делаешь что-то доброе и хорошее, говорят «күркәм эш» – «хороший поступок», при описании чего-то абстрактного «күркәм гадәт» – «хороший обычай, (привычка)».

Антонимы

  • Главным антонимом к слову «чибәр», будет слово «ямьсез» – «некрасивый, безобразный». Слово, можно употреблять и для описания внешности, и для явлений. Например, «ямьсез кыз» – некрасивая девушка, «ямьсез көн» – некрасивый день, «ямьсез тавыш» – некрасивый голос, и т.д.
  • Близким по значению к словам «сылу, зифа» антоним «килбәтсез» – нескладный, нестройный. Но в отличие от этих слов, «килбәтсез» можно употреблять в разных значениях: и для описания действий («килбәтсез мөнәсәбәт» — неучтивое отношение), предметов («килбәтсез костюм» — аляповатый костюм), внешности («килбәтсез» гәүдә — неуклюжая фигура) и для чего-то абстрактного («килбәтсез сүз» — грубое слово, «килбәтсез киеренкелек» – крайняя напряжённость).
  • Антонимом к слову «күркәм» подходит слово «шыксыз» – «безобразный, неприятный». Так же, слово «шыксыз» можно употреблять во многих других значениях: действия («шыксыз эшләгән» — сделал безобразно, некрасиво), внешности («шыксыз бит» – некрасивое лицо), предметы («шыксыз каралты-кура» – нескладные постройки, «шыксыз урам» – неуютная улица), абстрактное («шыксыз кич» – скучный вечер, «шыксыз тормыш» – безрадостная жизнь), поведение («үзен шыксыз тоту» – вести себя некрасиво, безобразно) и т.д. Поэтому можете смело употреблять слово «шыксыз», в любом случае не прогадаете.

Ну как, понравилось? После изучения новый слов, предлагаем вам выполнить пару интересных заданий и проверить себя:

Найдите синонимы в каждой группе слов:

  1. Чибәр, тырыш, тәрбияле, матур, акыллы.
  2. Кечкенә, шыксыз, шәп, ямьсез, имансыз.
  3. Сылу, нәни, акыллы, зифа, дәү.
  4. Салкын, килбәтсез, усал, әдәпле, шыксыз.

Замените антонимами выделенные слова в предложениях. Посмотрите, как изменилось содержание текста.

Бик матур бер көнне, мин поездга утырып Казанга юл тоттым. Юлда барганда тәрәзәдән карап, зифа каеннарга, сылу чыршыларга сокландым. Эх, нинди күркәм табигать, нинди матур көн! Янымда бер пар утырып бара: чибәр егет һәм зифа буйлы, сылу йөзле кыз баласы. Әмма бу парның үз-үзеләрен кеше алдында тотулары искиткеч бер тамаша иде: ничек шулкадәр шыксыз һәм килбәтсез булып була икән ул? Шатор-шотыр сагыз чәйниләр, лыгыр-лыгыр нидер сөйләшәләр, кайвакыт талашып та алалар, аннан кочаклашып бер-берсен үбеп тә куялар. Мин бар игътибарымны матур табигәтькә юнәлтергә тырыштым. Шулай да, зифа каеннарга, сылу чыршыларга, бу бер карашка матур һәм зифа булып күренгән егет белән кызга, бик ерак эле, бик ерак. Эх.

Ну и напоследок, пройдите небольшой тест и проверьте себя! Можете ли вы ответить на 100%?

Источник статьи: http://www.azatliq.org/a/29473981.html

Синонимы и антонимы: тәмле (вкусный)

“Аш тәмле тоз белән, сүз мәнле мәкаль белән”.

Мәкаль

Сегодня мы подготовили очень “сладкий” урок! Вы сможете узнать новые синонимы и антонимы, которые помогут вам правильно использовать слова при общении на татарском языке. Итак, встречаем, новое слово «тәмле» – «вкусный».

