Куркытмый сузенэ синоним

Татар теле, 10 сыйныф. Исхакова Г.Г.,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Синонимнар

Дәреснең
максатлары:

1.    
Белем бирү максаты:  синоним төшенчәсен искә төшерү; синонимнарны
сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү; үткән белемнәрне ныгыту.

2.    
Үстерү максаты:   укучыларның сөйләм һәм
язма телен, фикерләү сәләтен
камилләштерү; мөстәкыйль активлыкларын
үстерү.

3.    
Тәрбияви максат: төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша, бер-береңне
тыңлый белү кул
ьтурасы, ярдәмчеллек сыйфатлары булдыру; туган телгә, туган җиргә
карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Дәреснең төре: үткән
материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Җиһазлау:
дәреслек, проектор, карточкалар, синонимнар сүзлеге.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

   1. Уңай психологик халәт тудыру.

         — Хәерле көн,  укучылар!
Кәефләрегез ничек?  Күрегезче, бүген нинди матур көн!  Көннең гүзәллегенә
сокланып, исән-сау булуыбызга шатланып, бер-беребезгә карап елмайыйк та,
дәресебезне башлыйк.

II. Уку мәсьәләсе кую

        
Укучылар,
экранда Гөлшат Зәйнашеваның “Кыш килде” шигырен күрәсез. Әйдәгез, әлеге
шигырьне укып китик. (Слайд 1)

Кыш килде

 Ап-ак тун киеп кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар. (Г. Зәйнашева)

        
Шигырьдә
нәрсә турында сүз бара? Кайсы ел фасылына багышлап язган автор әлеге әсәрен?

        
Шигырь
туган ягыбызга кыш килү турында.

        
Бик яхшы,
ә балаларның кышка мөнәсәбәте нинди?

        
Балалар
кыш килүгә шатланалар. чөнки алар чаңгы-чанада, тимераякта шуарга
яраталар,кышкы салкыннар аларны куркытмый.

        
Әйе, автор
балаларның шатлануларын тагын нинди сүз белән бирә?

        
Сөенәбез.

        
Ә бер үк
мәгънәне аңлата торган, ягъни охшаш мәгънәле сүзләр ничек дип аталалар?

        
Синонимнар
дип аталалар.

        
Дөрес.
Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы?

        
Синонимнар.
(Слайд
2)

        
Дәфтәрләрне
ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз.

III. Уку мәсьәләсен чишү

1.Төркемнәрдә эш.

        
Әйдәгез,
укучылар, төркемнәрдә эшләп алыйк. Сезнең алдыгызда конвертлар бар. Шушындагы
сүзләрне парлаштырырга кирәк.

 1 конверттагы сүзләр: Шатлык, яхшы, матур, йөз, бәя,
салкын, кечкенә, ялгыш, чибәр, куаныч, хак, әйбәт, суык, бит, хата, бәләкәй.

2
конверттагы сүзләр: нечкә, олы, сандугач, сылу, ашамлык, ант, ансат,
колын,нәзек, дәү, былбыл, зифа, ризык, вәгъдә, җиңел, тай.

Эшегезне
тәмамлаган булсагыз, әйдәгез тикшерик. (укучылар чиратлашып җавап бирәләр)

        
Яхшы, ни өчен сез сүзләрнең шушы парын сайладыгыз?

        
Болар охшаш мәгънәле сүзләр, ягъни синонимнар.

Экранда дөрес җаваплар чыга. (Слайд 3, 4)

2. Төркемнәрдә
эш


Ягез, балалар, яшәү, үлү сүзләренә якын мәгънәле сүзләр уйлап карыйк.

(2-3
минут мөстәкыйль эшлиләр, нәтиҗә ясала).

Яшәү, тору, гомер итү, гомер
сөрү, гомер кичерү, тереклек итү, көн итү, тереклек кылу, көн күрү, көн кичерү,
көн үткәрү, дөнья көтү, дөнья куу, дөнья кичерү

 (Слайд
5)

Үлү, бетү, китү, сүнү, кату,
дөмегү, тончыгу, каплану, өзелү, вафат булу, һәлак булу, гүргә керү, дөньядан
китү (үтү, күчү, югалу), дөнья кую, арадан (бездән) китү, теге дөньяга китү,
ахирәткә күчү, күз йому, җан бирү  (Слайд 6)

— Без мәгънәләре буенча бер-берсенә
якын сүзләр төркемен яздык. Бу  төркем синонимик оя яки синонимик рәт
дип атала. (Слайд 7)

         — Бу сүзләр арасында кайсы
сүзне еш кулланабыз? (яшәү, үлү)

         — Иң еш кулланыла торган сүз
доминанта сүз дип атала. (Слайд 8)

Синонимик рәткә кергән сүзләрнең берсе – стилистик нейтраль,
икенчесе – сөйләм телендә генә, өченчесе рәсми стильдә генә кулланыла.
Мисалларга күз салыйк: (Слайд 9)

        1. Үзем үлсәм, балаларым кала…
(Ф.Кәрим)

         2. Һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл
куелган.

3. Егет атасының вафатыннан соң зур мирас белән калды.

5. Потолокка
карады да катты.

3. Текст өстендә эш (Слайд 10)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган? (Г.Тукай)

Тирә-якта көмеш төстә,

Нинди матур табигать!

Агачларга бәсләр кунган,

Искиткеч бу әкият! (Лилия Гиматдинова)

        
Димәк, синонимнардан парлы сүзләр дә ясалырга мөмкин. Мәсәлән: әйләнә-тирә,
җил-давыл, кар-буран.

4. Дәреслек белән эш. 124 нче күнегүне эшләү

Күнегүне тикшерү (Слайд 11)

Ким-хур, хатын-кыз, ару-талу, әүвәл-баштан, дус-иш, гореф-гадәт,
кадер-хөрмәт, рәхим-шәфкать, ордым-бәрдем, көч-куәт, очсыз-кырыйсыз,
ипле-җайлы, исәпсез-хисапсыз, тормыш-көнкүреш, елмаю-көлү, орден-медаль.

IV.
Белемнәрне ныгыту.

— Хәзер, укучылар “Тәрҗемәче
уенын уйнап алыйк. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне синонимнары белән
алыштырырга кирәк. (Слайд 12)

1. Шундый салкын!
Агачларда — бәс

2. Ап-ак карлар ява җир
өстенә,

Агачларга килеп сырыша.

3. Кизләүләрнең салкын суын
эчсәм,

Шифа алыр идем тәнемә.

4. Мондый салкыннарда  юлга
чыккан

Юлчыларны ходай сакласын.

        
Бик
әйбәт, укучылар. Җөмләләр Физәлия Дәүләтгәрәева шигырьләреннән алынды, шуңа
күрә автор вариантына күз салабыз: (Слайд 13)

1. Шундый салкын!
Агачларда — сыкы

2. Ап-ак карлар ява җир
өстенә,

Агачларга килеп сарыла.

3. Чишмәләрнең салкын суын
эчсәм,

Шифа алыр идем тәнемә.

4. Мондый суыкларда юлга
чыккан

Юлчыларны ходай сакласын.

        
Чираттагы эшебез иҗади бирем. Алдыгыздагы текстларда кабатланып
килә торган сүзләрне синонимнары белән алыштырыгыз. Сез синонимик сүзлекләрдән
файдалана аласыз. Төркемнәрдә киңәшләшеп эшне башкарабыз.

Бу ханым бик
матур булып, матур йөзеннән нур бөркелә иде. Матур гәүдәсенә кигән киемнәре
килешеп тора. Озын матур бармаклары авыр физик эштән азат булуына ишарә итсә,
үз-үзен тотышы аның эчке дөньясының да матур икәнлеген күрсәтеп тора иде.

(төркемнәрдән берәр укучы
чыгыш ясый).

        
Бик яхшы,укучылар. Бу эшне дә башкарып чыктыгыз. (Слайд 14)

Бу ханым бик чибәр
булып, сөйкемле йөзеннән нур бөркелә иде. Сылу гәүдәсенә кигән киемнәре килешеп
тора. Озын нәфис бармаклары авыр физик эштән азат булуына ишарә итсә, үз-үзен
тотышы аның эчке дөньясының да күркәм икәнлеген күрсәтеп тора иде.