  • Тәмле в татарском языке означает “вкусный, смачный”. Это слово употребляют очень часто для описания вкуса чего-либо (тәмле күмәч – вкусный хлеб, тәмле аш – вкусный суп, тәмле ризык – вкусная еда), а так же абстрактных конструкций (тәмле тел – сладкоречивый, тәмле сүз – сладкие (приятные) слова). Когда татары желают спокойной ночи друг-другу, они часто говорят “тәмле төшләр” – “сладких снов”, а если кто-то любит вкусно покушать, говорят “тәмле тамак” – “сладкоежка, обжорка”.
  • Татлы на русский язык переводится как “сладкий, лакомый” и часто используется для описания вкуса чего-то (татлы бал – сладкий мёд, татлы чия – сладкая вишня, татлы кузак – сладкий стручок), абстрактных конструкций (татлы елмаю – приятная улыбка, татлы хыял – сладкие мечты, татлы җан – дорогая душа).​
  • Ләззәтле с татарского означает “вкусный, сладкий”. Слово используется при описании вкуса чего-то (ләззәтле туңдырма – вкусное мороженое, ләззәтле шикәр – вкусный сахар), так же абстарктных конструкций (ләззәтле тормыш – сладкая жизнь, ләззәтле көн – приятный день, ләззәтле мәхәббәт – сладкая любовь).​
  • Ширбәтле на русский язык переводится как “сладкий, очень вкусный”. Это слово часто употребляют для описания вкуса чего-то (ширбәтле чәй – сладкий чай, ширбәтле су – сладкий напиток), абстрактных конструкций (ширбәтле яшьлек – сладкая молодость), и часто это слово имеет значение “лечебный, полезный” – “ширбәтле һава – полезный воздух, ширбәтле дару – полезное лекарство”. Так же, в татарском языке используют конструкцию “ширбәт ае – медовый месяц”.

  • ​Тәмсез на русский язык переводится как “невкусный, несмачный”. Слово употребляется для описания вкуса чего-то (тәмсез дару – невкусное лекарство, тәмсез ит – невкусное мясо, тәмсез минерал – невкусный минерал), абстрактных конструкций (тәмсез ис – неприятный запах, тәмсез мөнәсәбәт – плохое отношение).
  • Әче с татарского означает “кислый, горький”. Часто используется для описания вкусовых качеств чего-то (әче торма – горькая редька, әче кузак – кислый стручок, әче балан – кислая калина), абстрактных конструкций (әче язмыш – горькая судьба, әче йөрәк – горькое сердце).​
  • Балсыз на русский язык переводится как “невкусный, несладкий”. Антоним часто используется для обозначения вкусовых качеств чего-либо (балсыз чәй – несладкий чай, балсыз бәлеш – несладкий пирог, балсыз карлыган – несладкая смородина), абстрактных конструкций (балсыз тормыш – неинтересная жизнь). В татарском языке так же есть выражение “балсыз – майсыз”, что означает “без ничего (бедные)”.​
  • Төче с татарского означает “пресный, приторный”. Слово используют для описания вкуса или его отсутствия (төче камыр – пресное тесто, төче шулпа – безвкусный бульон, төче су – пресная вода), абстрактных конструкций (төче караш – бесчувственный взгляд, төче күңел – бесчувственная душа).

Повторим пройденный материал и прочитаем текст с новыми словами.

Эх, хәзер авылга кайтып киләсе иде. Анда хәзер татлы-татлы җиләкләр, әче торма, тәмле карлыганнар, кузаклар, чияләр инде пешкәндер. Бакчадагы барлык тәм-томны җыеп аласың, аннан тәмле итеп төрледән-төрле кайтнатмалар ясыйсың.

Әнинең төче камырдан пешергән ризыкларын да бер татыйсы иде. Ул бәлешләр, коймаклар, кыстыбый, бавырсаклар. әйтеп бетергесез тәмле була. Нинди эшкә генә тотынмасын, бер ашы тәмсез, бер ясаган кайнатмасы да балсыз булмый, барысын да ләззәтләнеп ашыйсың. Авылның һавасы да ширбәтле бит аның! Бар булган чирләрең “эх” дигәнче юк була, күңелең җиңеләеп, бушап кала.

Ул мунчага барсаң, тагын да шәп инде! Яхшылап татлы исле каен себеркесе белән чабынасың, чишмәдән алып кайткан ширбәтле суларда коенасың. Аннан чыгасың, тәмләп чәй эчәсең һәм үзең дә сизмәстән татлы йокыга таласың.

Эх, хәзер авылга кайтып киләсе иде.

Ну а сейчас предлагаем вам пройти небольшой тест и проверить, правильно ли вы усвоили сегодняшние слова:

Источник статьи: http://www.azatliq.org/a/29639328.html

 Дәреснең темасы:  Антоним һәм синоним сыйфатлар (3 нче сыйныф)

Максат: 1)Сыйфат турында өйрәнгәннәрне ныгыту;

2)Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен, иҗади сәләтләрен үстерү;

3)Антоним һәм синоним сыйфатлар белән таныштыру;

4)Туган телгә мәхәббәт, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: татар теле дәреслеге, 3 сыйныф, 81 -84 бит, табышмаклар китабы, дәфтәр,компьютер,проектр,презентация.

Дәреснең тибы: сәяхәт дәрес.

Дәрес барышы:

I.Оештыру. 

1.Уңай хәләт тудыру:

 2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 3. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

 4. Дәрес максатын хәбәр итү.

Исәнмесез укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары. Телимен һәммәгезгә!