V. Рефлексив бәяләү

1.    
Сез нәрсә белә идегез?

2.    
Бүгенге дәрестә нәрсә белдегез?

3.    
Нәрсә белергә теләр идегез?

VI. Өй эше: (Слайд 16)

1. Синонимнар кулланып,
“Туган ягыма кыш килде” дигән темага мини-сочинение язарга.

2. Синоним сүзләр кергән
мәкальләр табып язарга.

3. Дәреслектән 118 нче
күнегүне эшләргә.

VII. Йомгаклау

        
Укучылар, ничек уйлыйсыз? Синонимнарны телдә без ни өчен
кулланабыз?

        
Синонимнар куллану текстта кабатланулардан котылырга ярдәм итә.
Синонимнар безнең сөйләмебезне баета, төрлеләндерә, эмоциональ яктан бизи.

        
Дөрес, балалар.  Синонимнар телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтеп бирергә
ярдәм итәләр. төрле эмоциональ-экспрессив мәгънәләр белдереп, сөйләүченең
чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыклыйлар.

        
 Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларга ”5” билгесе куям, ә
калганнар исә киләсе дәресләрдә күбрәк җавап бирерләр дип ышанам. Игътибарыгыз
һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз!     

  • С татарского на:
  • Все языки
  • Со всех языков на:
  • Татарский

синонимнар сүзлеге

  • 1
    синонимический

    -ая; -ое

    лингв.

    синонимик, синоним[нар]…ы

    Русско-татарский словарь > синонимический

04.05.2014

Синоним һәм антоним исемнәр

Шагисламова Гульназ Рашитовна

Синоним һәм антоним исемнәрне кабатлау өчен “ Исемнәр дөньясына” дигән кызыклы, мавыктыргыч уен — сәяхәт дәресе үрнәге

Оценить




3418

Содержимое разработки

Полноеназваниешколы : МБОУНаласинскаяСОШ

АрскийрайонРТ

Названиеразработки:Антоним һәм синоним исемнәр

ФИОучителя:ШагисламоваГульназРашитовна

Категория: 2 кв. категория

Должность: учитель

Год: 2011

Тема: Синоним һәм антоним исемнәр

Дәреснең максаты:

Исем турында ниләр белүләрен сораулар ярдәмендә ачыклау.

Синоним һәм антоним исемнәр турында мәглүмат бирү .

Татар халык иҗаты үрнәкләре белән таныштыру. Алардан файдаланырга өйрәтү.

Җиһазлау:

Дәреслек.

Таблицалар.

Татар халык иҗаты (табышмаклар, мәкалләр, әйтемнәр )

Файдаланган әдәбият:

Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.- Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000.

Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю, Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек.- Казан: “ Мәгариф ”нәшрияты , 2001.- 33б.

Укыту методлары: аңлату – күрсәтү, өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: дәреслек белән эшләү, карточкалар белән эшләү, күнегүләр эшләү, таблица белән эшләү, тестлар эшләү.

Дәреснең төре: кабатлау.

Дәрес планы:

I. Актуальләштерү:

Алдагы дәресләрдә нәрсәләр үткәнне искә төшерү;

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту :

1) дәреснең максаты, эш тәртибе белән таныштыру;

2) исем сүз төркемен кабатлау;

3) карточкалар белән эшләү ( телдән );

4) карточкалар белән эш ( язма );

III. Өйгә эш ( 2 мин.):

1) “ Туган ягым” инша язарга;

IV. Дәрескә йомгак ( 5 мин.):

1) сорау бирү – җавап алу ( 4 мин.);

2) билгеләр кую ( 1 мин.);

Дәрес барышы

Укытучы: Укучылар бүген без сезнең белән “ Исемнәр дөньясына” кызыклы, мавыктыргыч сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин безгә сәяхәткә чыгар өчен транспорт төре сайларга кирәк. Нәрсәдә бару яхшырак булыр икән? Мин сезгә бер табышмак әйтеп карыйм, сез аның җавабын күмәкләшеп табарсыз.

Уф итәр, пуф итәр,

Төчкерер дә пошкырыр;

Ә аннан соң алып китәр

Һәм теләгән җиргә илтәр.

Укучы: Поезд.

Укытучы: Дөрес, балалар. Без сезнең белзн сәяхәткә поезд белән чыгарбыз. Ә хәзер, әйдәгез, поездга билетлар алыйк. Шуны да белеп торыйк, билетлар тылсымлы сүзләргә ( мәсәлән, “ Хәерле көн”, “рәхмәт”, “зинһар”, “мөмкин булса” ) генә сатыла, аннары алдагы сорауларга дөрес җавап бирүчеләр генә поездга утыра ала. Билетларда икешәр бирем тәкъдим ителә. Беренчесе, табышмакларның җавапларын әйтергә, икенчесе, шул сүзләрне ( җавапларны ) килешләрдә төрләндерергә.

Сораулар:

Ап-ак йөзле 2. Мылтык түгел- үзе ата,

12 күзле. Куркытмый ул шартлап та.

Керфек, керфек- Күбәләк тә, бал корты да

60 бөртек. Аны өзелеп ярата.

( сәгать ) ( чәчәк )

3. Киемгә охшамый 4. Дүрт татарга бер эшләпә.

Киям үзен – салмыйм. ( өстәл )

Аны кимәсәм, мин

Китап укый алмыйм.

( күзлек )

5. Кечкенә генә бөкре, 6. Үзе су, үзе каты.

Бөтен кырны бетерде. ( боз )

( урак )

7. Кечкенә генә сары карт 8. Өй башында ярты ипи.

Кигән киеме тугыз кат. ( ай )

( суган )

Ул булса, көн була,

Ул булмаса, төн була.

( кояш )

( жетоннар бирелә )

Укытучы: Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын!

Укытучы:Сәяхәтебезне“ Исемнәр шәһәре”ннән башлыйбыз. Шәһәргә үтеп керү өчен исемнең билгеләмәсен, сорауларын искә төшерергә кирәк.

Укучы: Исем – предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Ул кем? нәрсә? кемнең? нәрсәне? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә.

Укытучы: Дөрес, укучылар. “ Берлек — күплек” борылышында кагыйдәне искә төшереп, мисаллар әйтергә кирәк.

Укучы: Берлек санының махсус күрсәткече юк. Күплек саны – лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары алалар. Мәсәлән, сорау-сораулар,

таң-таңнар.

Укытучы:“ Уртаклык һәм ялгызлык “ култыгына килеп җиттек. Култык аша ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең кагыйдәләрен әйтә алганда гына үтәргә мөмкин.

Укучы: Бер төрдән булган предметларның, затларның барысы өчен дә уртак исемнәруртаклык исем булалар. Мәсәлән: шәһәр, кеше һ.б. Уртаклык исемнәр юл хәрефе белән язылалар.

Укучы: Бер төрдән булган предметлар һәм затларның берсенә генә бирелгән исемялгызлык исем дип атала. Мәсәлән: Нияз, Саматов, Акбай, Казан, “Ватаным Татарстан” газетасы, Җиңү бәйрәме, Хезмәт Герое, “ Шүрәле” балеты, “ Тасма” производство берләшмәсе һ.б.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Юлыбыз “ Килешләр авылы” аша үтә. Ләкин анда шлагбаум төшерелгән. Шулай булгач, юлны дәвам иттерә алмыйбыз. Ни өчен икән? Әһә, анда нидер бар. Белдерү ахрысы, укып карыйк әле.

Белдерү.

Хөрмәтле пассажирлар!

Шлагбаум бары тик агач, буран сүзләрен килешләр белән төрләндергәндә һәм килешләр кагыйдәләрен искә төшергәндә генә күтәреләчәк.

Укучы:Исемнең 6 килеше бар. Беренчесе – баш килешнең махсус күрсәткече юк: ул кушымчасыз килеш. Калган килешләрнең һәрберсенең кушымчалары бар. Кушымчалы килешләр кыек килешләр дип аталалар.