   — Укучылар бүгенге дәрестә без сезнең белән сыйфат сүз төркемен кабатларбыз һәм сыйфатларның антоним һәм синоним төрләрен өйрәнербез.

II. Актуальләштерү:

— Өй эшенә сезгә 153 нче күнегү иде. Сыйфатлар кулланып хикәя язарга. Әйдәгез берничә укучының хикәясен тыңлап узыйк.

Бик әйбәт укучылар.

Без сезнең белән сыйфатлар мәкаль һәм табышмаклар да күп кулланыла дип үткән идек, экранда алар бирелгән, танышыйк һәм сыйфатларны табып ачыклыйк әле. Нинди сыйфатлар табарсыз.

Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

Теле озынның акылы кыска.(м)

Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)

-Синоним һәм антоним сыйфатлар кулланылган. Тактада язу.

Аяксыз-кулсыз —— антонимнар,

ак-кара—антонимнар,

озын-кыска— антонимнар,

акыллы-акылсыз—антонимнар,

пакъ-ак—синонимнар.

-Безнең бүгенге дәреснең темасы да Синоним һәм антоним сыйфатлар дип атала. Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куйыйк.

III.Матур язу күнегүе.

Егерменче гыйнвар.

Чәршәмбе көн.

Сыйныф эше.

к н л

.алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.

IV. Үткәннәрне ныгыту.

-Укучылар, без буген сәяхәт- дәрес үткәрербез һәм “ Сыйфат патшалыгы”на сәяхәт итәрбез. Беренче патшалыкта тест эшләргә туры киләчәк.”Сорау бездән,җавап-сездән” дип атала ул тест.

(слайд 1)

1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?

А)предметны

Б)предметның эшен

В)предметның билгесен

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

А) Кем? Нәрсә?

Б)Нинди? Кайсы?

В) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

А) фигыльгә

Б)исемгә

В)алмашлыкка

4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә

А)Алсу мәктәптә укый.

Б)Бүгенге көн кояшлы булды.

В) Әни миңа күлмәк алды.

II нче патшалык “Бер предметка күп билге “ дип атала.(сдайд 2)

1 нче рәт – алма

2 нче рәт – кыяр

3 нче рәт – помидор сүзләренә сыйфатлар табып язырга.

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? (форманы, төсне,тәмне,характерны, табигать күренешләренең билгеләрен)

V.Яңа тема өстендә эш.

-Сыйфатлар мәгънәләре ягыннан аерылалар. Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйлар. Шулай итеп III нче патшалык “Антоним сыйфатлар” патшалыгына рәхим итегез. Алар белән танышырга дәреслегебез ярдәм итәр. 82 нче бит, 155 нче күнегүне эшлибез. (язмача башкару)

(слайд 3)

_Ә хәзер бирелгән сыйфатларның антонимын табарга кирәк

Матур- ямьсез җиңел- авыр

Яшь-  карт ачы- баллы

Яңа- иске салкын- җылы

Караңгы- якты чиста- пычрак

Бай- ярлы төз-кәкре

Дәреслек белән эш. 156 нчы күнегү (язмача). Нокталар урынына тиешле антоним сыйфатларны сайлап язырга.

VI. ФизИК ЯЛ МИНУТЫ. (слайд 4)

_Күрсәт әле, үскәнем. Ничек кошлар очалар?

-Менә шулай, менә шулай.җиңел генә очалар.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?

-Менә шулай, менә шулай, матур итеп коела.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?

Плакат белән танышу.

 1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю һ. б.

2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр куркак.

Укытучы:

-Синоним һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Кышын көн кыска, ә төн … . (озын)

Җәен көн аяз, ә көзен … . (болытлы)

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган … . (белемсез)

Китап калын, ә дәфтәр … . (юка)

Алма баллы, ә лимон … . (ачы)

Кар йомшак, ә боз … . (каты)

Шикәр ак, ә күмер … .(кара)

VII. Дәреслек белән эш. 158 нче күнегү. Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.

Әйдәгез, синоним сыйфатлар кулланып, 160 нчы күнегүне язып эшлибез.

VIII.Йомгаклау.

Сыйфат турында тагын бер мәгълүмат алдык. Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек укучылар? (Билгеләмәне искә төшерәбез).

IX. Өйгә эш бирү. 162 нче күнегү. Табышмакларның җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.

Билгеләр кую.
Антоним һәм синоним сыйфатлар
PPTX / 5.99 Мб

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
0 0 голоса
Рейтинг статьи
Подписаться
Уведомить о
guest

0 комментариев
Старые
Новые Популярные
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
  • Ньюфаг синоним
  • Ньютон синоним
  • Ньюсмейкер синоним русского происхождения
  • Нышан синоним
  • Нытик синоним сленг