Укучы: Б.к. агач буран

И.к. агачның буранның

Ю.к. агачка буранга

Т.к. агачны буранны

Ч.к. агачтан бураннан

У.-в.к. агачта буранда

Укытучы: Поездыбыз“ Тартымнар тигезлеге”ннән үтә. Бирелгән исемнәрне тартым белән төрләндерегез. ( китап, күлмәк, алма, җыр, сарай, медаль, бау )

Берлек Күплек

1 зат китабым китабыбыз

2 зат китабың китабыгыз

3 зат китабы китаплары

Тартым белән төрләнгән кулым, ташың исемнәрен килеш белән төрләндерергә.

Укытучы: Без сезнең белән “ Антонимнар һәм синонимнар” үзәнлегенә килеп җиттек. Без арыдык, бу тукталышта перронга төшәбез һәм класс тактасында эшләп алабыз.

Антонимнар язарга:

кыш – дус —

көн – җир —

иртә — яз –

Синонимнар язарга:

анекдот – дус — фаҗига —

файда – гыйлем — батыр —

доктор – бит — кеше –

Укытучы: Укучылар, “Ромашкалар аланы”на да килеп җиттек. Һәркем аның бер таҗын өзеп алып, анда күрсәтелгән биремне үтәсен. Ә бирем түбәндәгечә: бирелгән исемнәргә морфологик анализ ясарга. ( Язмыш, дөньяның, почмакларына, бәхет, җиргә, авылда, хезмәтне, ботакларын, кешегә, чәчәкләрнең ). Биремне дәфтәрләргә эшлибез.

Укытучы: Хөрмәтле пассажирлар! Безнең сәяхәтебез тәмам. Исемнәр дөньясының никадәр бай, мавыктыргыч булуын без үз сәяхәтебездә күрдек. Сәяхәтебез сезгә ошадымы?

Укучы: Ошады. Без бик күп өстәмә мәгълүмат алдык.

Укытучы: Укучылар, хәзер көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз. Тартым һәм килеш белән төрләнгән ялгызлык исемнәре кертеп, “ Туган ягым ” дигән темага инша язарга.

Укытучы: Теманы яхшы аңлагансыз, дәрестә актив катнаштыгыз.

( Билгеләр кую ). Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/48048-sinonim-m-antonim-isemnr

Свидетельство участника экспертной комиссии

«Свидетельство участника экспертной комиссии»

Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!

Антонимы:                              Синонимы:
Тиз—Озак                               Азык—ашамлык
Ерак—якын                            Эдэпле—тэртипле
Югары—тубэн                         Батыр—Кыю
Иртэ—кищ                               Былтыр—уткэн ел
Килэ—китэ                              Гадел—дорос
Эре—вак                                  Ророс—гэдел
Кин—тар                                  Жинел— не знаю =(

Усал—юаш
Юмарт—саран
Надан—белемле
Калын—нэзек 

Исхакова Гольсиня Гусмановна, учитель татарского языка и литературы МБОУ “Аксубаевская СОШ №3”. 
Разработка урока татарского языка для 10-го класса в русской школе (для учащихся татар).


Тема: Синонимнар

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты:  синоним төшенчәсен искә төшерү; синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү; үткән белемнәрне ныгыту.

2.Үстерү максаты:   укучыларның сөйләм һәм язма телен, фикерләү сәләтен камилләштерү; мөстәкыйль активлыкларын үстерү.

3.Тәрбияви максат: төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша, бер-береңне тыңлый белү культурасы, ярдәмчеллек сыйфатлары булдыру; туган телгә, туган җиргә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Дәреснең төре: үткән материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, карточкалар, синонимнар сүзлеге.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

   1. Уңай психологик халәт тудыру.

         — Хәерле көн,  укучылар! Кәефләрегез ничек?  Күрегезче, бүген нинди матур көн!  Көннең гүзәллегенә сокланып, исән-сау булуыбызга шатланып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресебезне башлыйк.

II. Уку мәсьәләсе кую

         Укучылар, экранда Гөлшат Зәйнашеваның “Кыш килде” шигырен күрәсез. Әйдәгез, әлеге шигырьне укып китик. (Слайд 1)

Кыш килде

 Ап-ак тун киеп кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар.(Г. Зәйнашева)

         Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? Кайсы ел фасылына багышлап язган автор әлеге әсәрен?

         Шигырь туган ягыбызга кыш килү турында.

         Бик яхшы, ә балаларның кышка мөнәсәбәте нинди?

         Балалар кыш килүгә шатланалар. чөнки алар чаңгы-чанада, тимераякта шуарга яраталар,кышкы салкыннар аларны куркытмый.

         Әйе, автор балаларның шатлануларын тагын нинди сүз белән бирә?

         Сөенәбез.

         Ә бер үк мәгънәне аңлата торган, ягъни охшаш мәгънәле сүзләр ничек дип аталалар?

         Синонимнар дип аталалар.

         Дөрес. Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы?

         Синонимнар. (Слайд 2)

         Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз.

III. Уку мәсьәләсен чишү

1.Төркемнәрдә эш.

         Әйдәгез, укучылар, төркемнәрдә эшләп алыйк. Сезнең алдыгызда конвертлар бар. Шушындагы сүзләрне парлаштырырга кирәк.

 1 конверттагы сүзләр: Шатлык, яхшы, матур, йөз, бәя, салкын, кечкенә, ялгыш, чибәр, куаныч, хак, әйбәт, суык, бит, хата, бәләкәй.

2 конверттагы сүзләр: нечкә, олы, сандугач, сылу, ашамлык, ант, ансат, колын,нәзек, дәү, былбыл, зифа, ризык, вәгъдә, җиңел, тай.

Эшегезне тәмамлаган булсагыз, әйдәгез тикшерик. (укучылар чиратлашып җавап бирәләр)

         Яхшы, ни өчен сез сүзләрнең шушы парын сайладыгыз?

         Болар охшаш мәгънәле сүзләр, ягъни синонимнар.

Экранда дөрес җаваплар чыга. (Слайд 3, 4)

2. Төркемнәрдә эш

— Ягез, балалар, яшәү, үлү сүзләренә якын мәгънәле сүзләр уйлап карыйк.

(2-3 минут мөстәкыйль эшлиләр, нәтиҗә ясала).

Яшәү, тору, гомер итү, гомер сөрү, гомер кичерү, тереклек итү, көн итү, тереклек кылу, көн күрү, көн кичерү, көн үткәрү, дөнья көтү, дөнья куу, дөнья кичерү

 (Слайд 5)

Үлү, бетү, китү, сүнү, кату, дөмегү, тончыгу, каплану, өзелү, вафат булу, һәлак булу, гүргә керү, дөньядан китү (үтү, күчү, югалу), дөнья кую, арадан (бездән) китү, теге дөньяга китү, ахирәткә күчү, күз йому, җан бирү  (Слайд 6)

— Без мәгънәләре буенча бер-берсенә якын сүзләр төркемен яздык. Бу  төркем синонимик оя яки синонимик рәт дип атала. (Слайд 7)

         — Бу сүзләр арасында кайсы сүзне еш кулланабыз? (яшәү, үлү)

         — Иң еш кулланыла торган сүз доминанта сүз дип атала. (Слайд 8)

Синонимик рәткә кергән сүзләрнең берсе – стилистик нейтраль, икенчесе – сөйләм телендә генә, өченчесе рәсми стильдә генә кулланыла. Мисалларга күз салыйк: (Слайд 9)

        1. Үзем үлсәм, балаларым кала… (Ф.Кәрим)

         2. Һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл куелган.

3. Егет атасының вафатыннан соң зур мирас белән калды.

5. Потолокка карады да катты.

3. Текст өстендә эш (Слайд 10)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган? (Г.Тукай)

Тирә-якта көмеш төстә,

Нинди матур табигать!

Агачларга бәсләр кунган,

Искиткеч бу әкият! (Лилия Гиматдинова)

         Димәк, синонимнардан парлы сүзләр дә ясалырга мөмкин. Мәсәлән: әйләнә-тирә, җил-давыл, кар-буран.

4. Дәреслек белән эш. 124 нче күнегүне эшләү

Күнегүне тикшерү (Слайд 11)

Ким-хур, хатын-кыз, ару-талу, әүвәл-баштан, дус-иш, гореф-гадәт, кадер-хөрмәт, рәхим-шәфкать, ордым-бәрдем, көч-куәт, очсыз-кырыйсыз, ипле-җайлы, исәпсез-хисапсыз, тормыш-көнкүреш, елмаю-көлү, орден-медаль.

IV. Белемнәрне ныгыту.

— Хәзер, укучылар “Тәрҗемәче” уенын уйнап алыйк. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне синонимнары белән алыштырырга кирәк. (Слайд 12)

1. Шундый салкын! Агачларда — бәс

2. Ап-ак карлар ява җир өстенә,

Агачларга килеп сырыша.

3. Кизләүләрнең салкын суын эчсәм,

Шифа алыр идем тәнемә.

4. Мондый салкыннарда  юлга чыккан

Юлчыларны ходай сакласын.

         Бик әйбәт, укучылар. Җөмләләр Физәлия Дәүләтгәрәева шигырьләреннән алынды, шуңа күрә автор вариантына күз салабыз: (Слайд 13)

1. Шундый салкын! Агачларда — сыкы

2. Ап-ак карлар ява җир өстенә,

Агачларга килеп сарыла.

3. Чишмәләрнең салкын суын эчсәм,

Шифа алыр идем тәнемә.

4. Мондый суыкларда юлга чыккан

Юлчыларны ходай сакласын.

           Чираттагы эшебез иҗади бирем. Алдыгыздагы текстларда кабатланып килә торган сүзләрне синонимнары белән алыштырыгыз. Сез синонимик сүзлекләрдән файдалана аласыз. Төркемнәрдә киңәшләшеп эшне башкарабыз.

Бу ханым бик матур булып, матур йөзеннән нур бөркелә иде. Матур гәүдәсенә кигән киемнәре килешеп тора. Озын матур бармаклары авыр физик эштән азат булуына ишарә итсә, үз-үзен тотышы аның эчке дөньясының да матур икәнлеген күрсәтеп тора иде.

(төркемнәрдән берәр укучы чыгыш ясый).

              Бик яхшы,укучылар. Бу эшне дә башкарып чыктыгыз. (Слайд 14)

Бу ханым бик чибәр булып, сөйкемле йөзеннән нур бөркелә иде. Сылу гәүдәсенә кигән киемнәре килешеп тора. Озын нәфис бармаклары авыр физик эштән азат булуына ишарә итсә, үз-үзен тотышы аның эчке дөньясының да күркәм икәнлеген күрсәтеп тора иде.

V. Рефлексив бәяләү

1.Сез нәрсә белә идегез?

2.Бүгенге дәрестә нәрсә белдегез?

3.Нәрсә белергә теләр идегез?

VI. Өй эше: (Слайд 16)

1. Синонимнар кулланып, “Туган ягыма кыш килде” дигән темага мини-сочинение язарга.

2. Синоним сүзләр кергән мәкальләр табып язарга.

3. Дәреслектән 118 нче күнегүне эшләргә.

VII. Йомгаклау

         Укучылар, ничек уйлыйсыз? Синонимнарны телдә без ни өчен кулланабыз?

         Синонимнар куллану текстта кабатланулардан котылырга ярдәм итә. Синонимнар безнең сөйләмебезне баета, төрлеләндерә, эмоциональ яктан бизи.

     Дөрес, балалар.  Синонимнар телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтеп бирергә ярдәм итәләр. төрле эмоциональ-экспрессив мәгънәләр белдереп, сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыклыйлар.

 Бүгенге дәрестә актив катнашкан укучыларга ”5” билгесе куям, ә калганнар исә киләсе дәресләрдә күбрәк җавап бирерләр дип ышанам. Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз!

Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Курица несушка синонимы
  • Курица наседка синоним
  • Курица или яйцо синоним
  • Куриться синонимы
  • Курить фимиам это синонимы